поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
30.12.2011 Матбугат

1 гыйнвардан «Татарстан – Яңа Гасыр» радиосы «Болгар радиосы»на әйләнәчәк

Татар телле аудиториянең якын дустына әверелгән “Яңа Гасыр” радиосында яңа елдан соң зур үзгәрешләр көтелә. 2012 елның 1нче гыйнварыннан «Татарстан – Яңа Гасыр» радиосы «Болгар радиосы» тапшыруларын тәкъдим итә башлаячак. Радиога яңа сулышны яшь алып баручылар гына түгел, яңа тапшырулар да өрер дип көтелә.

Эш көннәрендә чыгучы тапшырулар үз сафын киңәйтә. Әйтик, тыңлаучылар үз итеп өлгергән «Хак дин», «Автомобиль дөньясында», «Безнең спорт», «Сөенче» кебек тапшырулар белән беррәттән «Уңыш формуласы» (янәшәбездәге, үз көчләре белән тормыш үрләрен яулаучы кешеләр язмышы турында), Татарстаннан читтә яшәүче татарлар тормышын яктыртачак «Газиз халкым», тыңлаучыларның хатлары буенча төзелгән «Җырлы сәлам» кебек тапшырулар эфирга чыгачак. Яңа тапшырулар исемлеген ял көннәрендә эфирга чыга башлаячак татар әдәбияте турындагы «Минем дөнья», сәхнә һәм театр тормышын яктыртучы «Тамаша», авыл кешеләре һәм тарихы хакында сөйләүче «Туган авылым» тапшырулары дәвам итә.

Моннан тыш тыңлаучыларның игътибарына яңа сәхифәләр тәкъдим ителәчәк. Әйтик, хатын-кызлар өчен «Тылсымлы көзге». Асыл затларның серләшергә, үз тәҗрибәләре белән уртаклашырга яратуы беркемгә дә сер түгел. Сәхифә шуны исәпкә алып уйланылган. Һәр чыгарылыш бүләкләр уйнату белән үрелеп барачак.

«Болгар радиосы»ның ир-егетләргә дә бүләге бар. «Ирләрчә» сәхифәсендә алга киткән технологияләр, икътисад һәм бизнес турында сөйләшүләр булыр дип көтелә.

Тик моның белән генә, сюрпризлар төгәлләнми. «Һәр татарның йөрәгендә!» – девизы белән үз эшчәнлеген башлап җибәрәчәк «Болгар радиосы»ның төп яңалыгы – һәр иртәдә эфирга чыгачак «Чәк-чәк шоу» радиотамашасы. Ике егет һәм бер кыз һәр иртәне тыңлаучыларны яхшы дулкынга көйләячәк, җайлап кына уятачак һәм кайгыртып, эшкә озатачак.
 


Айгөл ЗАКИРОВА
ТНВ
№ --- | 30.12.2011
ТНВ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»