поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
19.12.2011 Җәмгыять

Кара елан баласы

– Карганса карганыр, ә мин менә аны каргамыйм, – диде бит очлары ярсудан кызарган Әкълимә. – Имеш, мин начар, мәгънәсез, тәрбиясез. Булсын, шулай да булсын. Аның малае хәзер миннән китми инде – әзер гаиләдән кайсы дурагы китсен. Хәзер менә мин бөеремә басып, кәперәеп, дөньяның арт ягына тибеп яшим.

Хатынның күңел касәсе менә түгеләм, менә түгеләм дип кенә тора иде бугай – соңгы тамчы аны ярларыннан чәчрәтеп тә җибәрде.

 

– Мин Маратка кияүгә чыкканда каенаналар баракта яшиләр иде, – дип башлады Әкълимә тормыш йомгагының очына әйләнеп кайтып. – Мин дә килен булып шунда төштем. Бөтен гаилә кебек яшәп киттек инде – җитмәүчелек, аңлашылмаучанлык. Мине бүген кем генә кабахәт дисә дә, мин яшьлек акылым белән дә ызбадагыны урамга чыгарып түгә торган хатын түгел идем. Каенанамның «моны пешерә белмисең, уңмаган-булмаган»нарын күп ишеттем, әмма бервакытта да малай белән ана арасына чөй кагарга тырышмадым. Аннан каенаналарга фатир бирделәр, без тулай торактан бер бүлмә алып башка чыктык. Бу вакытта инде мин биш айлык корсак белән идем.

 

– Бер түбә астында алай бик озак яшәмәгәнсез икән.

 

– Бер түбәме, аерыммы – кысылам дигән кешегә җай һәрвакыт чыгып тора. Минем каенана белән дә шулай булды – кияүдәге кызы белән чыштын-пыштын һаман мине чәйнәделәр. Бала тудыру йортында инфекция эләктереп, бер ае да тулмаган улым белән хастаханәгә кереп яткач, күрсәтә башлады инде. Марат төнге сменада эшли, миңа бала ашатыр өчен яхшылап ашарга кирәк – ник бер тапкыр ялгышып булса да миңа кайнар ризык китерсен. Бер тапкыр баланы да күрмәгән бит инде! Улым Динар белән бер айлап яткач, өйгә чыктык. Шунда каенана бер чепчик күтәреп килгән иде: «Абау, бер дә рәте күренми бу баланың, мантырмы икән?» – димәсенме! Әй, дурак бит инде – шакшы пумала белән генә куып чыгар үзен өйдән! Шул көнне температурам күтәрелде, күкрәкләрем шеште, әмма алай да Ходайдан рәнҗемәскә көч сорадым.

 

– Бала алдырып киткәндер ич?

 

– Аллага шөкер инде, күзгә күренеп түгәрәкләнә башладык. Әмма авыру, чир-чорга бик сизгер булды Динар – чирләшкәрәк үсте. Каенанамны сөйлим әле – кызының кызы үсеп килә иде, безнеке малай булгач, китте чагыштыру. Берчак шулай күрше хатынына әйткәнен хәтерлим: «Бу да балам баласы – балдан татлы анасы, бу да балам баласы – кара елан анасы», – дип хихылдый. Мин гел эчемә җыйдым, имеш, ничек ирнең әнисенә каршы әйтим. Шул ук дураклык – беренче мыскыл итүендә үк урынына утыртырга кирәк аны. Нәрсә, кашка тәкәсеме әллә алар? Малайларына кияүгә чыккач, гомер буе аларның телләреннән коелган шакшыны җыярга тиешме әллә без?

 

– Ирегез ике якка өзгәләндеме?

 

– Ник өзгәләнсен? Белмимени ул анасының үз-үзен тотышын. Әллә ничә кат үзе шаһит булды, әни, җитәр сиңа, дия иде. Ул вакытта минем әле «телсез вакытлар». Динар балалар бакчасына киткәч, бераз күз ачылды инде. Бер Казанда яшәп оныгының нинди бакчага йөрүен дә белмәде ул, бер тапкыр бакчадан да алганы булмады. Аңа бала калдырып каядыр бару да планда каралмаган иде. Кызының балаларын кочаклап утырды – кара елан балалары белән ник мәш килсен ул.

 

– Димәк, тагын берне алып кайттыгыз?

 

– Кызымны табарга бала тудыру йортына кереп яткач, Динарны кая калдырырга белми аптырадык – мин бит ятим бала, детдомда үстем. Марат әнисенә сүз катып караган иде: «Үрчемәскә иде», – дигән. Күрше әбисенә калдырдык.

 

– Каенатагыз исән идеме соң?

 

– Юк, ул фатир алгач, ике ел яшәдеме икән – йөрәк өянәгеннән үлеп китте, мәрхүм. Ул исән булса, аның бусы да, бәлки, бу кадәр азынмас иде. Кыланмышының чик-чамасы калмый башлады – әби-патшамыни! Улым ерагаер, балалар чит итә башлар, дип тә уйламады. Ә Марат балаларыбыз исәя башлау белән, үзеннән-үзе гаиләгә беректе. Аннан өч бүлмәле фатир алдык, мин дә, Марат та яхшы гына акча алып эшли башладык.

 

– Кеше ярдәменә мохтаҗ булмагансыз алайса?

 

– Әй, бәгырькәем, каенаналар бит алар килен аларга гомер буе мохтаҗ булыр, баш иеп яшәр дип уйлый. Аларга ялындырту ошый, шуннан тәм табалар. Бала үстергәндә, әллә нигә бер бала калдырып торганда гына мохтаҗ без аларга – аннан вәссәлам! Минеке әнә балалар авырган вакытта да утырмады, туйдыр, мәҗлестер ише нәрсәләргә дә бала алып калмады – үзем өчен яшим, диде. Ул вакытларда бә-әк кыен иде, хәзер исә Аллага шөкер итәм. Ярый әле, үзебез ерып чыкканбыз дим.

 

– Балаларыгыз кем булды?

 

– Нәсимә финансчы булырга университетта укып йөри, Динар зур бер компаниядә баш икътисадчы. Акчаны көрәп ала дисәң дә була – өйләнергә йөри.

 

– Алар әбиләре белән аралашмыймы?

 

– Исәнме, сау бул. Балалар исәйгәч, каенана үзе безгә килеп йөри башлады, әмма ул вакытта балалар күңеленә үтеп кереп булмый иде инде.

 

– Хәзер ачуланышмыйсыздыр бит инде?

 

– Мин аны берара бөтенләй өемә китертми башлаган идем. Нишләп йөри ул миндә – гомер бакый минем өстемә шакшы койды, фатир алып биргәне юк әле, монда командовать итеп йөрергә, дигән идем. Аннан кул селтәдем – оялмыйча килә ала икән, килсен. Әмма миннән ярдәм сорамасын да, игелек көтмәсен.

 

– Бу сезнең рәнҗүегезме, әллә тормыш нәтиҗәсеме?

 

– Икесе дә, җанашым. Үзәгемә үтмәгән булса, мин дә алай эшләмәс идем. Әнә, хастаханәдә ята – бөтен туганнарга мине кабахәт дип карганып ята. Ята инде, ята – минем дә алай итеп ятканым бер генә булмады. Эчкән коеңа төкергәч, нигә суы тәмсез икән дип баш ватасы юк. Һәркем үзенчә һәм үзе өчен яшәргә тиеш – монысы кадерле каенанам мәктәбе. Мин дә хәзер үземчә яшим. Шул гына.


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»