поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
27.11.2011 Тарих

Иске зиратлар хакында

Бүгенге көндә Татарстан Республикасы җирлегендә Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорларыннан калган һәм шул сәбәпле археологик һәйкәл буларак билгеләнгән 300 дән артык зират һәм аларда сакланучы меңгә якын кабер ташы билгеле. Әлеге зиратлар һәм алардагы ташъязмаларның сакланышы бик аянычлы. Ата-бабаларыбыздан калган зиратларны саклау турында элек тә чаң суканнар. Бу язма шул турыда.

Иске зиратлар хакында

"Азат"ның1 22 номерында "Казан окружной судында мөселманнарны йәмин иттерү өчен алып куелган Коръән хакында" язылган мәкаләне укып, бик мәмнүн булдык. "Азат" һәрдаим шундаен эшләрне кайгыртып, мөселманнарның (хосусан, имамнарның) хәтеренә төшерә тора. Шул сәбәпле, без дә ташланып ята торган иске зиратлар хакында бер мәкалә язып, мөселманнарга "Азат" васитасы белән берничә аңлатмак булдык. Һәр милләт - нәсари булсын, яһүд булсын, хәтта мәҗүс таифәләре дә, ата-бабаларының зиратларын мөкаддәс санап, мөмкин кадәр тәрбияле тоталар, мондаен эшләр дине исламда хосусан мактаулы булса да, вилайәтебезнең мөселманнары иске зиратларын бик тәрбиясез, кызганыч хәлдә тоталар. Мәсәлән, Тәтеш өязенең Әтрәч каръясендә Болгар заманнарыннан калган бер иске зират бар, шунда алты йөз еллар мөкаддәм куелган (20-25 кадәр) язулы ташлар да бар. Ихатасы юк, ташларның бәгъзесе авып ята, бәгьзеләре сынгалап, берничә еллар мөкаддәм араларын сукалап, иген дә чәчкәннәр иде, шул сәбәпле бер баруыбызда бәгьзе ташларны күрер өчен иген арасыннан эзләп таптык, икенче мәртәбә баруыбызда такыр басу иде. Шул зират өстендә Әтрәч каръясенең сыер-сарык көтүе йөргәнен күрдек, бәгьзе хайваннар ташлар арасына ятканнар, бәгьзеләре ташка ышкылып торалар. Хайван йөргән сәбәпле, зират өстендә тирес тә күрелде. Шунда бер карт көтүчедән сорадык: "Ник болай хайван йөртеп, зиратны кадерсез итәсез?" - дип. "Йөртәбез шул инде, йөртмә дип әйтүче дә юк", - дип җавап бирде. Дәхи зиярәт кылырга килүчеләр хакында сораштык. "Килүчеләр була, кичә дә бер пар ат белән килеп, Коръән укып киттеләр, ләкин белеп булмый, әллә кеше, әллә фәрештәләр булды - Ходай белсен. Мин сезне дә танымыймын, миңа сез дә әллә кем", - диде. Бу ташлар элегрәк бик күп булган имеш, ләкин мөселманнарның илтифатсызлыгыннан күбесен якындагы урыслар урлап ташыган, диләр. Шуннан ерак түгел Җанбакты дигән урыс авылының кәнисә ишеге төбендә ике язулы таш бар, берсен язып та алган идек, 665 ел мөкаддәм язылган. Дәхи Каратун2 дигән урыс авылында бер язулы ташны барып карадык, ул да шул Әтрәч зиратыннан алынган булырга кирәк. Бу зират Болгар дәүләтендә булган бер зур шәһәр зираты булса кирәк, чөнки бер каръя әһеле генә бу кадәр алты йөз елларга түзәрлек зур вә яхшы ташларны куя алмас иде, дип күңелгә килә. Шул тарафтагы мөселманнарның хәбәре буенча, бу урында ике мең өйле Шоңгаты шәһәре булган, имеш. Бу шәһәрнең халкы болгарлар белән (ягьни пайтәхетләре булган Болгар шәһәренең мөселманнары белән) кыз алышып, кыз бирешеп йөргәннәр, диләр. Шунда шәһре Болгарга йөргән тугры юлларын да күрсәтәләр. Бу зиратның якынында күп болгар нәрсәләре дә табыла, хосусан "әзгәри" дип атала торган болгар тәңкәләре, элегрәк, Болгар заманында, акча урынына йөртелгән көмеш кисәкләре дә күп табылган. Бу зиратның якынындагы ике Әтрәч каръясенең мөселманнары үзләрен әүвәлдә шул Шоңгаты шәһәреннән күчеп утырганнар дип сөйлиләр. Бу ике авылның халкы мондаен нәрсәләрне мөкаддәс күреп, шул зиратны ихата кыйлып куйсалар, яки тирән чокыр гына казып әйләндерсәләр дә, бу ташлар бәлки тагы да алты йөз ел торырлар иде.

Спас өязенең Рәҗәп каръясендә Болгар заманнарыннан калган бер иске зират бар, "Ташбилге" дип йөртәләр. Өч данә язулы ташлары да бар, еллары беленмәсә дә, язу рәвешләреннән кыяс кыйлып XIV нче гасырда куелганы беленә. Бу зират янында бер кешенең бәрәңге бакчасы белән иген куя торган ындыры бар. Бу кеше бакчасында урын җитәрлек булып та, зират өстенә ашлык кибәннәре куеп, зиратның бер башын ындырга әйләндергән. Зиратны күрсәтеп йөрүче мөселманнан сорадык: "Рәҗәп халкы ник бу кешегә зират өстендә ындыр ясаткан", - дип. "Ачлык ел булгач, бөтен авыл халкы җыелып килеп, аның ындыр, киртәләрен бер мәртәбә ватып та ташлаганнар иде. Шуннан соң берничә елларча торып, тагы да куя башлады, бу үзе баерак кеше", - дип җавап бирде. Ындыр булгач, әлбәттә, ат та йөри, эт тә йөри, хатын-кыз, бала-чага - бар да таптап йөри, шунда "әл-хөкме Аллаһы әл-гали әл-кәбир", "Һу-әл-хәййе әл-ләзи лә йәмүт" аяте кәримәләре язылган ташлар да утырып тора, берсендә Юныс хаҗи исеме язылган. Бу Рәҗәп каръясенең өч мәхәлләсендә унлап мулла, мөәзиннәре бар.

