поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
21.09.2008 Сәясәт

РАФАИЛ ХӘКИМОВ ҺӘМ ӘХМӘТ МАЗҺАРОВ КАРАШЛАРЫ

Көньяк Осетия һәм Абхазия Республикаларының бәйсезлек игълан итүе һәм аларны Россиянең тануы көн кадагындагы сәяси вакыйга булып кала. Сез бу вәзгыятьне ничек бәялисез? – дип без ТР Президентының сәяси мәсьәләләр буенча элеккеге киңәшчесе, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәкимовка һәм Татарстан Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазһаровка мөрәҗәгать иттек.

  

 

Рафаил Хәкимов:

 

– Көньяк Осетия белән Абхазиянең статусы мәсьәләсе озак еллар чишелми килде. Аны ничек тә чишәргә кирәк иде. Халыкара оешмалар да, бу булды, теге булды, дип ничектер читтәнрәк карап торды. Алай булмый ул. 90 меңлеме, азракмы, барыбер аерым бер халык. Аларның дәүләтчелек мәсьәләсен хәл итәргә кирәк.

 

Миңа калса, Россия дә бу мәсьәләне әллә кайчан чишәргә тиеш иде. Сугышсыз, тыныч кына хәл итәргә мөмкин иде бит. Үз вакытында Шеварднадзе сугышып карады да, бәлкем федерация оештырырга кирәктер, дип тәкъдим итте. Яхшы фикер иде бу. Тик ул тормышка ашмады. Грузиядә күп кенә сәясәтчеләр федерализмга каршы булды. Федерация оештырган булсалар, бу четерекле мәсьәләне матур гына чишкән булырлар иде. 

 

Дөрес, Россиянең бу республикаларны тануы күпмедер күләмдә илебезне изоляциягә китерә башлады. Ансат мәсьәлә түгел бу. Дипломатия дип атала мондый эшләр. Әнә Словенияне тиз таныдылар. Тыныч кына, әкрен генә үз дигәненә иреште ул. Хорватия мөстәкыйльлекне авыррак алды. Босниядә исә сугышсыз гына хәл итә алмадылар. Мине борчыган нәрсә тану-танымау гына түгел. Әнә Төньяк Кипр Төрек Жөмһүрияте үзенчә яшәп ята. Ничек яшисең бит, киләчәгеңне ничегрәк күзаллыйсың?! Акча табарга кирәк. Әлеге дә баягы Цхинвалида аэропорт та юк. Ничек инде аэропортсыз яшисең?! Без Татарстанда нинди аэропорт салыйк икән, булганын ничек киңәйтик, яхшыртыйк, дип уйланабыз. Анда гомумән юк. Таулы Алтай Республикасында да шундый ук хәл. Як-40 та килеп төшә алмый. Үзләре, уртак проектлар хакында сөйләшик, диләр. Югыйсә, аэропорт салудан башларга кирәк бит. Аэропорт кору өчен 10 миллион сум акча кирәк, диләр. Доллармы, дип сорыйм. 10 миллион хакында сүз бара икән.

 

Халкыңның киләчәге турында уйларга кирәк. Фәкать Россия бюджетына гына исәп тоталармы, әллә үзләре мөстәкыйль яшәргә җыеналармы? Четерекле мәсьәлә бу. Ярый, бүген ашарларына бардыр. Әмма гуманитар ярдәм бүген бар, иртәгә булмаска мөмкин. Сугыш беткәч, тынычлык урнашкач, оныталар. Иминлек турында, киләчәктә ничек яшәрбез, дип уйларга кирәк иң элек.

 

Әхмәт Мазһаров:

 

– Килеп чыккан вәзгыять нәтиҗәсендә Көнбатыш белән каршылык көчәер дип уйлыйм мин. Ләкин ярты елдан бу конфликт бетәчәк. Чөнки бүген бер илнең дә бик озак капма-каршы тору мөмкинлеге юк. Россия – Европага, Европа Россиягә кирәк.

 

Җир шары бик кечкенә. Озаклап сугышырга вакыт та, байлык та, көч тә калмады. Бөтенесе бер-берсенә бик нык бәйле. Хәзерге вакытта 2 миллиард кешенең ашарына җитми. Безнең илдәге барча халык та бай яшәми, халыкның 50 проценты фәкыйрь. Бездә генә түгел, бар илләрдә дә шундый хәл. Һәр дәүләт үз халкын кайгыртырга тиеш. Шуңа күрә сәясәтчеләрнең акылы җитәр дип уйлыйм. Ызгышмыйча бергә яшәү, сөйләшү, килешү зарур. Шул ук вакытта бер халыкны да икенче халыктан җәберләттерергә юл куймаска кирәк.


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 200 | 20.09.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»