поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
10.01.2012 Икътисад

Пенсиягә китә торган салым күләме үзгәрә: кем ота?

Россия бизнесы шактый авыр чор кичерә. 2011 елда алар түли торган иминият кертемнәре аеруча үсте. Белгечләр әйтүенчә, бу эшмәкәрләрнең базардан китүенә генә түгел, хезмәт хакларының кабаттан «конвертта» бирелә башлавына да китерәчәк.

Моңа юл куймау максатыннан Пенсия фонды 2012 елдан эш бирүчеләр өчен түләүләрне 2011 елда билгеләнгән 34 проценттан 30га кадәр киметә. Әлегә кадәр 34 процент иминият түләменең 26 проценты Пенсия фондына, бер өлеше РФ социаль иминият фондына, калганнары федераль һәм медицина иминият фондларна китеп барса, хезмәткәрләренең пенсиясе  өчен оешма хәзер 22 процент кертем түли.

 

Эшмәкәрләр соры базарга китә

 

Билгеле ки, узган ел иминият түләвенең артуы күп эшкуарларның эшенә аяк чалды. 2011 елның апрель аена ук Россиядә урта бизнес предприятиеләре саны 3,6 процентка кимеде. Кертемнәргә бәйле яңа кануннар Татарстан эшмәкәрләре җилкәсенә дә авыр йөк булып төшкән. Республиканың Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев сүзләренә караганда, иминият кертемнәренең артуы яңа гына аякка басып килә торган оешмаларны базардан китәргә мәҗбүр итте. Моңа зур компанияләр генә каршы тора алды.

 

Шамил Агеев 2012 елдагы үзгәрешләр эш белән тәэмин итүчеләргә җиңеллек бирер, дип өметләнә. Чөнки Универсиаданы каршы алырга әзерләнгән Казанда текстиль, хезмәт күрсәтү, кулинария, декоратив-сынлы сәнгать тармагында көндәшлек көчле булган очракта гына, Татарстаныбыз кунакларны уникаль милли эшләнмәләре, ризыклары белән таң калдыра алачак. Ә бит кунакларның күплеге республика икътисады өчен файдага гына!

 

Кертем күләме кимү кече эшмәкәрләргә генә отышлы

 

Хезмәткәренең еллык хезмәт хакы 521 меңгә кадәр булган оешма быел иминият кертемен 30 процент күләмендә түли. Хезмәт хакы бу суммадан зуррак икән, өстәмә 10 процент түләм алына. Хәйрия белән шөгыльләнсә, шулай ук социаль тармакка хезмәт күрсәтә торган коммерцияле булмаган оешмалар өчен 2012 елгы иминият күләме 20 процентка тигез. Бу тармакта еллык эш хакы 512 меңнән артса, алар пенсия фондына өстәмә рәвештә 7 процент бирә. Әлеге нормалар 2012 елдан 2014 ел башына кадәр гамәлдә булачак.

 

Эшмәкәрләр әлеге закон үзгәртүләрнең файдасын күрми. Бөгелмәдә җитештерү тармагында көч куючы шәхси эшмәкәр Айдар Нуретдинов сүзләренә караганда, иминият фондына китә торган сумма кимеми. Ул зур керем ала торган оешмаларның хәлен тагын да авырайта гына. “Безнең салым тармагында тотрыклылык юк. Салым формасын, исем үзгәртүдән файда күрмим. Аның ставкасы бөтен оешма өчен дә бер булырга тиеш. Алайса кече эшмәкәрлекне үстерәбез дип, зуррак керем белән эш итүчеләрнең хәлен авырайталар. Закон көн дә үзгәреп торган заманда базарга эшмәкәрләр азрак килә, булганнары эш хакын конвертта бирү ягын карый”, - диде Айдар әфәнде.


Миләүшә ЗАКИРОВА
Интертат.ру
№ |
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»