|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.12.2011 Мәгариф
Мәктәп укытучысының бай коллегасыннан кай җире ким?Бердәм дәүләт имтиханы гамәлгә кертелгәч тә, укытучылар күләгәсендә репетиторлар эшли башлады. Мәгариф өлкәсендә төптән булган үзгәрешләр шундый яңа һөнәр төрен китереп чыгарды. Россия тарихында элек тә булган репетиторлар. Инкыйлабка кадәр кадет корпусларында яки ябык уку йортларында өй эшләрен башкарырга булышкан укытучыларны репетитор дип йөрткәннәр (“repeat” - инглизчә “кабатлау” дигән сүздән). Бүгенге көндә исә әлеге сүзне ишеткәч, күз алдына “бик бай укытучы” килеп баса.
Мондый укытучыларны чагыштырмача бай дип бәяләү дөреслеккә хилафлык китерми. Өйдә белем бирүче укытучыдан бер сәгать дәрес алу 250-600 сумга төшә. Дөрес, бу төр укытучыларның эш вакыты сәгатьләп түгел, ә минутлап билгеләнгән. Көненә 60 минут, 90 яки 120 минут дәвамында белгечләр балаңны БДИны ничек тапшырыга өйрәтә.
Адым саен “укытырга телиләр”
Хәзер репетитор эзләп ерак барасы юк. Тукталыш, игълан такталары, җәмәгать транспортында ябыштырылган кәгазьләр бик тиз арада мәктәптәге укытучыңа “яхшы алмаш” табарга ярдәм итә.
Интернет челтәрендә дә түләүле хезмәт күрсәтүчеләрнең рекламасы буа буарлык. Махсус сайтларда фотолары, эш урыны, фән дәрәҗәсе һәм башка шундый мәгълүматлар китерелгән. “Без – 60 тан артык укытучы – шәхси репетиторларны берләштерүче һөнәри берлек. Бу сайтта, мөгаллимнәрнең анкеталары белән танышып, үзегезгә туры килгәнен сайлый аласыз. Шулай ук үзебез дә сезгә туры килгән укытучыны тәкъдим итә алабыз. Бу төр хезмәт – бушлай. Сезгә бары тик укытучы дәресләрен генә түләргә туры киләчәк”, – дип каршы ала махсус компаниянең 2010 елда Казанда эшли башлаган сайты.
Укытучының дәрәҗәсенә карап, исәп-хисап күләме та төрлечә күрсәтелгән. 30 ел укытучылык стажы булган Казан Дәүләт аграр университеты мөгаллименең математик анализ буенча дәресләре өчен сәгатенә 500-600 сум “кыстырып” килергә кирәк. Ә КФУның физика факультетын тәмамлаган беренче курс аспирантының дәресләре 400 сум тора. Укытучының үзен өйгә чакыртсаң, якынча 50 сум акчаңны өстәп тә бирергә кирәк. Башка фәннәр буенча 250, 350 сумга репетиторлар табыла.
Авылда укытучылар гына түгел, репетиторлар да җитми
Апас районының бер авылында лаеклы ялга чыккан укытучыга да “өйдә укытырга” туры килә. Гөлнур апа көн саен диярлек 6-7 балага өйдә белем бирә. “1963 елдан бирле математика укыттым. Авылда халык бер-берсен белә. Таныш-белешләрем балаларын БДИга әзерләүне үтенгәч, 1-2 баланы укыта башлаган идем, хәзер күбесе минем янга килә. Кайберләрен кире кагарга да туры килде”, – дип сөйли тәҗрибәле укытучы. Өйдә мондый эшчәнлек белән шөгыльләнүнең яхшы табыш икәнлеген белгән килеш, Гөлнур апаның керемнәре кызык тоелды. Шәһәр бәяләре белән чагыштырганда, 100 сумлык “авыл тарифы” күпләргә көлке тыелырга мөмкин.
Узган елгы чыгарылыш укчысы Ирек БДИ тапшырганда репетиторның ярдәме тигәнен яшерми. “Авылдан 20 чакрым ераклыкта, район үзәгендә яшәгән репетиторга атнасына 3 көн “попутка” белән йөрдем. Рус теленнән сәгатенә 250, җәмгыять белеменнән 300 сумга укыдым. Юлга да түләргә кирәк. Атнасына 1650-1700 сум тота идем инде”, – дип сөйли егет. Әнисе тәрбиясендә генә үскән авыл малае өчен мондый белем алу юлы аена 5 мең сумнан артып китә. Әле бу күрсәткечләр “авылча” исәп-хисәп тотканда. “Улым репетиторга барып, аларга аена 10 мең сум эшләтеп кайта”, – дип зарланды миңа Казанда яшәүче әниләрнең берсе.
БДИ нәтиҗәләре
“Бердәм дәүләт имтиханы – мәгариф өлкәсендә иң зур алга китеш” дип, төптән үзгәрешләр булдырып ятканда, урта белемнең дә түләүлегә калуы күзгә ташлана. Дәүләт Конституциясендә язылган белем бирү турындагы бурыч кем җилкәсенә кала? Коллегалары - репетиторлар акча “көрәп” алганда, мәктәп укытучыларның “ипи, сөтлек” хезмәт хакына эшлиселәре килерме икән? Дөрес, укытучының дәрәҗәсе күтәреләчәк, дип сөйләнәләр. Тик кайсы укытучының? Дәүләткә эшләүче мәктәп мөгаллименекеме, әллә тагын өйдә үзе өчен укыта торган укытучыныкымы?
Алёна НИЗАМОВА |
Иң күп укылган
|