|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.12.2011 Мәдәният
Затлы җырчыга – затлы сәхнә!22 декабрьдә Рәшит Ваһапов исемендәге VII Халыкара татар җыры фестиваленең йомгаклау тантанасы була. Программада – фестивальнең гран-при иясе, Татарстанның Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Филүс Каһиров концерты. Концертта шулай ук яшь җырчылар – Ваһапов фестивале лауреатлары Айгөл Хәйри (Казан), Ришат Төхфәтуллин (Уфа), баянчы Ринат Вәлиев, “Мирас” ансамбле һ.б. катнаша. Бәйрәмнең махсус кунагы – Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы, профессор Зилә Сөнгатуллина. Концерт М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында үткәрелә. Башлана 19.00 сәг. Билетлар – театр кыссасында, Бауман урамындагы кассада һәм “Кассир.ру” кассаларында. Белешмәләр өчен: 296-06-27.
--- |
Иң күп укылган
|