|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.01.2012 Мәгариф
Беткә үч итеп тун ягуМоннан бер атна тирәсе элек мәгълүмат кырында: "Укучыларның өлгереше түбән булу сәбәпле, Британиядәге һәр унынчы мәктәп ябылырга мөмкин", – дигән хәбәр пәйда булды. Бу илнең мәгариф министрлыгы мәгълүматларына караганда, 1300 мәктәптә 11 яшьлек балалар иң гади математик мәсьәләләрне дә чишә алмый һәм текстларны начар укый икән. Һәр өченче бала уртача күрсәткечләргә ирешә алмый. Мондый хәл булырга мөмкин, билгеле, ләкин монда бер нечкәлек бар: җиде яшьлек вакытта ул балаларның барысы да тикшерү тестларын уңышлы үткән. Димәк, нәтиҗәләрнең түбәнлеген балаларның акыл үсеше ягыннан калышуына сылтап булмый, бу – мәктәптә дүрт ел уку чорында фәннәрне үзләштерү дәрәҗәсе. Мәсьәләнең төбенә төшәргә тырышып, белгечләр тагын бер закончалыкны ачкан: кечкенә авыл мәктәпләрендә укучыларның күрсәткечләре күпкә яхшырак икән. Шуннан инде сак кына нәтиҗә ясалган: шәһәр мәктәпләрендә өлгерешнең түбән булуында классларда балалар санының чамадан тыш үсеп китүе гаепле түгел микән?
Ярый, хуш, инглиз мәктәбенең проблемалары үзенә булсын ди. Соңгы вакытта Европадагы күп кенә илләрдә дә белем сыйфатының кискен түбәнәюе күзәтелә. Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы нәкъ менә шул сәбәпләрне, Европа стандартларына күчәбез дип, бөтен илнең белем бирү системасын көчләп такмаса, ихтимал, бу турыда сүз озайтып торырга кирәк тә булмас иде. Әмма илдә "Яңа мәктәп" программасы тормышка ашырыла, мәгариф системасының моңа кадәр тупланган тәҗрибәсе юкка чыгарыла, "яңа укытучы", "модернизация" дигән сүзләр еш яңгырый... һәм стажлы укытучыларның күпчелеген әлеге үзгәрешләр пошаманга сала, эчке протест тудыра, кайвакыт ул протест тышка да бәреп чыга. Әле күптән түгел генә мәгарифкә бәйле интернет-сайтларда укытучыларның "Россия президентына кандидат В.Путинга мөрәҗәгате" эленде. Мондый мөрәҗәгатьләр һәм ачык хатлар ил җитәкчелегенә байтак ясалды, аларда гел бер үк проблемалар күтәрелә, тик чишелеш тапмыйлар. "Модернизация" һәнүз алга бара, юлында очраган киртәләрне "тибә дә аудара", илнең фәнни-техник потенциалы исә кимегәннән-кими. Бәлки, бу юлларның авторы ялгыша торгандыр? Бәлки, ул тырнак астыннан кер эзли торган кара эчле кешедер? Ул чагында илебез сайлаган юлны ни өчен күпчелек галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, иҗат интеллигенциясе вәкилләре дә тәнкыйтьли? Ни өчен ракеталар җирнең ясалма иярченнәрен орбитага чыгара алмый интегә, орбитага чыккан очу аппаратлары белән элемтә сәер рәвештә югала? Ни өчен сәнәгатьтә технологик артталык хөкем сөрә? Ни өчен техник белгечлекләргә имтиханнарда түбән балл туплаганнар гына омтыла? Дөресрәге, физика кебек төгәл фәннән ни өчен бөтен ил күләмендә нәтиҗәләр түбән? Сорауларны чиксез дәвам итәргә мөмкин. Барысының да җавабы мәгариф системасында бара торган реформаларның уңышсыз булуына килеп ялгана. "Меридиан" ясалма иярчененең мәтәлеп төшүенә космонавт Георгий Гречко менә ничек аңлатма бирә: "...космос тармагы юкка чыгарылды – кадрлар юк, уникаль җиһазлар юк ителде, заводлардан офислар ясадылар. Бездә 100 процент төгәл исәпләүләр башкара торган алтын куллы осталар эшли иде. Хәзерге яшь белгечләрнең ни тәҗрибәсе юк, ни техникасы, бары тик курку гына. Ә без бер нәрсәдән дә курыкмый идек".
"Россия президентына кандидат В.Путинга мөрәҗәгать" авторлары (мөрәҗәгать әлегә проект хәлендә генә, аны укытучыларның тәкъдимнәрен искә алып тулыландырып, Путинга гыйнвар аенда тапшырырга уйлыйлар) нинди проблемалар күтәрә, шуларның кайберләрен санап чыгыйк. Болар: мәктәпләрне ремонтлау өчен финансның бүленмәве, региондагы уртача хезмәт хакын алу өчен укытучыларның ике ставкадан да артыграк эшләргә мәҗбүр булуы, классларда балалар саны күп булу сәбәпле, сыйфатлы белем бирүнең мөмкин түгеллеге, стандартларда фәннәрне өйрәнү өчен сәгатьләрнең дөрес бүленмәве, программаларның гадәттән тыш катлаулы булуы сәбәпле, укучыларның аларны үзләштерә алмавы, аттестация системасының укытучыны түбәнсетүе, балаларның белемен бәяләүдә таләпләрнең укытучыны күз буяуларга этәрүе, кәгазь тутырырга мәҗбүр ителгән укытучының укучы белән эшләргә вакыты калмавы... Исемлекне дәвам итеп тормыйк. Барысы да мәгълүм нәрсәләр. Кайбер проблемаларны чишү өчен хәтта акча бүлү дә таләп ителми. Әйтик, физикадан БДИ балларының түбән булуы сәбәбе бик гади: совет мәктәбендә атнага 4 сәгать укытылган физикага "яңа" мәктәптә ике сәгать кенә бирелә. Ә мәгълүмат элеккечә, артыграк та түгел микән әле. Чагыштыру өчен саннар китерик. Россиядә мәктәп дәреслекләре бу фән буенча 1300 төшенчәне үз эченә алган, инглиз дәреслекләре исә 600 төшенчә белән канәгатьләнә, американнарда исә бу сан тагын да кечерәк – 300гә генә тигез. Бердәм дәүләт имтиханын уңышлы тапшыру өчен укучы теге 1300 төшенчәне дә яхшы белергә тиеш, ә өйрәнү өчен сәгатьләр аз. Биредә объектив рәвештә баллар түбән булмый кала алмый инде. Мөхтәрәм Фурсенко исә, менә шул балларның түбәнлегенә аркаланып, югары уку йортларында инженер-техник белгечлекләр өчен бюджет урыннарын кыскарту сәясәтен үткәрә. Халыкта моны беткә үч итеп тун ягу диләр.
Рәшит ФӘТРАХМАНОВ |
Иң күп укылган
|