поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
23.01.2012 Мәдәният

Бәрәкалла

Кем син – белмим?

 

Машиналарын теләсә кайда ташлап калдыручылар өчен бик усал закон чыкты бит. Үтәмәсәң – машинаңны эвакуаторга «утыртып» җибәрәләр, ә үзең төп башына утырып каласың. Аннан машинаңны, күп акчалар түләп, тоткынлыктан коткарасың инде, коткармый хәлең юк. Бу законны белмичәме, белеп тә үтәргә теләмичәме, берәү машинасын Министрлар кабинеты каршында ук, тиешсез җирдә калдырган. Әлбәттә инде, бу бизбашның машинасын эвакуаторга төяп киткәннәр. Берничә сәгатьтән алып китүчеләргә шалтыратып: «Кайдан алып киттегез, шунда китереп куегыз!» – дип әйтелә. Ни гаҗәп, шалтыратучының исемен дә сорамыйча, китереп куйганнар. Могҗизалар, сирәк булса да, була бит ул! Кем шалтыраткан – әлегә кадәр билгесез. Камал театры артисты Искәндәр Хәйруллин булмадымы икән, дигән фаразлар бар ди. Юктыр, ник алай итсен инде атказанган артист...

 

Балалайкалы бәхет

 

Балалайка уйнау остасы, чын мишәр Рәфикъ Таҗетдинов 2012 елга профессор һәм Татарстанның халык артисты булып керде. Дөньяда булган барлык музыка уен коралларында уйный белсә дә, аңа барлык мактаулы исемнәрне алырга шул балалайка ярдәм итте дә инде. Галәмәт зур йорт та салдыртты ,кыйммәтле машинага да утыртты. Кайчан да булса музыкантка һәйкәл куелса, ул һәйкәлнең кулында, һичшиксез, балалайка булыр.

 

Вәт, яши бит щепкинчылар!

 

50 ел элек Щепкин училищесын тәмамлап кайткан мәшһүр татар студиясе бәйрәмне, ай-яй, кәттә уздырды. Узган ел азагында Камал театры сәхнәсендә узган тантаналы кичәдә 11 щепкинчы, заман теле белән әйткәндә, «кыздырып» та күрсәттеләр. Бу көнне Камал театрында китап сатучыларда әлеге мәшһүрләр турындагы яисә алар хакында бер җөмлә булса да кергән бөтен китаплар сатылып бетте, китапларның һәрберсен култамга бизәде. Китапларны күрми узган ачыкавызлар, соңыннан ул китапларны, спекулянт бәясеннән булса да, алырга әзер булып, бик борчылып йөрделәр. Щепкинчыларга кич буе чәчәкләр, бүләкләр, тагын бүләкләр... һәм кечкенә генә конвертка салып 100әр мең акча бирделәр. Соңыннан затлы, купшы мәҗлес булды. Тукай белми әйтмәгән:

 

Яшьлегеңдә күп тырышсаң,

Эшкә бирсәң чын күңел,

Каршыларсың картлыгыңны

Бик ансат һәм бик җиңел.

 

Тик щепкинчылар арасында әлегә бер карт кеше дә күренмәде.

 

Салават + Резидә = Альфред

 

Ай башында Филармониядә шундый концерт булды. Әйе, Салават исемен үз исеменә кушып язучы хатын-кызлар бихисап булса да, моңарчы алар арасында Резидә исемлесе күренмәгән иде шикелле. Менә хәзер бар инде. Җитмәсә, Резидә Шәрәфиева әле ул. Менә шундый пассаж, җәмәгать. Салаваты да, Резидә дигәне дә, Альфред дигәннәренең дә Якшимбетов фамилияле башкорт икәнлеге дә аңлашыла. Ошбу артистлар өчесе дә төрле елларда, ләкин 10 декабрь көнендә туганнар. Бу да күпләргә мәгълүм факт. Ә менә «+ » белән «=» билгесенең ник куелганы аңлашылмый. Хәер, кайбер шикләр бар барын...

 

Рәхмәт, туганнар!

 

Быел Татарстанның Актаныш, Әтнә, Буа, Кама Тамагы, Кукмара. Минзәлә,Түбән Кама, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Чирмешән, Чүпрәле районнарында җил дә үз вакытында исәчәк, яңгыр да үз вакытында явачак. Шул сәбәпле игеннәр мул булачак. Бу районнарда яшәүчеләр уйламаганда-көтмәгәндә череп баеп китәчәк. Балалар да күп туачак, йортлар да күп салыначак... Кыскасы, «Сәхнә» журналын күп итеп алдыручы әлеге районнарда бар да шәп булырга тиеш. Калган районнар...Үзегез карагыз инде, егетләр, без сезгә берничек тә ярдәм итә алмабыздыр... Әлегә. Почтага барып карагыз әле шулай да.

 

Ява карлар

 

Тинчурин театрының алтын чәчле артисты Артем Пискуновның «уникеле» машинасы өстенә түбәдән кар төшеп, шактый гына янчегән иде. Яшь артист оптимист булып чыкты. Түбәсен кардан арчымаган йорт хуҗаларын судка биреп, компенсация сорап йөрмәде. Изелгән түбәне эчке яктан бәреп чыгарды да, шул машинасында йөргән көне. Мөслим егете яхшы артист кына түгел, чын тимер-томыр остасы да икщн, машалла. Карның да зыян салырга сәләтле икәнлеген аңлаган Артем, «Кияүләр» спектакле белән туган ягына кайткач, үз түбәләрендәге, капка төпләрендәге, ишегалларындагы карны көрәп, ялт иттереп килгән. Күршеләре түбәсен дә көрәргә җыенган Артемны әнисенең: «Улым, мунча өлгерде», – дигән сүзе генә туктаткан.



Сәхнә
№ 1 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»