поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 16 Май
  • Фәнил Гыйләҗев - шагыйрь
  • Рөстәм Гайзуллин - актер
  • Ләйлә Ялалова - журналист
  • Роза Мулланурова - язучы
  • Дамир Сәмерханов - режиссер
  • Дамирә Кузаева (1948-1993) - актриса
  • Дамир Хәлилов - smm-белгеч
  • Оскар Юнысов - музыкант
  • Илһам Исмәгыйлев - хәйрияче
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
27.12.2011 Җәмгыять

Чал диварлар хурлыгы

Быел чал Казан Кремленең диварлары яңадан вандаллыкның шаһитлары булды: сентябрь башларында тарихи урында туй тантанасын билгеләп үтүче кунакларның берсе, ак диварга терәлеп, үзенең кече йомышын башкарды.

Интернет-порталларның берсе әлеге чиркангыч күре­нешнең фотосын шул сәгатьтә үк үз сайтына элеп куйды һәм яңалык күз ачып йомганчы фейсбук һәм башка социаль челтәрләр аша киң җәмәгать­челеккә барып иреш­те. Милициядән чистартылып әве­релеш кичергән полиция кайда булган, монысы мәгъ­лүм түгел. Гадәттә күп кеше җыелган мондый урыннарда тәртип саклаучыларсыз гына булмый бит инде. Әллә полицейскийлар моның ярамаган эш икәнлеген үзләре дә аңламаганнармы? Монысын Эчке эшләр министрлыгында, шәт, ачыкларлар. Туйның датасы һәм сәгате төгәл билгеле булганлыктан, погонлы эзтабарларга гаеплеләрнең барысын да эзләп табу кыен булмас һәм матбугатта бу хакта Эчке эшләр министрлыгы исеменнән бер-бер белдерү булмый калмас дип уйлыйм. Югыйсә бу исерек вандал бит киң җәмәгатьчелекнең яңагына чалтыратып сугып кына калмаган, тәртип сакчыларыннан да сарказм белән ачы итеп көлгән, алар намусына басып та үз йомышын йомышлаган. Көн яктысында Казан үзәгендә дә тәртип урнаштыра алмагач, бу ни була инде бу?

 

Интернет-портал шунда ук юрист аңлатмасын да биреп үткән. Әлеге гамәлгә ике төрле бәя бирергә: моны “хулиганлык” һәм “вандаллык” дигән статьяларга туры ки­тереп була икән.

 

Дөрес, июль башларында исерек казанлылар җинаять­нең зуррагын да эшләп күрсәтте: Кремль диварлары янәшәсе ачыктан-ачык зина кылу урыны булды. Республиканың бөтен мәгълүмат кырын берничә кат әйләнеп чыккан бу җинаять турындагы хәбәр дә җавапсыз калды: тәртип саклаучыларның реакциясе үтә тыныч иде. Кү­рәсең, бездә “кеше хокуклары” шул дәрәҗәдә үсте: Казан үзәгендә ни кылансаң да иркең бар. Әлеге вакыйга уңаеннан татар җәмәгатьче­леге дә аһ итте дә туктады.

 

Чал диварлар янында кылынган кыргыйлыкның дәһ­шәтле нәтиҗәсе, аның милләт өчен куркыныч афәте турында азлар уйлангандыр. Әхлак­ның бу дәрәҗәдә түбәнәюе, намусның тапталуы, тәкъва­лыкның эзсез югалуы, җәмә­гатьчелек фикеренең “кеше хокуклары” дигән уйлап чыгарылган мифларга таба авышуы һәм кискен капма-каршы үзгәрешләр кичерүе халык өчен эзсез үтми. Әхлаксыз милләтләр түбән төшеп кенә калмый, алар җир йөзеннән юк була. Пәйгамбәребез Мө­хәммәднең (Алланың сә­ламнәре булсын аңа) бу хакта искәртә торган махсус хәдисе бар: “Аллаһы Тәгалә белән ант итәмен! Ир-атлар хатыннарны нәкъ юл өстендә үк җиргә яткырмыйча, бу өммәт җир йөзеннән югалмас. Дә­вернең иң яхшы кешеләре: “Дивар артында булсаң, яхшырак булыр иде!” – диярләр.” Милләтнең инкыйразы турында дәһшәтле хәбәр бит бу хәдис!

 

Борынгы диварларны мәс­хәрә итүчеләрнең милләте билгеле түгел. Казан булгач, моны барча халыклар татарга нисбәт итә. Гомумән, аларның кем булуы түгел, безнең аларга мөнәсәбәтебез күбрәк әһәмияткә ия бу очракта. Казан мэры, әйтик, үзе җаваплы булган билә­мәләрдәге бу күренешләргә ничек бәя бирә? Шекспирчарак әйтсәк, патшалыкта барысы да тәртиптә үк түгел бит. “Тынычлык яратылышы” хакында гына түгел, әхлак турында да уйлау кирәкмиме икән аз гына булса да. Бу җинаятьчел гамәлләр шул ук “Тынычлык яратылышы”ның (аны бәлки “Җиһан яратылышы” дип тәрҗемә итү ки­рәктер инде. Оргияне оештыручылар нәрсәне күз алдында тоталар икән соң?) мантыйкый дәвамы түгелме? Гомумән, башкаладагы элементар тәртип хакында җитәкчелек ни уйлый? Безнең мәшһүр имамнарыбыз, җаннарга үтеп керүче вәгазьләр сөйләп, калебләрне хушландыручы вәгазьчеләребез ник бер дә эндәшми? Аллаһы Тәгалә бу эшләр өчен безнең барыбызга да җаваплылык йөклә­мимени? Аңлыйм: экстремист булып күренәсе килми торгандыр инде берәүнең дә. Без бит шундый чорда яшибез: ярлыклар бик җиңел тагыла, бу очракта хөкемнәр бик тиз башкарыла да.

 

Язманы барыбыз өчен дә: имамнар өчен дә, гавам өчен дә вәгазь булырлык бер риваять белән төгәлләр идем.

 

Гайсә галәйһи әс-сәлам бер көн ярдәмчеләре белән бер шәһәр яныннан үтеп бара икән. Карасалар: шәһәрнең бар халкы үлгән, агарган сө­якләр генә ята. Гайсә галәйһи әс-сәлам юлдашларына әйтә: “Бу шәһәрнең халкы – Аллаһы Тәгаләнең газабы белән һәлак булган халык. Әгәр ястыклары өстендә берәм-берәм үлсәләр, бер-берләрен җирлә­гән булырлар иде. Хак Тәгалә боларны бер сәгать эчендә һәлак иткән булса кирәк”, – ди. Шуннан соң пәйгамбәр юлдашлары белән шәһәргә барып, мәетләргә мөрәҗәгать итә, ни өчен бу хәлгә килү­лә­рен сорый. Үлекләрнең берсе телгә килеп, рәсүлуллаһка шәһәр халкының Аллаһы Тә­галә тыйган һәм җирәнгән га­мәлләр эчендә булуын, җәза­ның шул сәбәпле килүен сөйли. Шуннан пәйгамбәр ни өчен бары тик шул мәетнең генә сөйләве, башкаларның эндәшмәве белән кызыксына. “Мин болар арасында идем, ләкин алар кылганны кылмадым. Хак Тәгалә болар белән мине дә һәлак кылды, башкаларның һәммәсен тәмуг упкынына ыргытты, мине тәмуг кырыена куеп торды, кичермәсме дигән өметем бар”, –дип җавап бирә мәрхүм.


Рәшит ФӘТРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 257 | 27.12.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»