|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.11.2011 Җәмгыять
Минеке түгел син, дип ничек әйтим инде?!Кама Тамагы районының Чаллы авылында бер 70ләп йорт бардыр. Алар әлләни зур түгел, нәкъ авылча. Күбесе агачтан. Менә шушы кеп-кечкенә авылда чит кеше баласын тәрбиягә алучы өч гаилә яши. Миләүшә белән Җәүдәт Мозаффаровларның гаилә корып, бергә яши башлауларына 23 ел. Алар Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында укыганда таныша. Укуны бетергәч, өйләнешәләр. Илназ исемле уллары, Гөлия исемле кызлары бар. Өченчегә балалар йортыннан Гөлназны алып кайтканнар.
– Яшь чактан ук тәрбиягә бала алырга хыялландым, – дип сөйли Миләүшә Мозаффарова. – Иптәш кыз белән, кияүгә дә чыкмыйбыз, берәр бала алабыз да, Казанга китеп урнашабыз, дип сүзләр куештык. Әмма Казанга китү насыйп булмады инде.
Кияүгә чыгып, үз балалары тугач, бу хыял бер мәлгә онытылып та тора. Чөнки ике баланы аякка бастырасы да бар бит әле. Тик тора-бара элеккеге уе Миләүшәгә тагын тынгылык бирми башлый.
– Ирем Җәүдәткә әйтергә курыктым. Хәйрия елы иде. Телевизордан Татарстандагы ятим балаларны күрсәтә башладылар. Аларга карыйм да, үзәгем өзелә. Шуннан түзмәдем, Җәүдәткә әйттем. Ул исә минем фикерне күтәреп алып: "Әйдә! Минем дә күптәннән берәр бала аласы килә, сиңа әйтергә куркып кына йөрдем", – диде. Икенче көнне тордык та район үзәгенә юл тоттык. Нинди документлар җыярга кирәклеген белештек. Ул документларны җыя-җыя, бер ярты елга якын чамасы вакыт үтте. Документларны җыйгач "Уллыкка алу үзәге" дигән җиргә җибәрделәр. Анда бардык, ут юк. Ә балалар турындагы мәгълүматлар да, фотолар да компьютерда, диделәр. Шуннан икенче юлы килерсез, дип кайтарып җибәрделәр. Өйгә кайтып бер-ике көн үттеме икән, кухняда кайнашып йөргән чагымда икенче яктан Җәүдәт кычкыра: "Кил әле, кил тизрәк! Телевизордан бик матур кыз күрсәтәләр", – ди. Йөгереп килдем. Бер кечкенә генә кыз баланы күрсәтеп яталар. Ничек ашатканнарын, ничек уйнаганын төшергәннәр. Баланы күрү белән үзәкләремне ярып бер әйбер төшеп китте. Шушы баланы алсак алабыз, алмасак – юк, миңа башка бала кирәкми, дидем. Тизрәк телефонга йөгердек. Районга шалтыратып, бары тик шушы бала гына кирәк, дип әйттек. Алар Казанга чыгып, балалар йорты белән элемтәгә кереп, бу баланы телевизордан башка күрсәтмәгез, дип әйттеләр, – дип сөйли Миләүшә.
Нәни сеңелкәшләре булачагына Илназ белән Гөлия дә, Мозаффаровларның туганнары да бик сөенә. Хәтта кыз балага "глаукома" дигән диагноз куелып, сукыр калу мөмкинлеге булуы да куркытмый аларны. Кыз яши торган балалар йортын эзли-эзли тилмергәндә дә елап бетә Миләүшә, чөнки баланы күрәсе, яратасы килү теләге бик көчле була. Бәхеткә, тикшерә торгач, баланың диагнозы расланмый. Ниһаять, алар 1 яшь тә 3 айлык Гөлназны үзләренә алып кайта.
Гөлназга бүген 5 яшь. Миләүшәнең туганнары: "Тәрбиягә алынганлыгы турында хәзердән үк әкренләп әйтә башла, кешедән ишетсә, авыр булыр", – дип кисәтәләр икән.
– Минеке түгел син, дип ничек әйтим инде? – ди Миләүшә. – Бик яратабыз бит. Әтисе дә үлеп тора. Бик ягымлы, килеп үбеп тә китә. "Кызым, үскәчтен дә мине ташламассың инде", – дим. Аны алып кайтканнан бирле гел икәү йоклыйбыз.
Шушылардан башка ничек яшәп була икән, дип әйтә икән ире Җәүдәт тә.
Бүген Мозаффаровларның оныклары да бар. Улы Илназ өйләнеп, кызлары Чулпан туган. 5 яшьлек Гөлназ: "Мин Чулпанның яраткан апасы", – дип әйтергә ярата икән.
Бераз алданрак кирәк иде
Фәнисә белән Илһам Миңнуллиннар гаиләсенең дә стажы зур – 25 ел. Алар яшь чакта ук үзләренең балалары булмаячагын ачыклый. Ул чакта әле Чаллы шәһәрендә яшиләр. Тугыз баланың төпчеге булган Илһамга соңында авылга, туган нигезгә кайтып төпләнүдән башка чара калмый, чөнки әти-әнисен карарга кеше кирәк була. Башта әтиләре авырып китә. Аны озак кына карашып, соңга юлга озаталар. Аннан соң әниләре авырып, урын өстенә кала. Аны да берничә ел карарга туры килә. Соңгы юлга озаткач исә Илһам белән Фәнисә үзләре өчен яшәр вакыт җиткәнне аңлый. 50 яшькә җиткәндә, бала алырга кирәк, дигән фикергә киләләр.
