|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.09.2008 Матбугат
ӘХЛАККА КАГЫЛУМЫ, ТЕЛ КЫСКАРТУМЫ?Татарстан журналистлар берлеге президиумы, әхлакый нормаларны сакларга чакырып, мөрәҗәгать кабул итте. Анда: “Без танылган медиа брендларын халыкны фәхешлеккә, шикле күңел ачуларга һәм башка җәлеп итү өчен файдалануга каршы. Чөнки бу гади гражданнарның яраткан басмаларына, теле, радиоканалларына ышанычларын югалтуга, шулай ук Татарстанның массакүләм мәгълүмат чараларының абруе төшүгә китерә”, – дип язылган. Ләкин журналистлар бу мөрәҗәгатьнең төбендә башка нечкәлекләр ята дип фараз итә, аерым басмаларны кысрыкларга тырышу дип аңлый. Сүз дә юк, проблема җитди. Чынлап та, телеэфир, газета битләрендә пычраклык тулып ята. Ләкин бу элек тә бар иде. Журналистлар берлеге президиумы ник бүген генә капыл уянган соң? Татарстанда татар журналистлары әнә шундый сорау куя.
“Татарстан журналистлар берлегенең шушы проблеманы искә төшереп зурлап мөрәҗәгатьләр кабул итеп, аны газеталарда бастыруы мәзәк тоела. Аннары ул бик “йомшак” язылган һәм андагы сүзләр берничек тәэсир итә алмый. Әгәр дә бу мәртәбәле бер оешма булса, аңа игътибар итәрләр иде. Ләкин моңарчы мин бу оешманың берәр журналистны яки газета-журналны яклаганын ишеткәнем юк”, – ди “Ирек мәйданы” газетасы журналисты Римма Бикмөхәммәтова “Азатлык” радиосына.
“Татарстан журналистлар берлеге дәүләт оешмалары белән берлектә “Бәллүр каләм” оештырудан башка бернәрсә дә эшләми. Аны журналистлар да үз итми. Бәйгедә дә чын лаеклы кешеләргә бүләк өләшә белмәгән бу берлеккә ничек ышанырга?! Журналистлар үзләре үк гаделсезлек белән шөгыльләнә икән, аннан нинди хакыйкать эзләргә була”, – ди “Идел” журналы журналисты Искәндәр Сираҗи.
“Татарстан журналистлар берлеге “Яңа гасыр” телевидениесендәге татар тапшырулары өчен эфир вакыты дөрес бүленмәгәнне исәпкә алып, аларга шелтә ясаса, журналистларның хезмәт хакын күтәрү турында кайгыртса һәм башка проблемаларны хәл итәргә тырышса, бу мөрәҗәгать, бәлки, башкача кабул ителер иде. Матбугаттагы әхлак мәсьәләсе күптән күтәрелә. Һәм, еллар узу белән, Татарстан журналистлар берлегенең яңадан аны калкытып чыгаруы сәеррәк тоела”, – ди “Ирек мәйданы” газетасы журналисты Римма Бикмөхәммәтова.
Татар газеталарында чыккан иң кызыклы мәкаләләрне бастырып, шул мәкалә астында фикер-бәхәс оештырган “Матбугат.ру” форумында бик кызыклы фикерләр бар. Анда катнашучылар моны газеталарга яздыру алдыннан бер пропаганда чарасы, “сары” исеме тагылган, дәүләтнеке булмаган, бюджеттан финансланмаучы бәйсез газеталарны авызлыклау өчен дә махсус оештырылган дип таба. “Менә бит журналистларның үз оешмасы да сиңа каршы, дип, мондый белдерүләр – киләчәктә газеталарны тагын да катырак авызлыклаганда ярдәм итәргә тиешле факт булмагае”, – дигән фикерләр дә бар форумда.
Чынлап та, бу мөрәҗәгатьнең эзлекле чылбыры бар. Узган атнада Русия хөкүмәте рәисе Владимир Путин бәйсез “Эхо Москвы” радиосына бармак янады. Ул 16 августта 30дан артык массакүләм мәгълүмат чарасы җитәкчеләрен җыйган вакытта биш елга беренче тапкыр “Эхо Москвы” җитәкчесе Алексей Венедиктовны да чакырды һәм Грузия низагын яктыртуны тәнкыйтьләп шелтә белдерде.
