поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
21.12.2011 Сәясәт

Җил белән сәүдә итү

Май ае җитүгә, бакчагызда, көлеп-елмаеп, лалә чәчәклә­ре – тюльпаннар таҗларын ачамы? Салкын декабрьдә ник әле яз чәчәкләрен искә төшердең дисезме? Лаләләр турындагы истәлек бу юлы дөньякүләм сәясәтчеләрнең белдерүләренә бәйле.

Әле моннан бер ел-ел ярым тирәсе элек кенә икътисадый кризис тәмам, дөнья икътисадының үсеше башланды, дип тантаналы рәвештә игълан ит­кән сәясәтчеләр, инде яңадан дәһшәтле кризисның адымнары кызулануы һәм аннан котылу әмәле юк икәнен сөйли башлады. “Рокировка” артыннан купкан җәнҗалдан соң популярлашып киткән Кудрин кризисның икенче дулкыны башлануын хәбәр итсә, Халыкара валюта фонды җитәкчесе Кристин Лагард АКШ Дәүләт департаментында ясаган соң­гы чыгышында дөньядагы бер генә дәүләтнең дә 1930 еллардагыга охшаган бөек депрес­сиядән котыла алмаячагы турында белдерде. Депрессия әлегә бик игътибарлы күзләргә генә күренә, күпчелек бернинди дә кризис юк, уйлап чыгарылган нәрсә генә ул дип тыныч кына яши бирә. Әмма бу битараф тынычлык озакка бармас, чөнки кризисның капиталистик финанс системасына салынган механизмы инде әйләнешен тизләтә һәм күпләр озакламый яңадан әлеге куласа тарафыннан тормыш төбенә ыргытылуын, чыгу бик кыен булган әҗәт чоң­гылына батуын сизәр. Кризисның ике тәгәрмәче бар: берсе – процент капиталына корылган банк әҗәтләре, икенчесе – биржа спекуляциялә­ре. Бу юлы соңгысы хакында сөйләшербез һәм ул сөйләшүдә үзәк урынны һәркемгә таныш булган лалә чә­чәкләре алып торыр.

 

Европага лалә суганчалары беренче тапкыр XVI йөзнең урталарында Төркиядән алып киленә һәм бары тик сиксән еллар тирәсе вакыт үткәч кенә, алар катнашында беренче финанс җәнҗалы – уңышлы үсеп килүче Голландия икътисадын әйләндереп каплаган кризис өлгерә. Кри­зисның өлгерүе бик гыйб­рәтле, капиталистик системадагы барлык кризислар да шуның өлгесендә тормышка ашырыла, шулай булгач, лалә кризисы өйрәнү объекты булырга лаек. Эш шунда: Европа шартларына яраклашкан беренче лалә сортлары бик сирәк очрый торган товарга әйләнә. Голландлылар алар­ның берсеннән-берсе матуррак сортларын булдыруга ирешә. Тюльпан суганчасына сорау зур була һәм ул бик тиз арада кыйммәт бәяләнә торган затлы товарга әверелә. 1623 елда лалә суганчасының популяр сорты бәясе ул вакыттагы голланд акчасы белән 1000 гульденга җитә. Бервакыт хәтта “Semper Augustus” (“мәңге изге”) дигән сирәк сорт суганчасын ун мең гульденга да саталар. Уртача голландлының еллык хезмәт хакы ул елларда 150 гульден була, уңышлы сәүдә итүче сәүдәгәрнең еллык кереме 3000 гульден, ә тюльпан суганчасы белән сәүдә итү­челәр исә айга 6000 гульден эшли. Бу исә голланд җәмгыятендә лаләгә хирыслык (тюльпаномания) дигән чир китереп чыгара, кешеләр, йорт-җирен, терлекләрен сатып, суганча ала башлый. Таш йортны өч лалә суганчасына алыштыру фактлары да билгеле. Бөтен голланд икътисады лалә сәүдәсенә корыла. Суганчалар җитмәгәнлектән, киләсе көзгә үсәчәк суганчаларны алдан сатуга ки­ле­шү­ләр төзи башлыйлар. Хәзерге икътисадта фьючерс контракты дип атала торган кә­газьләр барлыкка килә, ягъни әлегә җитеште­релмәгән товарны алдан саталар. Суганча әле утыртылмаган да, аның үрчисе өлешенә инде контрактлар төзелә. Товар­ның үзе урынына аны сатуга киле­шү кәгазьләре белән алыш-биреш ясала башлый. Мондый сәүдәгә җил белән сәүдә итү дигән исем дә биреп өлгерәләр. Сүз уңаеннан искәртик: исламда җитеш­те­релмәгән товар белән сәүдә итү катгый рә­вештә тыела, шуңа күрә фьючерс контрактлары анда була алмый. Кешеләр лалә суганчаларын күрмә­гән килеш тә контракт кә­газьләре белән сәүдә итеп гигант табыш ала башлый, лаләгә хирыслык беренче тапкыр базарда финанс куыгы барлыкка китерә. Моңа охшаш хәл хәзерге биржаларда да күзәтелә. Нефтьнең аналитик­лар бәяләгән реаль бер барреле 40-45 доллар торган бәя­се фьючерс контрактларында бү­ген 100-110 доллар тирәсенә җиткән, алтын бе­лән дә нәкъ шул ук хәл. Биржа акциялә­ренең чын кыйммәте гадәттә нульгә тигез. Мин бу хакта Словакиядә яшәүче танылган бизнесмен-аналитик Тәлгать Измайлов белән махсус сөйләштем. Ул нәкъ шул ук фикерне әйтте, акция кәгазьләренең бер тиенлек тә кыйммәте юк, диде. Фонд биржаларында исә ул кәгазь­ләр гомуми суммасы триллионлаган долларлык бәя­дә сатыла, ягъни биржалар чын мәгънәсендә җил белән сәүдә итә. XVII йөздә лалә куыгы бик тиз шиңә. 1635-1636 елларда иң югары ноктасына җиткән шаукым 1637 елның февралендә тына, ә ел ахырында инде суганчаларның бәясе йөз тапкыр төшә. Йортын-җирен, терлеген сатып лалә суганчалары алган голландлы­ның ул вакыттагы хәлен күз алдыгызга китерегез.

 

Соңгы тапкыр 2008 елда моңа охшаш хәл капиталистик икътисадта тагын күзә­телде. Финанс куыгына тыккан бөтен байлыгын берничә көндә югалткан миллиардерлар поезд астына ташланды ул чакта. Кудрин һәм Кристин Лагард белдерүләре җил сәү­дәсенең озакламый дөнья икътисадын яңадан әйләндереп каплаячагы турында сөйли.


Рәшит ФӘТРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 253 | 21.12.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»