поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
25.01.2012 Мәдәният

«Псих кешене дә рәхәтләнеп уйнар идем»

Театрда Байбулат Батулла белән сөйләшеп торганны күреп, яныбызга иңнәренә ак яулыгын салган бер апа килде. «Рәхмәт, улым, телевизордан елый-елый карадык үзеңне», – диде ул, кыяр-кыймас кына. Шунда ук кайсы спектакль турында сүз барганын аңлап алдым. Байбулатның әтисе Рабит Батулла әсәре буенча төшерелгән «Бичаракай» фильмы турында әйтүе иде аның. Байбулат балачактан сәхнәдә шигырьне оста итеп укуы белән дә җәлеп итте. Бүген ул Казан хореография училищесының 3 нче курсында белем ала.

Аның белән очрашып, иҗат планнары турында сөйләшеп алдык.

 

– Байбулат, син балачактан әти-әниеңә ияреп театрга йөрдең. Сәнгатьле итеп шигырьләр дә укыгач, күпләр театр юлын сайларсың, дип уйлады. Биюгә тукталуың абыең Нурбәктән күрепме, әллә үзең яратасыңмы?

 

– Бишенче сыйныфта укыганда миңа әти-әни: «Син дә хореография училищесына барып карамыйсыңмы?» – дигәннәр иде, теләмәдем. Мәктәптә укыганда гимнастикага йөри идем. Мин сигезенче сыйныфта чакта, абый анда халык биюләре бүлегенә укучылар җыюларын ишетеп кайткан. Шуннан соң әти-әни миңа: «Үзеңне сынап карамыйсыңмы соң?» – дигәч, каршы килмәдем, ризалаштым. Мине укырга алдылар. Ошамаса, мәктәпкә кире кайтырмын, дип уйладым. Хәзер үкенмим. Без анда бик күп мәгълүмат алабыз. Балет тарихын, әдәбиятны, сынлы сәнгатьне өйрәндек. Болар иҗат кешесе өчен бик кирәк. Миңа сәнгатьнең башка төре белән дә шөгыльләнергә соң түгел бит әле. Һаман сәхнәдә йөрим.     

 

– «Бичаракай» фильмында син артистлык осталыгыңны күрсәттең. Уйнавыңны күз яшьләрсез караучы булмагандыр. Сукыр малай роленә алынырга ничек курыкмадың? Телевизион спектакльдә уйнар алдыннан, күрмәүчеләр белән очрашырга туры килмәдеме үзеңә?

 

– Режиссер Фәрит Дәүләтшин бу рольне тәкъдим итүгә, ризалаштым. Кайсы профессиональ артистка башта ук андый рольне биргәннәре бар әле?! Телевизордан да мондый спектакльне күргәнем юк иде. Минем Фәнис исемле күрмәүче танышым бар иде. Аның белән күрешкәләдем. «Сөләйман» мәчетендә сукырлар белән очраштым. Үзебезнең нәселдә дә андый кешеләр барлыгын беләм. Бу – рольне уйнау минем өчен зур тәҗрибә булды. Мин аны акылдан язар дәрәҗәгә җитеп уйнадым. Мәхәббәт каһарманнарын уйнауга караганда, шундый рольләр минем күңелгә якынрак. Әгәр псих кешене уйнарга кушсалар, шунда ук ризалашачакмын.

 

– Бу телевизион спектакльгә үзеңнең мөнәсәбәтең ничек?

 

– Миңа ул ошап бетмәде. Анда табигый булмаган эпизодлар, диалоглар бар. Бәлки ул спектакльне элек Г. Кариев исемендәге Казан дәүләт Яшь тамашачы театрында караганга шулай тоелгандыр. Уйнаган артистлардан Ирек абый Хафизовны аеруча яраттым.

 

– Синең фильмнарда да төшкәнең бар. Аларның кайберләрен тамашачы ни өчендер күрә алмады.

 

– Беренче мәртәбә Рамил абый Төхвәтуллин «Дилемма» да төшәргә чакырды. Аннары Фәрит Дәүләтшин «Синие бабочки»да уйнарга тәкъдим итте. Анысы бер җирдә дә күрсәтелмәде. «Тайна изумрудного лотоса» дигән фильмны төшергәндә 2008 елда Таиландка бардык. Безгә аның зәңгәр экраннарга чыкмавын, «кризис сәбәпле», дип аңлаттылар. Бәлки киләчәктә тамашачы аларны да күрер.

 

– Язучының улы буларак, әтиең иҗат иткән әсәрләр белән танышмы син?

 

– Минем өчен уку эш сыман. Нинди генә кызык китап булмасын, мин кич укый алмыйм, йокыга китәм. Шуңа күрә, иртән укырга туры килә. Әле Батулла иҗатын тирәнтен беләм дип әйтә алмыйм. Бүген күпләр китап укымый. Бәлки киләчәктә үзем китап уку мәктәбе дә ачармын. Мин теләсәм дә, фермер була алмыйм бит. Иҗат белән шөгыльләнсәм, белем барыбер кирәк булачак.

 

– Заманында Рабит абый Батулла Шаяннар, тапкырлар мәҗлесе оештырып йөргәндә, 1 апрель көнендә Актерлар йортына эләгү зур бәхет иде. Соңгы вакытта үзеңнең дә Шаяннар, тапкырлар мәҗлесендә катнашуыңны беләбез. Анда композитор Риф Гатауллинның улы Туран белән баянчы Рөстәм Вәлиевнең улы Ислам да сезнең белән бергә уйный. Бер-берегез белән ничек очраштыгыз?

 

– Без «Сәләт» яшьләр оешмасында танышып киттек. Узган ел шәһәр буенча беренче урынны алсак, республика лигасының ярымфиналында бишенче урынга гына калдык. Барыбер күңелебезне төшермәдек. Безгә биш минутка сәхнәгә чыгу өчен айлар буе әзерләнергә кирәк. КВН ул – тормышта бик файдалы мәктәп. Кайбер командалар тикмәгә генә үзләре акча түләп, Сочида уза торган фестивальләргә бармыйлардыр. Минем әле укуны тәмамлаганчы уйныйсым килә.


Люция ХӘБИБУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»