“Азатлык” радиосы фаразынча, “Эхо Москвы”га Кремль тарафыннан басым артачак. Путин ялгыз түгел, ярдәмчеләре бар: милләтчел һәм православ оешма вәкилләре дә радионы ябарга чакыра.
Советлар берлеге таркалгач барлыкка килгән күп кенә бәйсез мәгълүмат чаралары Путин хакимияткә килгәч ябылып бетсә дә, 1990 елда эфирга чыккан “Эхо Москвы” сакланып калды. Һәм шул дәвердән бирле аның дәрәҗәсе артты. Чөнки бернинди тарафны да яклап бирмәгән радио мәгълүматы күпләр өчен бәйсез яңалыклар алу чарасына әйләнде. Бу, әлбәттә, рәсмиләргә ошап бетми иде. Ә Көньяк Осетия низагыннан соң, Кремль һәм кайбер җәмәгатьчелекнең “Эхо Москвы”га ачуы тагын да артты. Чөнки радио күпчелек хәбәрне рәсмиләр теләгәнчә яктыртмады, ә нәкъ низаг урынында булган һәм вакыйгаларны үз күзе белән күргән кешеләр “авызыннан” бирде.
Өлешчә дәүләткә караган “Эхо Москвы” исә “Новая газета”, “Коммерсант” басмалары кебек бәйсез мәгълүмат чарасы санала. Ләкин белгечләр әйтүенчә, хәзер Русиядә бары 5-6% халык кына мәгълүматны бәйсез басмалардан ала. Күпләр хәбәрне телевидениедән карый.
Әхлаксызлыкта гаепләп, журналист телен тыю бик җиңел алым. Җилсез агач селкенми, дигәндәй, мәсьәлә Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан да тикшерелде. Каникулдан соң эшкә керешкән сессия күпсанлы көн тәртибендә башка төбәкләр парламентларының мөрәҗәгатьләрен һәм тәкъдимнәрен дә тикшерде. Пенза өлкәсе депутатлары мөрәҗәгате иң кайнар бәхәскә сәбәпче булды. Ул “Русиядә телевидение тапшырулары һәм радиотапшырулар өлкәсендә әхлаклылыкны яклау буенча югары совет турында” федераль закон проекты иде.
“Татарстан-Яңа гасыр” телекомпаниясе башлыгы Илшат Әминов, мәгълүмат чараларын чикләүче кануннар, аларны тикшереп торучы органнарның болай да бик күп булуын искәртеп, бу канунны кабул итү илдә сүз иреген тагын да чикләүгә китерәчәк, дип каршы чыгып кисәтү дә алды анда...
Бүген Русиядә кануннар җитәрлек. Алар ярдәмендә әхлаксызлыкны да күптән авызлыкларга була иде инде. Ләкин кануннар тиешенчә үтәлми генә. Ә яңалары, һичшиксез, сүз иреген кысу өчен кулайлаштырылып кабул ителәчәк.
“Интертат.ру” сәхифәсендә бер аноним укучы мондыйрак язма калдырган: “Русия депутатларының хезмәт хакы 125 мең сум. Безнекеләрнеке дә аз түгелдер. Журналистларның 6-7 мең акчасы тормыш итәргә җитәме икәнен ник берсе дә уйламый? Чыгымнарны киметү турында сүз бара, журналистиканы белмәгән кешеләр журналистикага өйрәтә, ә алга китеш юк”.
Дөрес сүзгә җавап юк. Бары шуны гына өстим: хакимияткә хәерче журналист бик файдалы. Ул бәйсез була алмый, чөнки тамагы ач. Чөнки ач – ялчы булырга риза. Халыкта, эт симерсә, хуҗасын тешли, диләр бит. Журналистларның симерүләреннән бик куркалар безнең илдә. Ул бүгенге матбугатка тулаем күз салсаң абайлана да инде...
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ |
Иң күп укылган
|