поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
21.01.2012 Язмыш

Ата-ана хакын хаклау җиңелме?!

Язмада бәян ителәчәк вакыйга турында олы яшьтәге авылдашымның беренче тапкыр гына сөйләве түгел. Күптәннән сизәм, күңелендәгесен дөньяга чыгарырга тели, әмма шул вакытта авылдашларына үзенең кемлеген дә белдерәсе килми. Аннан үз авылыңның чүп-гайбәтен дөньяга чыгару да яхшы гамәл түгел бит. Шулай да соңгысында, исемен алыштыру шарты белән, үз башыннан кичкәннәрен язу теләген үзе үтенеп сорады. Белмим, күңелен тынычлындырасы килгәндерме, әллә без, яшьләрне ялгыш адымнан саклап калу теләгеннәнме? Кем белә, бәлкем дөрестән дә аның язмышы кемгә дә булса сабак биреп, башкаларны да киләчәк ялгышлардан саклар.

Сугыш еллары. Кич җитүгә бар бала-чага күпер төбенә көтү каршыларга җыела. Сыерны ничек тиз алып кайтсаң, савылган сөтнең тәмен дә шулай тиз татыйсың. Кечкенә Шамил дә, шул теләктән, күршесендәге олырак малайларга ияреп көтү каршына чаба. Көтүне аерып, үз сыерларына якын ук килә ул. Әмма шушы баладан куркып икегә аерылган көтүнең бер өлеше суның аръягына борыла. Шул вакытта көтүче Сантый килеп чыга да, “ах сине, фәлән кемнең көчеге” дип, чыбыркысы белән берни аңламаган баланы яра башлый. Башка малайлар Сантыйның кем икәнлеген яхшы белгәнгә, күз йомган арада качып бетә. Ә көтүченең тынычланырга исәбе юк. Бу вакыйганы Шамил абыйның ачынуларыннан гына чамалап, күзалларга була. Чыбыркысын шундый оста итеп уйната Сантый, аның очы баланың нәкъ колак, бит тирәләрен генә өтеп ала... Аңсыз калган Шамилне әнисе алып кайта. Бала өч көннән генә аңына килеп, бер айдан соң гына урыныннан тора. Гөнаһсызга кыйналуның ачысы Шамил абыйны гомер буена озата барачак.

 

Шушы вакыйгадан соң ук кечкенә Шамил, Сантыйны тотып кыйнау уе белән яна башлый. Беренче өмете әтисендә була. Менә әтисе сугыштан гына кайтсын, күрсәтәчәк ул аңа, күрмәгәнен. Әмма әтисе сугыштан кайтып, бу вакыйганы күңеленнән авыр уздырса да, язмыш тарафыннан кыерсытылган Сантыйга кул күтәрергә кыймый. Сантыйның сугыштан кул бармакларын ат төягында сыттырып котылганын да, баласыннан кем үчен алуында аңышмый. Сугыш вакытында, көтү чиратында тол хатыннар бусагасын таптап йөргән Сантый Шамилнең әнисен буйсындыра алмый. Баласыннан кабат үз үчен алуын һәм киләчәктә аннан башка этлекләрдә эшләвеннән курыккан әнисе дә бу турыда иренә сөйләми.

 

Армия хезмәтендә узган көннәрен дә, Шамил абый әти-әнисен, туганнарын күрү шатлыгына караганда, Сантыйны тотып кыйнау хыялы белән санап бара. Кайткач та очрашу мизгелләрендә үк әтисе белән әнисеннән беренче аның турында сораша. Әмма алары Шамилгә чытырдап ябыша:

 

- Улым безнең хакка кагылма син аңа. Тормышта ялгышларсыз яшәп булмый инде ул. Бармак белән чиертсәң дә күңелебезне рәнҗетерсең. Ходай кешеләргә гөнаһлары өчен җазасын үзе бирсен, - дип, Шамилнең Сантыйдан үч алу хыялына йозак салалар.

 

Гомер буе шушы алынмаган үчтән азапланып яши Шамил абый. Сантыйның чыбыркы очы бүгенгәчә аның йөрәген телә. Кулларын йодрыклап күп тапкырлар Сантый каршына чыга ул. Инде бер сугуда бәреп үтерү турында хыялланмаса да, бары бер генә тапкыр сугасы, кимендә төртеп кенә булса да егасы килә аның. Тик янына килгәч кулы күтәрелми, һәрчак әти-әнисенең хакы тотып кала.

 

Бүгенге көндә инде әти-әнисе дә дөньядан үткән. Ә Сантый әле һаман көненә биш тапкыр Шамил абый өй каршыннан узып, мәчеткә йөри.

 

- Ниләргә өметләнә ул, мәчеткә йөреп нинди гөнаһларын юа икән - дип, аптырап, сәбәбен миннән сорый Шамил абый.

 

- Беләме икән, таягы белән тыкылдаган саен минем йөрәкне чәнчеп бара бит ул! Энем, әле һаман да көненә биш тапкыр йөгереп чыгып, үзенә кагылмасам да шул таягын гына булса да тибеп очырырга хыялланам мин. Вакыт, вакыт сикереп торып, каршына да йөгереп чыгам. Шуны гына эшләсәм дә яшәвем яшәү булыр иде. Тик ата-анам хакы тотып тора. Нигә бу газапка салдылар икән алар мине? Шуның сәбәпләрен генә аңламыйм...

 

Шамил абый сөйли дә сөйли... Әйтерсеңлә дөньясының бар кайгысы, бары аның алынмаган үченә генә терәлгән. Ә минем үз уйларым. Үз яшәешемдә кемне дә булса, бигрәктә бала-чаганы кимсетмәдемме, рәнҗетмәдемме, үземә карата үчле кешеләр калдырмадыммы икән? Әти-әниемне еш искә төшереп, аларның әйткәннәрен, үгет-нәсыйхәтләрен дә еш барлыйм. Шамил абыйның күз яшьләре белән сөйләгәннәрдән аңлавымча - тормышта иң авыры - ата-ана хакын хаклап яшәү икән...


Нурулла ГАРИФ
Матбугат.ру
№ |
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»