поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 16 Май
  • Фәнил Гыйләҗев - шагыйрь
  • Рөстәм Гайзуллин - актер
  • Ләйлә Ялалова - журналист
  • Роза Мулланурова - язучы
  • Дамир Сәмерханов - режиссер
  • Дамирә Кузаева (1948-1993) - актриса
  • Дамир Хәлилов - smm-белгеч
  • Оскар Юнысов - музыкант
  • Илһам Исмәгыйлев - хәйрияче
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
09.01.2012 Җәмгыять

Татар яшьләре ник сүгенә?

Беркөнне интернетта бер мәгълүматка күзем төште. Анда рус телендәге сүгенү сүзләренең күбесе татар теленнән килеп чыккан, дип әйтелә. Бу мәгълүмат мине шаккаттырды...

Әлбәттә, һәрбер халыкка хас булганча, татар теленең дә үз сүгенү сүзләре бар. Алар элек-электән үк булган. Бу — күңелгә җыелган тискәре эмоцияләрне чыгаруның үзенә күрә бер ысулы ролен башкара. Татар телендә «сүгенү сүзләре запасы» рус теленеке белән чагыштырганда күпкә ярлы. Тик бу сүгенергә яраткан кешеләрдә бер дә авырлык тудырмый, алар «монологларына» оста гына итеп русча варианттагы сүзләрне кушып җибәрә. 

 

Татар яшьләре оятсызмы?

 

Моннан берничә ел элек җәмәгать урыннарында сүгенгән кешеләр тискәре караш уятса, бүген исә бу гадәти хәлгә әверелде. Әлеге сүзләрне без көндәлек тормышта гына түгел, телевизор экраннарында, төрле концерт һәм спектакльләрдә, башка чараларда да еш ишетәбез.

 

Татар яшьләре арасында бүгенге көндә аеруча популяр булган татар дискотекаларын гына алыйк. Бию залында бертуктаусыз ишетелеп торучы шундый «матур сүзләр» әле бер хәл, ә менә алып баручыларның сәхнә түрендәге кыланмышлары бөтенләй дә башка сыймый. Билдән түбән көлдергечләр, оятсыз сүз һәм җөмләләр нишләптер татар яшьләре тарафыннан көчле алкышлар белән каршы алына. Әле алай гына да түгел, аларның әлеге оятсыз бәйге һәм конкурсларда катнашырга атлыгып торучылары да бик күп.

 

Татар дискотекасы тәрбияли дә әле

 

Республикабызда узучы татарча дискотекалар берничә. Миңа әлеге чараларны оештыручыларның кайберләре белән сөйләшергә туры килде.

 

«Нишләтәсең, бүгенге татар яшьләренә бу кызык. Сез бик теләсәгез дә, «сезнең сәхнәдә күрсәтелүче оятсыз мәзәкләр татар халкына хас түгел», дип әйтә алмыйсыз. Теләсә нинди татар авылына барып карагыз, нәкъ менә шундый хәлләргә тап булачаксыз», диде аларның берсе. Икенчесе дә әлеге хәлне татар яшьләре өчен кызыклы булган шоу эшләргә тырышуы белән аңлатты. Оятсыз мәзәкләрсез әлеге чара беркемгә дә кызык булмаячак, янәсе.

 

Казандагы татар дискотекаларының берсендә исә аның ише оятсыз мәзәкләр һәм бәйгеләрдән баш тартканнар. «Без яшьләрне башка төрле юллар белән җәлеп итәргә тырышабыз. Төп максатыбыз — татар яшьләрендә милли үзаң тәрбияләү. Әлбәттә, күп әйбер яшьләрнең үзләреннән тора. Безнең дискотекада да алар төрле. Бик актив, тик шул ук вакытта тәртиплеләре белән беррәттән, эчәргә, тартырга хирыс булган оятсызлары да бар», ди әлеге чараның оештыручысы. 

 

Яшьләр нигә сүгенә?

 

Бүгенге татар яшьләре ник сүгенә соң? Моны ачыклау максатыннан мин  танышларым арасында кечкенә генә сораштыру уздырдым. Кызларның күбесе: «Сүгенү сүзләрен куллану тискәре эмоцияләр белән көрәшергә ярдәм итә», дип аңлатты.

 

Ә менә егетләр арасында фикерләр төрле. Кайберәүләр моны «кечкенәдән калган гадәт» дип атаса, күбесе «сүгенү сүзләреннән башка бер генә фикеремне дә төгәл итеп җиткерә алмыйм», дип җавап бирде. Ягъни әлеге сүзләр аларда җөмләләрне, сүзләрне бер-берсенә бәйләү чарасы ролен үти.

 

 Тагын бер кызыклы факт, сүгенергә яратучылар әлеге начар гадәт белән көрәшергә уйламый да икән. «Әлеге сүзләр булган, бар һәм булачак. Алар белән көрәшүнең бер файдасы да юк», дип саный алар.

 

Җәмәгать урыннарында сүгенү сүзләре куллану хулиганлык дип санала һәм аның өчен җаваплылыкка тарту каралган. Тик кызганычка каршы, бүген әлеге сәбәп белән җаваплылыкка тартылучылар сирәк, чөнки бу гадәт җәмгыятьтә тәрбиясезлек, халыкны хөрмәт итмәү, дип саналудан туктады. Димәк, барысы да үзебездән тора дигән сүз. Телнең чисталыгы, матурлыгына битараф булмасак иде.


Рәмзия ЗАКИРОВА
Интертат.ру
№ |
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»