|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.09.2008 Җәмгыять
УРЛАНГАН ТЕЛЕФОННАН СӨЙЛӘШМӘ - ТЫҢЛЫЙЛАР!Тиздән кәрәзле телефон караклары "эшсез" калырга мөмкин. Дәүләт Думасы депутатлары шул максатта өр-яңа закон проекты тикшерә. Аның нигезендә элемтә операторлары хокук саклаучыларга кулланучылары турында бөтен мәгълүматны бирергә тиеш булачак. Ягъни милиция "адашкан" телефоннан кемнең кайда һәм кайчан сөйләшкәне турында барысын да белеп торачак. Әлеге закон проектын Татарстан Дәүләт Советы депутатлары тәкъдим иткән. Яңалык Дума тарафыннан яклау тапкан очракта, урланган телефоннан файдалану мөмкинлеге булмаячак. Зыян күрүчегә бары тик милициягә гариза гына язарга кирәк. Җинаять эше кузгатылганнан соң, хокук сакчылары элемтә компанияләренә фәлән номерлы телефонга хезмәт күрсәтмәскә, дигән күрсәтмә бирәчәк. Каракка яки әлеге "кәрәзлене" кулдан сатып алырга өлгергән кешегә кесә җиһазының SIM-картасын алыштырып кую да ярдәм итмәячәк. Чөнки милициядә исәпкә алынган телефонны бер генә элемтә компаниясе дә кире челтәргә тоташтыра алмаячак. Шуңа күрә кулдан сатып алынган "кәрәзле" көннәрнең берендә бернигә яраксыз уенчык кына булып калмагае. Акчасы җилгә очу бер хәл, милициягә дә кат-кат чакырып йөдәтәчәкләр әле. Узган ел гына Татарстанда 17,5 мең кәрәзле телефон урлау очрагы теркәлгән. Республикада "чәчәк атарга" өлгергән җинаятьнең бу төрен түрәләр әнә шулай туктатмакчы.
Тик мондый яңалык элемтә компанияләренең күңеленә генә хуш килмәгән. Үзе турындагы бөтен мәгълүматны "ярып салырга" теләмәгән абонентларның кесә телефоныннан азрак файдалана башлау куркынычы бар. Белгечләр исә законга кертеләчәк төзәтмәләргә карата әллә ни борчылмаска киңәш иткән. Элемтә операторлары һәм махсус хезмәтләр моңа кадәр дә "кулга-кул тотынып" эшли иде, ди алар.
--- |
Иң күп укылган
|