поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
09.12.2011 Мәгариф

Бакчага барасым килми!

Соңгы вакытта авыл җирендә ни бакча юк, ни акча юк дигән зарларны еш ишетергә туры килә. Дөрес, безнең авылда балалар бакчасы да бар, әти-әниләрнең акчалары да бар иде. Шулай да бакчага йөрмәдем. Дөресен генә әйткәндә, йөртмәделәр дә. Барасым да килмәде. Мондый проблема хакында ишетү авыл урамнарында уйнап үскән, төрле маҗараларга юлыгып йөргән малай өчен сәеррәк тә. Ирексездән әби-бабайлары кайда икән дип уйлап куясың.

Кечкенә чагымны гел дәү әти белән дәү әни янында үткәрдем дисәм дә ялгыш булмас. Җәй буе шәһәрдән кайткан күрше малайлары белән уйный идек. Башка вакытта авыл малайлары белән маҗаралар эзләп йөрдек. Берьюлы дәү әтием белән дәү әнием Казанга дәваланырга киткәч, бакчага йөртеп карадылар. Барасым килмичә барып, елап кайта идем. Балалар белән уйнау да ошый. Тәрбиячеләр дә эшсез тотмый. Иң ошамаганы – йоклатулары. Төштән соң йокларга ятасың да караңгы төшкәч кенә уянасың. Көнне күреп тә булмый – үтә дә китә...

Әйтер сүзем аз гына башка нәрсә хакында. Гомумән караганда, балага тәрбияне кем бирә? Табигатьтә ана бирә. Тавык үз чебешләрен үзләре әтәч-тавык булып җиткәнче яныннан калдырмый, бия янында тае гел тагылып йөри, сыер, бозавыннан аергач, ничек итеп берничә көн мөгрәп йөри, ана каз бәбкәләренә якын да китерми... Бик күп мисаллар китерергә булыр иде. Хайваннар балалары җитлеккәнче үзләреннән калдырмый гына түгел, аларны бәйсез тормышка да әзерли. Әнә бозау, тешләре булмаса да, сыер янында чемченә, тавык чебешләренә җирдән азык эзләгән булып тырманып маташа...

 

Хәзер уйлап карыйк. Без нишлибез? Гадәттә әни кеше баласын яшь ярым-ике яшькә кадәр тәрбияли-ашата да, аннары балалар бакчасына калдырып, эшкә чыгып китә. Ә бит кешенең җитлегү чоры хайваннарныкыннан күпкә зуррак. Шулай ук ул ашау-йоклау ише инстинктлар белән генә яши алмый, аңа әле лаеклы тәрбия бирәсе бар. Өлкәннәрне хөрмәт итәргә, кеше янында үзеңне тәрбияле тотарга, кеше әйберенә кагылмаска һәм тагын би-и-ик күп нәрсәгә өйрәнергә тиеш. Юк, бакчадагы тәрбиячеләр начар дип әйтмим. Алар үз эшләрен җиренә җиткереп эшләсәләр, күпме генә тырышсалар да, бала өчен әни була алмыйлар инде. Егерме-утыз бала арасыннан бер бала алар өчен бердәнбер түгел. Кич белән эштән арып кайткан әни кай арада тәрбияне биреп бетерә алсын икән!

 

Бакчага бирүнең тагын бер зыянлы ягы бар, ди психологлар. Кечкенә балалар әти-әниләренә азрак бәйле. Шуңа алар гаиләле булу хисен һәм ата-аналары белән бәйләнешне бик тиз югалта. Бу баланың формалашуында тискәре йогынты ясарга мөмкин икән.

 

Авыл җире бу көнгә кадәр бала тәрбияләү өчен иң уңайлы урыннарның берсе иде. Кайбер авылларда балалар бакчасына кытлык икәнен белгәч шаккаттым. Димәк, анда йә каенана белән килен дуслаша алмый, йә әбиләр оныкларын карарга теләми... Беренчесендә ир кеше яңа йорт салып башка чыга. Балаларны тәрбияләргә ярдәмче дә калмый. Әни эшкә китмичә булдыра алмый. Ә бала тәрбияләргә кеше юк. Баланы ирексездән балалар бакчасына бирергә мәҗбүр булалар.

 

Ә камиллек үрнәге менә болай булыр иде, минемчә. Гаиләдә әти кеше үрнәк – эчми, тартмый, акча табарга тырыша, балаларына да вакыт таба. Әни кеше, бала тугач, гомумән, гел бала карап кына утыра, аны юындыра, киендерә, төрле әкиятләр, гыйбрәтле хикәяләр сөйли, әдәп-әхлак тәрбиясе бирә. Баласының үсешен даими күзәтеп тора, аның ничек акча табыйм дип кайгыртасы юк. Иренең хезмәт хакы җитә, үзенә артык нәрсә кирәкми.

 

Мондый хыяллар бүгенге көндә чынга ашмаслык кебек тоелса да, киләчәккә өмет белән карыйк. Дөрес, безгә әле мөмкин булганның барысын да эшлиләр диеп булмаса да, икенче балага өч йөз алтмыш биш мең сум акча түләгәнгә беркемнең дә зарланганы юк. Шөкер дә итик, балаларыбызны да үзебез тәрбияләргә тырышыйк.


Рифат СӘЛАХ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»