поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
20.01.2012 Мәдәният

Тинчурин театрында ике юбилей

Ренат Мифтаховка 75 яшь. Люция Галләмовага - 55!

Кама – Тамагы районының Чаллы авылында туып үскән, бөтен гомерен театр сәнгатенә багышлаган Ренат Мифтаховка 2012 елның 5 гыйнварында 75 яшь тулды. Үзенең иҗат тормышын 1957 елда башлаган сәнгатькәрнең иҗат сандыгында 100ләгән рольләр.Шуларның кайберләрен исегезгә төшереп үтәсе килә: Р.Ишморатның “Үлмәс җыры”ында Батыршин, У.Гаджибековның “Аршин мал алан”ында Солтанбәк, Н.Исәнбәтнең “Хуҗа Насретдин”ында Аксак Тимер һәм кабатланмас итеп башкарылган Ш.Камалның “Хаҗи әфәнде өйләнә”дә Хаҗи роле. П.Исәнбәт куйган бу әсәр Күчмә театр репертуарында бик озак еллар барды. Даһи режиссерыбыз П.Исәнбәт Р.Мифтахтан Юныс Хаҗины тулысы белән ача алды.

Соңгы иҗат елларында Ринат абый Мифтахов Яшьләр театрында да хезмәт итеп алды. Татарстан халык артистын үзе белән эшләгән яшьләр үз иттеләр, остазлары итеп санадылар.

Юбилярның иҗатына багышланган кичә дә, шул сәбәпле, Г.Кариев исемендәге театр репертуарында куелган Аманулланың “Моңлы ядкарь” мелодрамасы белән К.Тинчурин исемендәге театр сәхнәсендә 11 нче февраль көндезге сәгать 11:00 дә үткәреләчәк. Бу бәйрәмдә артистның дуслары, сәнгать эшлеклеләре, якташлары һәм район җитәкчеләре катнашыр дип көтелә. К.Тинчурин театры коллективы үзенең аксакал иҗатчысына нык сәламәтлек, озын гомер һәм гаилә бәхете тели.

* * *

К.Тинчурин ис. Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы Люция Галләмова Апас районынының Югары Балтай авылында  1957 елның 25 февралендә дөньяга килә.

Бала чагыннан ук сәнгатькә омтылган кыз, авыл сәхнәсендә беренче чирканчыгын ала. Концертларда, спектакльләрдә катнаша. 1974 елда Урта Балтайда урта мәктәпне бетергәч, М.Сәлимҗанов җыйган театр училищесындагы милли группага килеп эләгә. Шул көннән башлап, аның иҗаты филармония, соңрак элеккеге Күчмә, бүгенге көндәге К.Тинчурин театры белән бәйләнә. Бүгенге көндә дә ул үзенең туган театрына тугры калып, биредә хезмәт итә. Шул иҗат гомере эчендә утыздан артык башкарылган рольләре:  К.Тинчуринның “Хикмәтле доклад”ында Гөлҗамал, А.Гыйләҗевның “Шикәрем син, балым син”дә Сәрвиназ, И.Юзеевның “Мәкәрҗәгә барган идек”тә Саҗидә , И.Мәхмүтованың “Син бит минем бергенәм” ендә Әкълимә һәм әлбәттә, Р.Сәгъдинең “Сынган беләзек”ендәге Маһирәне әйтмичә китү мөмкин түгел. Чөнки ул бу ролендә актриса буларак тулысынча ачылды. Аны бу рольгә режиссер И.Мәхмүтованың сайлап алуы да очраклы түгел иде. Чөнки бу рольдә Л.Галләмованы алдан ук күргән. Люциянең Маһирәсен, Люциянең үзеннән, үз характерынна аерып алып булмый. Алар бер җан, бер тән. Бу мәсьәләгә килгәндә аның үз фикере дә бар: “Мин Маһирә ролендә үземнең әнкәемне уйнадым, ул булып яшәдем”. Люция ханым Галләмова бүгенге көндә дә җиң сызганып эшләп килүче актрисаларның берсе. Соңгы вакытларда гына да аны И.Мәхмүтованың “Күрәсем килгән иде....”сендә Хәлимә, Н.Наетбайның “Ничек кияүгә чыгарга?”сында Җиһан, “Гайфи бабай, өйлән давай!” комедиясендә Мәрьямбикә, Д.Салиховның “Танышулар – кавышулар”ында Миңненур  ролендә күреп була.

Шушы ирешкән уңышлары өчен 2003 елда аңа Татарстанның атказанган артисткасы дигән мактаулы исем бирелде.

Киләчәктә дә аңа зур иҗат уңышлары, сәламәтлек һәм тынычлык, гаилә бәхете теләп калабыз.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»