|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.01.2012 Юмор
Гаффаризмнар(Сатирик әсәрләр конкурсы) • Сезгә мин кирәк чакта мин – бар, миңа кирәк чакта сез – юк. • Үлүе авыр, яшәве - авыррак. • Беркем дә безнең өчен үлмәс, үзебезгә туры килә. • Сукыр әби әйткән: күрше тавыгы керсә, куып чыгармагыз, дигән. • Лев Толстой үзенең “Сугыш һәм тынычлык” романын әллә ничә тапкыр күчереп язган. Кешелек тә шулай: сугышын да, тынычлыгын да кабат-кабат яза. • Эшеңнең тар-мар ителүен теләсәң, аны югарыда килештерә башла. • Бәрәкәтсез тотсаң, чишмә дә корый. • Үлем сәбәбен үлемнән эзләмә. • Кайдандыр җил иссә, татарның яфрагы леперди. • Аерылышуы җиңел, бергә торуы авыр. • Уй белән уй, йөрәк белән йөрәк, җан белән җан арасына төннек кирәк. • Куркак адәм гел батырлык турында сөйләп йөри. • Тарих янганда – үткәннәр үлә. • Су ташырга – иләк, сүз ташырга – чиләк. • Сөембикә манарасы үз астындагы кешеләр кайгысына чыдашмый авышкан. • Дөреслек ялгышсыз гына була, ә ялгышуда бернинди дөреслек юк. • Ымның мәгънәсе мең. • Халык табагыннан ашаганнар кашык яламый. • Һәрбер тантаналы фаҗига – мескен бәет.
Әхәт ГАФФАР |
Иң күп укылган
|