поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 18 Май
  • Энҗе Мөэминова (1924–2009) - балалар язучысы
  • Фаил Шәфигуллин (1939-1982) - шагыйрь
  • Хәким Гыйләҗев - журналист
  • Алинә Заһитова - фигуралы шуучы
  • Артем Здунов - дәүләт эшлеклесе
  • Камилә Гафурҗанова - рапирачы
  • Ольга Павлова - дәүләт эшлеклесе
  • Динар Хөснетдинов - актер
  • Зилә Яз - журналист
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
19.09.2008 Ир белән хатын

КЫЕК АТМА, ТУРЫ ТИДЕРЕРСЕҢ!

Беркөн шулай эшкә барам. Автобуста уйга калып, бер ноктага төбәлеп утыра идем, кесә телефоным кымшанып куйды. Карасам, sms-хат килгән. Номеры таныш түгел. "Чулпан, йокыга китәсең бит инде", – дип язылган. Як-ягыма борылып карыйм, таныш кешеләр күренми кебек. Шул номерны җыеп карыйм, абонентны алу мөмкин түгел, дип җавап бирә хатын-кыз тавышы. Эшкә баргач, sms җибәргән кеше үзе шалтыратты.

– Мин – Руслан, оныттыңмы әллә? – ди бер ир тавышы. – Мәскәүгә минем машинама утырып бардың бит, номерыңны да шулвакыт биргән идең.

 

Бөтенләй аптырадым. Беренчедән, соңгы өч елда минем ул шәһәргә бөтенләй барганым юк, чөнки бала белән декрет ялында утырдым. Икенчедән, кемгә дә булса телефон номерымны биргән булсам, мин бу хакта, һичшиксез, онытмаган булыр идем. Ә Руслан дигән кеше һаман үзенекен тукый. Исемеңне Чулпан дип әйттең һәм шушы номерны бирдең, ди. Мин әйтәм, башка Чулпан булгандыр ул, бәлки, телефон номеры да минекенә охшаштыр. Ике арада барган аңлашу процессы бик озакка сузылды. Әллә, мин әйтәм, берәр танышым шаярта микән? Ирем тугрылыкта тикшереп карарга ниятләп, берәр дустына номерымны бирдеме икән әллә, дип тә уйлап бетердем.

 

– Руслан, мин сезне белмим, номерымны да бирмәдем, зин­һар өчен бүтән шалтыратмагыз, smsлар да язмагыз. Минем ирем, балам бар, – дип кырт кистем, аптырагач.

 

 – Мин дә бит өйләнгән, ну и что? – ди бу исе китми генә. – Ә син иреңә тугрылык саклыйсыңмы? Машинамда барганда бер дә андыйга охшамаган идең...

 

– Кабатлап әйтәм, мин сезнең белән беркая да бармадым, – дим ачуым чыгып, ә үземнең әлеге вакыйганың ахырын беләсем килә. Шулай да, болай дәвам итеп булмас, нокта куярга кирәк, дидем дә трубканы куйдым. Әмма әңгәмәдәшем үҗәт булып чыкты, тагын шалтырата. Хәзер инде Руслан башкача "сукалый" башлады. Аның сүзләреннән мине очрашуга чакыруы, монда бернинди дә әшәкелек юк дип аңлатырга тырышуы ачык сизелә иде.

 

– Алай хатының өстеннән йөрерлек булгач, ник өйләндең соң син? – дип сорыйм аннан. Ә ул исә:

 

– Хатын үзенә, сөяркә үзенә кирәк, – дип җавап кайтарды.

 

– Ничек инде ул алай? Әгәр синең хатының да шулай фикер йөртсә, ул да шулай дип уйласа, сиңа бер дә ошамас бит, – дим.

 

– Минем хатын андый түгел, ул миңа эт кебек тугры. Кайчан гына шалтыратып сорасам да, ул үз урынында, – ди Руслан.

 

Сөйләшә торгач, бу ирнең һәрдаим командировкаларга йөреп торуы ачыкланды. Еш кына хатын-кызлар белән таныша икән. Соңыннан алар белән мөнәсәбәтләрен өзми, кирәк чакта кунакка кереп чыгам, ди. Бу сөйләшү күпмегә кадәр дәвам иткән булыр иде, белмим, әмма икебезнең дә тумышыбыз белән бер районнан икәнлегебезне ишетү минем алда торган мәсьәләне беркадәр җиңеләйтеп җибәрде. Районда вакытта сөйләшеп йөргән дусларымның исемнәре кылт итеп исемә төшә башлады. Хәзер инде миңа ничек тә булса бу әңгәмәне өзмичә йомгакның очына чыгарга кирәк иде.

 

Районда мин бары тик бер генә Русланны беләм. Ул – кайчандыр бер группада укыган иптәш кызымның ире. Алар өйләнештеләр дә Казанда яши башладылар.

 

– Мин сине беләм булып чыкты бит әле, – дим.

 

– Ничек? – ди Руслан, аптырап.

 

– Үзең без бит танышлар дип ярты сәгатьтән бирле башымны бутыйсың, ә хәзер шулай булуы раслангач, ничек, дип аптырыйсың, – дим. – Бик беләсең килсә, сезнең әле безгә килеп, бер төн кунып та киткәнегез бар...

 

Сизеп торам, элемтәнең аргы очындагы бәндә ике кулы белән башын тотмакчы була, әмма сер бирмәскә тырыша.

 

– Синең хатыныңның исеме Рамиләме? – дим аның саен үҗәтләнеп.

 

– Ыхы...

 

Хәзер инде Руслан аптырашта иде. Минем белән ник сөйләшкәненә үкенә бугай. Баштарак калын, көр булып тоелган тавышы да нечкәрде моның, фәлсәфәсе дә үзгәрде. Каян белгәнеңне әйт инде дип ялына сыман тоелды ул миңа. Хәер, озак җәфаламадым тегене, әйттем дә бирдем дөресен.

 

– Бик беләсең килсә, мин сезнең туегызда кәләшнең шаһиты идем, – дидем.

 

Шуннан инде Руслан да минем кем икәнлегемне аңлады. Аңлады да: "Их, бөтен эч серемне сөйләп бетердем бит инде мин сиңа, хатын белсә, нәрсә була инде хәзер? – дип уфтанып куйды. – Шулай да бу хәлне сөйләмә инде син аңа, яме..."

 

Ихтыярың, кемгәдер нәрсәдер сөйләп, кеше тормышын бозар хәлем юк. Әмма тормыш шулкадәр үзенчәлекле, кайчак кыек атып шулай туры эләктерергә мөмкин икән. Сак булыгыз, ирләр, сабак бу сезгә!

 


Чулпан ХӘЙРУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ 198-199 | 19.09.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»