поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 16 Май
  • Фәнил Гыйләҗев - шагыйрь
  • Рөстәм Гайзуллин - актер
  • Ләйлә Ялалова - журналист
  • Роза Мулланурова - язучы
  • Дамир Сәмерханов - режиссер
  • Дамирә Кузаева (1948-1993) - актриса
  • Дамир Хәлилов - smm-белгеч
  • Оскар Юнысов - музыкант
  • Илһам Исмәгыйлев - хәйрияче
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
16.01.2012 Шоу-бизнес

Җырлап кына яшисе килә!

Әлфинә Әзһәмова сәхнәдә үзен матур, тәртипле итеп тота белүче җырыларның берсе. Үзенчәлекле тавыш иясе, тиз арада Һинд кызы образына керергә сәләтле ханымны күпләр ярата бездә. Киенүе генә түгел, үз – үзен тотышы, кыяфәте дә Һинд кызларын хәтерләтә. Хәтта ике каш арасындагы миңе дә үзенеке аның!

Җырчының популярлыгы, аның халык мәхәббәтен яулавыннан тора, диләр. Әлфинә дә халык арасында бик популяр. Аның җырларын бик яраталар бездә. Концертлары да көтелеп алына. Концерт дигәннән... 3 февраль көнне Әлфинә Әзһәмова Казан тамашачысына өр – яңа концерт  программасы әзерли. Уникс концертлар залында узачак бу кичәдә тамашачыга җырчының яңа альбомында урын алган җырларны ишетү мөмкинлеге дә туачак.  Кыска гына вакыт эчендә үзенчәлекле тавышы, тыйнаклыгы, затлылыгы, фикер төрлелеге белән халык мәхәббәтен яулады Әлфинә. Моның сере нидә икән?

 

– Тамашачыны бик яратам мин. Үзең аларны яратмый торып кына, халыктан үзеңне яраттырып булмый ул.

 

– Әлфинә, әйтегез әле, иҗат юлына кереп китәргә нәрсә этәргеч булды?

 

– Ходай тарафыннан сәләт бирелгән икән, аның өстендә эшләргә,  үстерергә кирәк. Дөрес, сәхнәгә соңга калып чыктым. Шулай да, югалып калмадым. Кечкенәдән сәхнәгә чыгып җырлыйсым килә иде. Тик гел каршылыклар чыгып торды. Йә буең кечкенә дип, йә башка сәбәпләр аркасында каршымда ишек ябалар иде. Тырыша торгач барыбер ирештем үземнекенә.

 

– Татар эстрадасына ничек килеп кердегез?

 

– Халыкка беренче тавышым танылды минем. Яшь чакта да җырлый идем, дусларым  гел әйтәләр иде, сиңа җырчы булырга кирәк, әрәм булып йөрисең дип. Буем кечкенә булганлыктан читенсендем. Шулай да радиога бер – ике җыр яздырып илттем. Җырларым тиз популярлашып китте. Тора – бара шулай халыкка чыга башладым.

 

– Сез сәхнәгә олыгаеп чыктыгыз. Ничек уйлыйсыз, җырчы кеше карьерасын яшьтән башларга тиешме, әллә олыгаеп та теләккә ирешеп буламы?

 

– Әгәрдә син талантлы, үз эшеңнең остасы икән, сәхнәгә кайчан чыксаң да соң түгел, минемчә.

 

– Ә сез үзегезне “үз эшегезнең остасы” дип саныйсызмы?

 

– Шөкер, талант бар, сәләт бар. Җырларымны тыңлыйлар, үземне яраталар. Җырчы кешегә тагын ни кирәк ? Моның кадәре булгач нишләп санамаска ди? Иң мөһиме тамашачы мәхәббәтен яулау!

 

– “Һинд кызы” образын кем уйлап тапты?

 

– Тамашачы, дөресрәге радио тыңлаучылар. Җырларым радиода яңгырый башлау белән популярлашты. Тыңлаучылар исемемне истә калдырмасалар да, тавышымнан һинд кызына ошатканнар. Радиога шалтыратып, “Татарча җырлаучы Һинд кызын куегыз әле” – диючеләр шактый иде диләр. Бу образ да әнә шулай, гади тамашачы фикере белән барлыкка килде.

 

– Барлыгы ничә альбомыгыз чыкты?

 

– 5. DVD формата чыканнары 15кә тула.

 

– Җырлап йөреп тамак туйдырып буламы?

 

– Аллага шөкер, җырлап тамак туйдырырлык акча эшләп була дип әйтә алам. Концертларыма да зал тутырып киләләр, дискларның чыкканын көтеп кенә торалар. Шулай булганда гел җырлап кына яшисе килә икән ул!


Юлия БИЛАЛОВА
Барс-Медиа
№ |
Барс-Медиа печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»