поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 15 Май
  • Фәрит Йосыпов - галим
  • Гөлнара Исмаева - җырчы
  • Радик Фәизов (1931-2011) - язучы
  • Мәгъсүм Хуҗин (1930-2008) - язучы
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
03.12.2011 Җәмгыять

Сез тормышыгыздан канәгатьме?

“Ipsos Global Research” тикшерүчеләре дөньяның төрле илләрендә “сәла­мәтлек һәм иминлек индексы”н төзегән. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, тормышларыннан иң канәгать кешеләр Гарәп Әмирлекләре һәм Согуд Гарәбстанында яши. Россия, Япония һәм Италия халкы исә, киресенчә, тормыштан тәм таба алмый. Бездәгеләрне бигрәк тә бәяләр, хезмәт хакы, тирә-яктагылар белән мөнәсә­бәтләр, сәламәтлек, рухи халәт һәм экология проблемалары борчый икән. Ә сез нәрсәдән канәгать түгел?

Фәндәс САФИУЛЛИН, җәмәгать эшлеклесе:

 

– Үземнең шәхси тормышымнан, гаиләм хәленнән бик канәгать. Шулай ук халкым һәм республикам исән –моңа ничек инде сөенмисең? Әмма Россиянең бүгенге эчке һәм милли сәясәте мине нык борчый. Рус булмаган халык хәзер кысыла, аңа каршы чаралар күрелә. Илне бетерүгә юнәлтелгән сәясәттән ка­нәгать калу берничек тә мөмкин түгел. Икътисад өлкәсенә кагылышлы чаралар да ризасызлык тудыра. Бүген мине иң борчыган мәсьәләләрнең берсе – татар авылларының юкка чыгуы. Крестьяннарның җирен тартып алып, аны чит эшмәкәрләргә тапшыруны да кабул итә алмыйм. Ә инде түрәләрнең мәгариф һәм мә­дәнияткә зыян салуы корткычлыкка тиң. Нота белмәүче­ләр җыр яза, опера театры үз халкына хезмәт итәр урынга чит илләргә “шабашкага” чыгып китә. Мин боларга каршы.

 

Венера ГАНИЕВА, Россия һәм Татарстанның халык артисты:

 

– Яраткан эшем, гаиләм булганда, туган Казанымда яшә­гәндә, мин үземне бә­хетсез дип әйтә алмыйм. Дөрес, үз тормышыннан канәгать булмаучылар аз түгел. Аны яхшырту өчен кеше үзе көч куярга тиеш, бәхет үзеннән-үзе ишелеп төшми. Гаиләңне саклау һәм сөйгәнеңне хөрмәт итү – үзе бер зур хезмәт. Эшемне күрәләр һәм бәя­лиләр, шуның белән дә мин үземне бәхетле тоям. Хәзерге вакытта тәҗрибәмне яшьләр белән уртаклашам, алар янында эшләү дә зур бәхет дип уйлыйм.

 

Лилиана ИРНАЗАРОВА, җырчы:

 

– Мин үз тормышымнан бик канәгать. Эшем – җырны тамашачыга җиткерү. Алар моны күрә һәм аңлый икән, бу –зур бәхет. Дөресен әйткәндә, сәяси проблемаларга минем вакытым җитми. Бүген бар вакытымны балама һәм иремә багышлыйм.

 

Азат СӘЛИМХАНОВ, финанс группасында генераль директор ярдәмчесе:

 

– Илебездә барысы да начар дип әйтеп булмый. Халык өчен күп нәрсә эшләнә, төзе­лешләр дә байтак, шәһәрләр матурлана. Өстәвенә, хәзер ме­нә башкаладагы “бөке”ләр проблемасын ныклап чишәргә керештеләр. Элегрәк, чыннан да, Россиядән китү теләге еш уяна иде, чөнки һәрвакыт Көнбатышка кызыгып яшә­дек. Хәзер исә үзебез дә алардан бер дә калышмыйбыз. Тормышымнан бик канәгать, теләгә­немә ирештем, гаиләм, балаларым янымда. Хәзер өйдә эшләмичә генә лаеклы ялда ятар идем, тәҗрибәне уртаклашу өчен шушы сәүдә фирмасына чакырдылар. Кирәк булганда, килми калмыйм инде, менә шул да күңелгә рәхәтлек бирә.

 

Марсель ЗЫЯТДИНОВ, компьютер белгече:

 

– Дәүләт минем кебек яшь белгечләрне бәяләгән очракта, тормышымнан канәгать булыр идем. Барысы да га­лимнәрнең чит илгә китеп, шунда эшләве хакында сөйли. Китә инде, ке­шечә яшәрлек акчасын түлә­мәгәч. Менә мин Казандагы бер университетта аспирантурада укып, шул уку йорты каршындагы фәнни институтта эшли идем. Юга­рыдагыларның безгә карата мөнәсәбәтен күрдем дә, ки­тәргә булдым, чөнки ике ти­ен­гә эшлисем килми.



Ватаным Татарстан
№ 241 | 03.12.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»