|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.01.2012 Милләт
Тукай теле башка милләтләрдә дә кызыксыну уятаТатар кешесенең рус телен өйрәнүенә исебез дә китми кебек, ә менә башка милләт вәкилләренең ана телебезне үзләштерергә теләвенә битараф калып булмый. Андыйлар бик сирәк очраганга соклануыбыз югары дәрәҗәдәдер инде. Нәкъ менә шундый гаҗәеп кешеләр белән таныш региональ татар «Дуслык» иҗади иҗтимагый оешмасы әгъзалары да. Башка милләттән булган, әмма татар халкы, теле, мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән кызыксынган бу адәмнәрне “Дуслык” оешмасы президенты Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаев үзендә җыеп, телебезне өйрәнүдә ярдәмгә килергә булды. Ул аларга Самара эшмәкәре Ильяс Шәкүров тарафыннан 5000 данә белән бастырган русча-татарча буклет-сүзлекләрне бүләк итте.
Римма НУРЕТДИНОВА |
Иң күп укылган
|