|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.12.2011 Авто
Татарча мультфильм балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтәБалаларга юл йөрү кагыйдәләрен кечкенәдән үк өйрәтә башлау мөһим. Хәзерге, урамнарда машиналардан гөрләп торган заманда - бигрәк тә. “Аммонит” анимация студиясе бу мәсьәләне чишү юлын тапкан. Күптән түгел әлеге студия балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтә торган мультфильм төшергән. “Светофор” дип аталучы әлеге иҗат җимеше кечкенә тамашачыларда зур кызыксыну уяткан.
Проект башта юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүне максат итеп куймаган иде. Аниматорлар бары тик “Лукоморье” геройларын кулланып, әлеге әкиятнең үз вариантын төшерергә генә уйлыйлар. Өч минутлык мультфильмны кулланучыларга тәкъдим итү өчен 2 елдан артык вакыт китә.
Ә менә тәрҗемә ягына килгәндә исә, әлеге картина аеруча игътибарга лаек. Ул Россиядә һәм аннан читтә яшәүче халыклар өчен махсус рәвештә 25 телгә тәрҗемә ителә.
Мультфильмның татар телендәге варианты да бар. Аны Әхмәт Исхак тәрҗемә иткән, ә геройлар булып “Татарстан” Дәүләт телерадиокомпаниясе дикторлары сөйләгән. Шунысын да искәртеп китү кирәк, алар үз чыгышларында геройлар сөйләменә милли үзенчәлек бирергә тырышканнар, дип хәбәр итә prokazan.ru сайты.
Әлеге проект зур уңыш казана. Һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре мультфильм төшерүчеләргә әлеге әкиятне балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтерлек итеп төшерергә тәкъдим итә. “Светофор” мультфильмы әлеге яңа проектның беренче иҗат җимеше.
Тагын бер мәгълүмат: бу мультфильмнарның барысын да Интернетта бушлай карарга мөмкин.
Рәмзия ЗАКИРОВА |
Иң күп укылган
|