поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
25.11.2011 Җәмгыять

"Күке" аналар өчен бәби тартмаcы

Бала ташлауның яңа ысулын уйлап чыгардылар

Бер елны Казанның Бигичев урамында яңа туган ­сабыйны ташлап кал­дырганнар икән, дигән хәбәр йө­рәккә шом салды. Бу бердәнбер очрак тү­гел, аннан соң да бәләкәчләр чүплек­тә, подвалда, урман читендә, су буенда һәм ­тагын әллә кайларда табыла тора. Нарасыйларны төр­гәккә төрәләр дә те­лә­сә кайда ыргытып калдыралар.

 

Ул балаларның, каты бә­гырьлелек, миһербансызлык җи­мешләренең күбесе инде үл­гән була. Бик сирәген табиблар, мәрхәмәтле кешеләр ярдәме бе­лән исән калдыралар. Чит ил­ләрдә әти-әнисеннән арткан яңа туган бәләкәчләрне җыю өчен махсус тартмалар урнаштырылуы хакында белә идек. Рос­сиядә дә әнә шул тәҗрибәне сынап карарга уйлыйлар. Иң әүвәл аны Сочи хастаханәсенә урнаштыралар. Бүген "бәби" тартмаларын Новороссийск, Армавир медицина оешмалары каршында да күрергә мөмкин. Һәркайсы якын­ча йөз мең евро торучы контейнерлар киләчәктә бөтен Россия төбәкләрендә пәйда булачак икән. Моннан соң "күке" аналарга сабыйларын шунда калдырып китү мөмкинлеге ачыла.

 

Тартма баласын калдыручы читләр күзенә чалынмаслык, видеокамералар сурәтенә эләкмәслек итеп аулак урынга көй­ләнә. Бәләкәч тартмага эләккәч, 30 секундтан табиб бүлмәсендә сигнализация тавышы ишетелә. Бу идея тәүге тапкыр 1999 елда Германиядә тормышка ашырыла башлый һәм беренче елны ук контейнерда 20 сабыйны калдырып китәләр. Немецлар тәҗрибәсен бүтән илләр дә күтәреп ала. Хәзер "бәби" тарт­малары Германиядән тыш, Пакьстанда, Италиядә, Чехиядә дә бар. Сочи хезмәткәрләре дә эш тәртибен Чехиягә барып өйрәнеп кайткан.

 

Сочида "бәби"тартмасы урнаштырылган урын, халык күпләп җыела торган мәйданчыкка әйләнгән. Кемдер яңалыкны хуплап кабул итсә, икенчеләр ризасызлык белдерә, ди. Хөкү­мәт үзе үк шундый уңайлык тудыргач, яшьләрнең тагын да иркенәебрәк йөрүенә китермәсме, баладан котылырга теләүчеләр артмасмы, дигән фикерләр яңгырый.

 

Ә баласын калдырган ана, акылына килеп, сабыен кире кайтарасы килсә, нишләр? Чөн­ки ярты минуттан соң инде ­тартма ябыла. Әни кеше бүтән сабыен күрә алмаячак, дигән сүз бу. Шулай да андыйларга бер мөмкинлек тудырыла икән әле: опека органнарына гариза язып, баласын яңадан үзенә кайтара ала. Әгәр инде сабыйны ул арада чит гаилә уллыкка-кызлыкка рәсмиләштерергә өлгермәгән булса, әлбәттә.

 

Чит илдән кергән әлеге яңа­лык, чыннан да, күңелдә каршылыклы фикерләр уята. Кызганыч, ташландык балалар проблемасыннан алай итеп кенә котылып булмаячак. Һәр сабый дөньяга үз ризыгы белән туа, диләр. Бер гөнаһсыз туган сабый ташланырга, каядыр тыгып калдырылырга тиеш түгел бит инде. Моны күңел кабул итми. Бәләкәч кемнеңдер кадерлесе, газизе булырга, яратылырга, сөелергә тиеш. Әле ярый, соңгы елларда әти-әнисеннән артканнарны миһербанлы кешеләр үз гаиләсенә, үз кочагына сыендыра башлады. Чит кеше баласын да күз карасыдай күреп, яратып үстерүче әниләр бүген бихисап. Бала үстерү кайсы заманда да җиңел булмаган, ләкин адәм баласының, бигрәк тә хатын-кызның төп миссиясе бала багу, аңа яхшы тәрбия бирү ул. Кызларыбызны, улларыбызны тәрбияле итеп үстерә алсак, безгә бернинди "бәби" тартмаларының да кирәге калмаячак. Бу якшәмбедә бит – әниләр көне. Һәркайсыбызга да тәүфыйклы балалар үстерергә насыйп булсын.

 

Бәби тартмасы кирәкме?

 

Ким Шакиров, физика-математика фәннәре кандидаты:

 

– Болай тартмалар да куя башлагач, бала ташлау гадәткә әйлә­неп китәргә мөмкин. Ул гамәл андыйларны хуплау кебек килеп чыкмасмы? Баланы тартмага салып китәргә, яңа туган сабый хат та, газета-журнал өеме дә түгел ләбаса. Ахырзаман галәмәтедер бу, берәү баласын ташлый, икенче берәү җыя. Ул исемсез бәбидән ата-анасын, нәсел-нәсәбен бел­мәгән кавем үсеп чыгачак бит.

 

Наилә Гайнанова, Сәламәтлек саклау министрлыгының акушерлык-гинекология буенча баш белгече:

 

– Әлеге мәсьәләгә бер яклы гына карарга ярамый. Моннан 3 ел элек бер районда яңа туган сабыйны урамда ташлап калдырганнар иде. Кышкы суык көндә бала шул урында туңып үлгән. Ба­ла җыючы контейнерлар әнә шундый күренешләр килеп чыкмасын өчен бик кирәк. Гомумән, республикада соңгы елларда бала ташлап калдыру сирәгәя. Андый хәл күбрәк яшәргә урыны, ашарга ризыгы булмаган чит төбәк­ләр­дән килүчеләр арасында булгалый.

 

Дамир Рәхмәтуллин, Яшел Үзән районы, Норлат балалар йорты директоры:

 

– Контейнерларны Европа үрнәгендә куялар. Шуның белән ташландык сабыйлар проблемасын хәл итеп булыр дип уйлыйлар микән? Ләкин бездә менталитет бүтән, законнар йомшак, ул тартмалар янына "күке" аналарның ничәсе барыр соң? Гомумән алганда, 2 – 3 процент сабыйның гомерен саклап калырга булышыр инде ул. Шул ук әниләргә уңай ягы бар: стресс халәтендә бала калдырганнан соң, берникадәр ва­кыттан кисәк үкенә башласа, баланы кабат алырга мөмкин булачак. Ә чүплектә ташлап калдырылган сабый, анда озак яши алмый.

 

Әминә Мөхәммәтҗанова, Балтач районы, Шубан авылы, укытучы:

 

– Ул сабыйларның кайберсе бәхетле язмышка дучар булыр, кайберсе әти-әнисе язмышын кабатлар, чөнки геннар да роль уйнаячак. Дөньяны яхшы якка үз­гәртим дисәң, балага кечкенәдән әхлакый, дини тәрбия бирергә кирәк. Кызганыч, әти-әнинең моңа вакыты юк, балалар әби-бабай үгет-нәсихәтен дә ишетми, чөнки төп нигездән читтә яшиләр. Тәрбия дәресе мәктәп программасына да кертелмәгән, аны баланың аңына сеңдерә алу укытучының шәхси осталыгыннан тора.


Фәния АРСЛАНОВА
Ватаным Татарстан
№ 234-235 | 25.11.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»