поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
25.11.2011 Дин

Әниләрне хөрмәт итик!

Әниләргә хөрмәт ислам динендә генә түгел, барлык диннәрдә дә әни кешегә аерым урын билгеләнеп куелган.

Ислам динендә исә, Аллаһы Тәгаләне хөрмәт иткәннән соң, әти-әниләребезгә итәгать итәргә тиеш булабыз. Бу хакта пәйгамбәребезнең (Мөхәммәд сгв) күп кенә хәдисләре бар. Хәтта Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгаләнең дә аятьләре китерелә. Мәсәлән, Коръәни-Кәримнең “Исра (Төнге сәяхәт)” сүрәсендә Аллаһ Раббыбыз болай ди: “Аллаһ хөкем итте вә әмер бирде, фәкать Аллаһка гына гыйбадәт кылырга һәм ата-анага изгелек итәргә. Әгәр син исән чакта аларның берсе яки икесе дә олыгаю чорына керде икән, син аларга "уф" та дип әйтмә, аларны каһәрләмә, кәефләрен җибәрмә, бәлки аларга һәрвакыт йомшак вә мөлаем сүзләр сөйлә!” (23 нче аять). Ягъни, әниләр һәрбер кеше өчен дә иң кадерле, иң якын кешеләр булып тора. Кешеләргә шундый сыйфат хас ки, ул әйбернең кадерен аны югалткач кына белә.

Мин үзем әнисез үстем. Әнием урынына мәрхүмә дәү әнием булды. Кайбер кешеләр әнисе исән-сау булуының кадерен белеп бетерми. Ә бит бу – Аллаһның зур рәхмәте һәм олы нигъмәте. Үги әниләрен дә бик хөрмәт итеп яшәүчеләр дә байтак!

 

Әйткәнемчә, әниләр хакында пәйгамбәребезнең (сгв) күп кенә хидисләре бар. Шуларның кайберләрен искә төшереп китсәк, бик тә әйбәт булыр иде. Пәйгамбәребез (сгв) әйткән: “Җәннәт әниләрнең аяк астында”. Икенче бер хәдистә (бу хәдис Тирмизи китабында китерелә): “Иң зур гаепле кеше – үз әти-әниләренә ярдәм күрсәтмәгән кеше. Һәм ул кеше җәннәткә керү юлын югалткан”, дип әйтелә. Шулай ук матур мәгънәле тагын бер хәдис китерелә, шуны кыскача гына әйтеп китәсем килә. Бер кеше тәваф кылган вакытта, үзенең карт әнисен аркасына салып, аның белән тәваф кылган. Һәм дә пәйгамбәребезгә (сгв) килеп: “Йә, Аллаһның рәсүле! Әйтегезче, шушы әнием мине тугыз ай буена йөрәк астында мине йөрткәннең әҗерен әлеге хезмәтем белән түләдемме мин?” – дип сорый. Аңа җавап итеп пәйгамбәребез (сгв): “Юк. Син аның бер авырту мизгелен дә түләмәдең. Әниең кичергән авырлыкларның иң кечкенәсен дә син түли алмадың”, – дип җавап биргән. Шушы хәдистә әниләребез безне тугыз ай буена йөрәк астында йөрткәннең әҗерен без аларга бер нәрсә белән дә түләп бетерә алмавыбыз турында әйтелә. Монда әле аларның безне тудырганы, ашатканы, киендергәне һ.б. әйтелми. Хәтта тәваф кылуның әҗере менә шушы әнинең бер авырту мизгелен дә алыштырмас, дип әйткән Мөхәммәд (сгв).

 

Яшьләргә әйтәсе килгән сүзем шул: без һәммәбез дә әти-әни булачак кешеләр. Бу дөньяда нәрсә генә эшләсәк тә, бөтенесе дә үзебезгә әйләнеп кайтачак. Әти-әниләребез белән нинди мөгамәләдә булсак, балаларыбыз да безнең белән дә нәкъ шундый ук мөнәсәбәттә булачак. Бу дөньяда бер генә әйбер дә болай гына булмый, һәрнәрсә дә кире әйләнеп кайта. Яхшылык – яхшылык белән, начарлык – начарлык белән кире әйләнеп кайта.

 

Л.С.Выготский дигән галим-психолог та: “Балалар бөтенесен күреп үсә”, дигән нәтиҗәгә килгән. Динебездә шундый бер риваять тә бар. Бер кеше карт әтисен арбада алып барып, бер чокырга ташлаган икән. Өенә кайткач, арбасын да ташламакчы була, ди. “Әтием, тукта әле, син бу арбаны ташлама”, – дип әйтә икән малае. “Нәрсәгә соң ул, улым?” – дигән сорауга улы: “Син картайгач, мин дә сине алып барып шул чокырга ташлармын”, – дип җаваплаган. Ягъни, ни генә кылсак та, ул безнең үзебезгә әйләнеп кайтачак...


Алан хәзрәт ПАНАРИН, “Ризван” мәчете имам-хатыйбы
Musulman.su
№ |
Musulman.su печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»