Тәтеш өязенең Карабай каръясе белән Сәүтек каръясе3 арасында бер зур иске зират бар, кабер өстендә уеп-уеп куелган ташлары да бик күп, ләкин язулысы юк, бу зират соңрак заманда гына ташланган булса кирәк, каберләрнең каю тарафка таба каратып казылганы беленеп тора. Ислам зираты икәне бик мәгьлүм - кабер өсләре күбесенчә чокырланыбрак тора, ихатасы юк, уртасыннан юл йөри, шул юл кабер өсләреннән үгеп бәгьзе каберләрнең чокырына арба көпчәкләре төшеп-төшеп китә, кабер әйләнәсендә уеп куелган ташлар өстеннән менеп уза. Шул ике авылның мөселманнары шул кадәр илтифатсыз: ата-бабаларынын мөкаддәс зиратларын шул дәрәҗәдә тоталар. Ике авылга дүрт мулласы бар, дүртесе дә картлар, бу юлны аз гына читтәнрәк җибәрергә, әлбәттә, бик мөмкин, ихата тотып куярга хәлләре булмаса, канау казып әйләндерергә мөмкин, моңар акча чыкмый, халык бушрак вакытта бөтен авыл кешесе чыгып, бер көндә казып, әйләндерәчәкләр, имамнар тараф ыннан илтифат кына кирәк.

17-18 еллар мөкаддәм Тәтеш каласында кәнисә тирәсенә таш ихата салганда җирдән бер зират ташы табылган иде. Язуы бөйләдер: "Әл-хөкме Аллаһы әл-гали әл-кәбир Галәйе Аллаһы әүвәл гасый рәхмәтуллаһи галәйһи вә рәхмәтән васыйгатән вафат ... тарихе җийат җур (әз һиҗрәти газыйм...)"4. Өстеннән арба юлы йөреп, бу таш урталай сынган, шул сәбәпле ахыргы өч сүзе танылырлык түгел. Бу сүзләрне калган берничә хәрефләрен карап кына шулай булырга кирәк дип, үзебезчә уйлап язып куйдык (алары бәлки безнеңчә дә түгелдер). Бу ташны Казан дарелфөнүнендәге Асаре гатыйка җәмгыятенең әгъзалары да барып карадылар, шуннан соң полиция ишегалдына китереп, бер койма буена язуы белән өскә таба салганнар, полицейский солдатлар шул таш өстенә бәгъзе вакытта бәвел итәләр дип сөйләделәр. Полиция икенче фатирга күчкәч тә, таш һаман иске урында аяк астында калып, өстендә бәгъзе вакытта төрле нәҗес күрелгәч, без шуны Асаре гатыйка җәмгыятеннән рөхсәт сорап, Тәтеш мәсҗиденең бер бүлмәсенә яки ихатасы эченә генә булса да, китереп куймак булган идек, һәм Тәтеш мулласы исеменә рөхсәт тә бирелде. Гыйлем файдасы өчен килеп караучылар булса, мәныг ителмәү шарты белән, шул рөхсәт язуы белән Тәтешнең исправнигыннан сорадык: "Ул ташны алсак, сүз әйтүче булмасмы", - дип. Исправник холыксыз нәрсә иде, язуымны укып карагач, тынычсызлана башлады: "Кайда ул, нинди таш", - дип сорашып, безгә - "губернатордан сораңыз", - дип, алырга рөхсәт ителмәде, үзе шул көндә үк мәзкүр ташны полицейскийларны кушып, эзләтеп алдырган да, полициягә китереп, бер утын амбарына куйдырган, хәзердә кайдадыр, мәгьлүм түгел. Шул 600 еллар мөкаддәм (хатты куфи белән) аяте кәримә язылган ташны хәзердә эзләп алынса, яхшы булыр иде. Асаре гатыйка җәмгыятеннән алган рөхсәт язуы муллада югалмаган булса, бәлки бирерләр иде, бирмәсәләр, губернатордан соралса, бик тиз рөхсәт итәр, мондаен әсәрләрне мәгърифәтле милләтләр бик саклыйлар, безгә дә, сакласак, бәлки, киләчәк заманда бераз файда булыр иде.

Гайнетдин Әхмәрев.
"Азат" газетасы, - 1906. - 30 март, 6 апрель №№ (25, 27).

Искәрмәләр:

1 "Азат" газетасы - Казанда 1906 елда Галиәсгар Камал мөхәррирлеге һәм наширлегендә чыккан татар газетасы.
2. Хәзер Татарстан республикасы Апас районының Каратун авылы.
3. Хәзерге Татарстанның Апас районында.
4. Бу мәкаләдә китерелгән каберташ язмаларының тәрҗемәләре "Болгар тарихы" хезмәтендә күрсәтелде.



Биектау районы, Коркачык авылы янындагы Казан ханлыгы чоры зиратындагы кабер ташы. Зиратның зур өлеше сукалана. 


Язманы “Матбугат.ру”га Нурулла ГАРИФ әзерләде
Матбугат.ру
№ --- | 27.11.2011
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»