поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
12.12.2011 Икътисад

Пенсияне... мирас итеп

Дәүләт Думасының бишенче чакырылышы депутатлары соңгы эш көнендә булачак пенсионерлар өчен әйбәт кенә закон кабул итеп калдырды.

Әлеге “Пенсия тупланмасы средстволарын түләүне фи­нанслау тәртибе турында” дип аталучы яңа закон ни­гезендә, пенсиянең тупланма өлешендә җыйналган акчаны лаеклы ялга чыгучы шунда ук файдалана яки ун ел дәва­мында куллана ала, шулай ук аны балаларыңа, иреңә (ха­ты­ныңа) мирас итеп тә калдырып була.

 

Әлбәттә, әлеге канун 2002 елда кабул ителгән пенсия законнары кысаларында яшәүчеләргә, ягъни 1967 елда һәм аннан соң туган кешеләргә генә кагыла. Чөнки пенсияне өч өлешкә – база, иминият, тупланма өлешләргә бүлү 2002 елда гына га­мәлгә керде. Дө­рес, 2011 елдан башлап аның база һәм иминият өлешләрен берләштереп, база өлеше дип кенә атый башладылар.

 

Бу яңалыкны да соңгы вакытта әзерләнүче яңа пенсия реформасының башлануы дип атарга кирәктер. Россия Сәла­мәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы белән Россия Пенсия фонды ун ел элек кенә эшли башлаган һәм шактый аңлаешсыз булган пенсия законын үзгәртүгә башы-аягы белән каршы тора торуын. Алар өчен аның аң­лаешсыз булуы да, пенсия санау һәм билгеләү өчен кулланыла торган күп кенә сан һәм формулаларның һавадан алып куелуы да файдалырак иде. Мәсәлән, “лаеклы ялга чыккач яшәү еллары” (срок дожития) дип аталучы билгеләмәне генә алыйк. Реформаторлар аны 19 ел дип билгеләгән иде. Эшләүчеләр ай саен бөртекләп җыеп барган тупланма өлешне әнә шул унтугыз елга, ягъни 228 айга бүләргә тиеш булдылар. Санап карагач, ул уртача алганда айлык пенсиягә 170-400 сум өстәмә тәшкил итәргә тиеш иде. Котырынып үсүче бәяләр бе­лән чагыштырганда, ул өстәмә булды ни дә, булмады ни, шулай бит?

 

Әлеге законны кабул итү инициаторлары – Дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары җитәкчеләре һәм белгечләре аны тормышка ашыру юлларын да тәфсилләп эшләгән. Әгәр еллык тупланма өлеш пенсиянең гомуми күләменнән 5 процентка ким икән, аны берьюлы алып булачак. Тупланма өлеш бу чикне узса, өстәмә пенсия 10 ел буена түләнеп барыла. Шулай ук кешегә үз тупланмасын, аз-азлап, 19 ел буена алып бару мөмкинлеге дә калдырылган.

 

Законны эшләүчеләр әйтү­енчә, бу төр практика халыкка үз акчасын теләгәнчә тотарга мөмкинлек бирәчәк. Юкса безнең илдә ир-атларның бер өле­ше пенсия яшенә дә җитә алмыйча вафат булса, икен­челә­ре ялга чыгуга авырый башлый. Тупланма өлешне нәкъ шул вакытта – сә­ламәтлекне ныгыту өчен дә алырга була бит. Экспертлар, болай булганда, ха­лыкның Пенсия фонды гамәлгә керт­кән тупланма өлешне арттыру – софинансирование – программасында күпләп катнашу мөмкинлеген дә фаразлый.

 

Яңа законда тупланма өлешне якыннарыңа мирас итеп калдыру да каралган. Дөрес, ул софинансирование программасында катнашучыларга һәм ана капиталын пенсиянең тупланма өле­шенә кү­че­рүчеләргә генә кагыла. Ана капиталына килгәндә, ул мирастан хатын-кызның ире яки балалары гына файдалана алачак. Законның бу өлешендә тагын бер яңалык бар. Моңарчы тупланма өлешне мирас итеп кеше пенсиягә чыкканчы үлеп китсә генә калдырып була иде. Әгәр пенсионер пенсиясен бер генә ай алып калган булса да, аның калган акчасы дәүләт файдасына калды. Хә­зер алай түгел, килешү тө­зелгән булса, тупланма өлеш мирас булып туганнары файдасына теләсә кайсы оч­ракта да кала.

 

Законда язылганча, ми­раска калдырылучы тупланма өлеш турында Пенсия фонды белән килешүне озакка сузмыйча төзергә кирәк, калган эшкә кар яумасын. Пенсия фонды белгечләре әйтүен­чә, мондый килешүне бүген үк 6 миллион россияле төзи ала икән инде.


Люция ФАРШАТОВА
Ватаным Татарстан
№ 246 | 10.12.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»