поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 16 Май
  • Фәнил Гыйләҗев - шагыйрь
  • Рөстәм Гайзуллин - актер
  • Ләйлә Ялалова - журналист
  • Роза Мулланурова - язучы
  • Дамир Сәмерханов - режиссер
  • Дамирә Кузаева (1948-1993) - актриса
  • Дамир Хәлилов - smm-белгеч
  • Оскар Юнысов - музыкант
  • Илһам Исмәгыйлев - хәйрияче
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
19.12.2011 Җәмгыять

Аракы сата әбиләр

Төнлә аракы сатуны тыю сәбәпле, исерек баштан кылынган җинаятьләр саны шактый кимеде, дип мактана полиция. Ул арада тәүлек буе эшли торган күп кенә кибетләр эш режимын үзгәртте. Ә алар вазифасын таксистлар һәм карчык-корчык алды. Төнге уннан соң алар халыкка арттырылган бәядән хәмер сатып ята.

Исегездә булса, Татарстанда кичке уннан иртәнге унга чаклы куәтле исерткеч эчемлекләрне сату узган елның декабрендә тыелды. Ә быелның октябрендә төнге сату өчен тыелганнар исемлегенә җиңелчә алкогольле эчемлекләр, шампан шәрабы һәм коктейльләр кертелде. Хәзер төнлә кибетләрдә сыра гына алырга мөмкин.

 

Тик киләсе елның 1 июленнән сыра да җиңелчә алкогольле эчемлек дип саналачак һәм тыелачак, - дип кисәтә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең контроль-инспекция бүлеге башлыгы Татьяна Хәбибуллина. - Этил спирты микъдары 5 проценттан кимрәк булган сортларыннан кала. Ә 2013 елның 1 гыйнварыннан соң хәтта мондый сыраны да төннәрен сатарга ярамаячак. Тик куәтле алкоголь белән булган кебек, бу яңалык барлар һәм рестораннарга кагылмый.

 

Берәүгә дә сер түгел: тәүлек буе эшли торган азык-төлек кибетләренең төнге табышы - нигездә, алкоголь сатудан кергән акчалар. Дөрес, элек шулай иде. Хәзер мондый кибетләргә 24 сәгать буе эшләү отышлы түгел.

 

- Төнге керем - адәм көлкесе, шул ук вакытта сатучыга хезмәт хакы, электр өчен түләргә акча кирәк. Шунлыктан кибетнең эш вакытын үзгәрттем, - дип сөйли Балык Бистәсе районы эшмәкәре Булат Кәримов. - Сыра сату да тыелгач, урам лареклары ябылачак. Димәк, тиздән Ауропадагы шикелле яшәячәкбез. Анда төннәрен берни сатып алып булмый.

 

Республикада төнлә аракы сатуны тыю инде бер ел гамәлдә булуга карамастан, халык әле яңа кагыйдәләр буенча яшәргә күнекмәгән ахры. Аракыны да күпләп алып куя белми. Әллә алып куйса да, җитмиме? Шул сәбәпле төннәрен Казанның кайбер кибетләре янында итәк астыннан хәмер сатып утыручы карчык-корчык пәйда була башлады. Әбиләрнең ассортименты зур түгел: нигездә, арзан маркалы аракы, пенсионерлар аны кибеттәгедән 50-150 сумга кыйммәтрәккә сата.

 

- Пенсиям аз, ә яшәргә кирәк бит, - дип зарланды миңа Яңа Савин районында очраткан “эшмәкәр” әбиләрнең берсе.

 

Әбиең полициядән курыкмый, чөнки хәмерне даими клиентларына, яки, аның фикеренчә, ышаныч уята торган кешеләргә генә сата. “Эшкә” карчык атнасына дүрт тапкыр - пәнҗешәмбе-якшәмбе көннәрендә чыга.

 

Аракыны таксистлардан да сатып алырга була. Дөрес, рәсми такси телефоны аша шалтыратып, аракы сорасагыз, сезгә аны китереп бирүче булмас. Төнге “сәүдәгәр”не үзеңә эзләргә кирәк. Хәбәрчебез кулына кадерле номер язылган визитка шундый бер төнге таксисттан килеп керде. Анысы да юлда барганда сөйләшеп киткән җирдән генә. Таксист сүзләренчә, төннәрен хәмер китерүче фирма төрле зәвыкны канәгатьләндерергә әзер: телисеңме - шәраб, телисеңме - виски. Шул ук вакытта өстәмә хакы 400 сумнан да ким түгел: 200 сумы китергән өчен, 200е - риск бәясе.

 

Закон нигезендә, төннәрен аракы сатучы әбиләргә дә, ялган таксистларга да 1,5-2 мең сум күләмендә штраф яный. Әмма кеше берничә тапкыр тоткарланса, аңа законсыз эшкуарлык турындагы маддәне дә билгеләргә мөмкиннәр. Ә аның өчен инде бөтенләй башка җаваплылык каралган.

 

Хәер, ТР буенча ЭЭМда итәк астыннан аракы сатып ятучылар гомуми уңай статистикага йогынты ясый алмый, дип белдерәләр. Әгәр узган елның 10 аенда исерек хәлдә 6405 җинаять кылынса, быелның 10 аенда - 4652. Аермасы зур бит!

 

- Әлбәттә, төнлә аракы сатуны тыю бу төрдәге җинаятьчелекнең кимүендә бердәнбер сәбәп түгел, - ди ТР ЭЭМның пропаганда бүлеге хезмәткәре Алексей Пашин. - Тик бу чара хәлне яхшыртуга саллы өлешен кертте...


Олег ПЛАТОНОВ
Интертат.ру
№ | 19.12.2011
Интертат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»