Баштан ук ике балага гариза язалар. Бертуганнар булмасмы дип тә өметләнәләр. Әмма алар теләгәнчә булып кына чыкмый. Шуңа башта Лилия исемле кыз, соңыннан Әбүбәкер исемле 7 яшьлек ир бала алып кайталар.
Өйгә килеп кергәч тә шушы балаларга дип сатып алынган уенчыклар күрдем. Бер чатта Лилиянең курчаклары, курчакка дип алынган алсу төстәге коляска аның бакчадан кайткангын көтеп торса, шкаф башында урнашкан уенчык хоккей да, түрдә урнашкан компьютерны да Әбүбәкергә дип җайлап куйганнар. Күрешкән чакта өйдә малайның үзен дә очраттык. Үзе бик акыллы күренә, гел көлеп, елмаеп тора, шат күңелле. Мәктәптә дә яхшы укый икән. Әтисе Илһам: "Алып кайтканда бер авыз татарча белми иде", – дигәнгә малай җәлт кенә: "Хәзер татарча бик әйбәт сөйләшәм, урысчаны белмим инде", – дип шаяртып та алды.
– Ярты гомерегезне баласыз яшәгәч, сабыйларга ияләшүе, аларны тәрбияли башлавы авыр булмадымы? – дип кызыксынам әти кешедән.
– Юк. Мин кечкенәдән бала җанлы идем. Балалар шау-шуыннан гөрләп торган мохиткә ияләшеп үстем. Чөнки абый-апаларның балалары да безгә кайта иде, алар белән бергә үстек, кечерәкләрен карашырга да булыштым, – ди Илһам.
Илһам Миңнуллин үзе дә бик җор телле. Аңа әле 51 яшьне биреп тә булмый.
– Шушы балалар гына яшәртә безне, – ди ир. – Бүтәнчә булмый да. Әле бит аларны аякка бастырырга кирәк. Бөтен әйбер бар: йорт та, эшләгән эш тә. Анысына шөкер. Әмма нигә алданрак алмадык икән, дип тә уйлап куям. Бәлки, Чаллы шәһәрендә бу җиңелрәк тә булыр иде. Хәзер инде Ходайдан гомер бир дип сорыйбыз. Бар теләк шул, – ди ул.
Үзәкләремә үтте елап
Гөлсинә һәм Рәмис Хәйруллиннар гаиләсе иң яше – аларның бергә гомер итүләренә – 9 ел. Бу Гөлсинә ханымның икенче никахы. Беренче ирен җирләгән. Аннан туган Илсия исемле кызына 21 яшь тулган инде. Рәмистән исә Диана исемле кызы бар. Өченчегә малай алып кайтабыз дип хыялланып йөргәндә, бәхет күген болытлар каплый. Малай туганда ук үлә. Бу хакта искә алганда Гөлсинә ханым хәзер дә калтыранмыйча сөйли алмый.
Шуннан хатын бик өзгәләнә башлый. Аңа гел бер үк төш керә. "Бер кечкенә генә бала елый да елый. Үзәкләремә үтте елап", – ди ул. Һәр төн саен сискәнеп уяна хатын. Күмгән чакта нарасыемның йөзенә, соңыннан кыен булыр, дип карамадым, әллә шуңа шундый төшләр керде инде, дип тә уйлый. Өченче баласын да ярдырып алганлыктан, табиблар хатынга бүтән бала тапмаска куша. Шуннан хатын, үземә бер ир бала алам, дип йөри башлый. Әмма ул чакта каенатасы авырып китә. Аны соңгы юлга озаталар. Бала алырга дип җыелган документлар да, вакыты үтеп, яраксызга чыга. Каенатасының ел ашларын уздыргач, хатын тагын элеккеге уена кайта. Иренә: "Үләм, җәзаланам бит инде", – дип елый. Бала алыйк, дип ялына. Ире каршы килми. Тиешле документларны җый, дип әйтә.
Шулай итеп өйдә ир бала алып кайтуга әзерләнә башлыйлар. Саматны бер күрүдә үк ярата хатын. Теге төшләренә кереп елаган балага охшата ул аны. Гәрчә 1 яшь тә 2 айлык малай йөри дә белми, әле тешләре дә чыкмаган була. "Ул авыл тормышына бара торган бала түгел", – дип тә кисәтеп карыйлар. Әмма Гөлсинә аннан башканы күрергә дә теләми. "Ир-ат күреп үскән бала түгел, шуңа күрә ирегездән беренче вакытларда куркып та калырга мөмкин", – диләр аңа. Әмма Самат хәзерге әтисенә бик тиз ияләшә. Рәмис аның кулларыннан тотып: "Булачак солдат бит син", – дип йөрергә өйрәтә. Хәзер дә бакчадан кайту белән бергәләшеп уйныйлар, бергәләшеп тимер-томыр арасында кайнашалар икән.
– Өченче ел киртә салдык, быел машина сатып алдык. Киләсе елга өебезгә янкорма төземәкче булабыз. Шуны башкарып чыксак, тагын бер бала алырга теләк бар, – ди 44 яшьлек Гөлсинә ханым.
Самат бакчада чакта хатын аның кечкенә генә киемнәрен сыйпап, сагынып утыра. "Шушы сабыйны ташлап китәргә ничек йөрәкләре җитте икән, дип өйдә һәр көн саен сөйләшәбез", – ди ул. Ир бала үзен тудырган ананың өченче баласы булган. Шул хатын кайтып, баламны кире бирегез, дип килмәсен генә инде, дип борчыла Гөлсинә.
Кама Тамагы, Чаллы авылы – Казан
Чулпан ХӘЙРУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|