поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
03.01.2012 Бәйге

«Матбугат.ру»да Яңа елның беренче секундларында уздырылган бәйгедә унбиштән артык кеше катнашты

Кем дә кем 2012 елның беренче секундларында иң беренче булып комментарий яза, шуңа бүләк вәгъдә иткән идек: кәрәзле телефонга 300 сум күчтәнәч. Яңа елны “Матбугат.ру” белән каршылаучылар шактый булды, бәйгедә катнашучыларның саны гына да 15тән артык. Ә җиңүчеләр икәү:

“Яңа ел белән!!! Бәхетләрегез ташып торсын” дип язган Алсу һәм “Әссәләмү галәйкүм, барыбызга да Аллаһның рәхмәте вә бәрәкәте булсын” дигән коммент авторы Хаҗия. Икесенең дә хәбәрләре 00:00:01 вакыты белән килде. Бәйгенең шартлары буенча бу очракта бүләк икегә бүленде һәм ияләренә җибәрелде.

Җиңүчеләр белән танышып узыйк:

Алсу ханым электронкадан безгә болай дип язып җибәрде:

- Исәнмесез. Мин Баянова Алсу. Түбән Кама шәһәрендә яшим. Укучыларга белем бирәм, ягъни укытучы булып эшлим. Малай һәм кыз үстерәм. Мин сезнең сайттагы язмалар белән танышып барам, үз фикерләремне дә язгалыйм. Җиңүче булуыма бик шат. Уйламаган да идем. Барлык “матбугат”чыларны Яңа 2012 ел белән котлыйм. Изге теләкләребез тормышка ашсын иде. Ходай сәламәтлектән аермасын. Уңышлар сезгә!

Монысы Хаҗия ханымнан килгән хат:

- Аллаһтан иминлек вә бәрәкәт булсын. Мин - Хаҗия. Татарстаннан. “Матбугат.ру” укучыларына иман байлыгы, хәерле гамәлләр кылырга һәм хәерле бәрәкәт насыйп булсын. Йә, Раббым, ялгызларга хәерле никах, авыруларга шифа, авыр хәлләргә юлыгучыларга җиңеллек вә сабырлык бир. Калебләребезне чистарт, иманыбызны куәтлә, тәкъвәлегебезне арттыр. Һәммәбезгә, Раббым, туры юлыңда булырга насыйп ит. Аллаһтан иминлек вә бәрәкәт теләп калам.

Ә бәйгедә җиңә алмаган барлык катнашучыларны Яңа ел белән котлыйбыз. Уенда катнашуыгыз, әлбәттә, бүләк хакына булмагандыр. Кәҗәсе түгел, мәзәге! 2012 елда тагын да күбрәк бәйгеләр үткәрербез әле. Иң мөһиме, бергә булыйк! ))


admin
Матбугат.ру
№ --- | 03.01.2012
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»