поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
23.11.2011 Мәдәният

Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисовка – 55 яшь!

25 ноябрь көнне кич 18 сәгать 30 минутта Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында Татарстанның халык артисты Зөфәр Назыйм улы Харисовка 55 яшь тулу уңаеннан иҗат кичәсе була.

З.Н.Харисовның шушы күркәм юбилеена нисбәтле Тинчурин театры 19-21 ноябрь көннәрендә Нәбирә Гыйматдинова әсәре, Тәслимә Хәләф инсценировкасы буенча куелган “Бер тамчы ярату” спектакле белән аның тугын ягында - Татарстанның Мөслим районында гастрольләрдә булачак. Биредә ул төп роль – Габдрәхим ролен башкарачак.

 

  Зөфәр Харисов 1956 елда Татарстанның Мөслим районы Түбән Табын авылында дөньяга килә. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлагач Әлмәт Татар дәүләт театрында артист булып эшли. 1981 елдан алып бүгенгәчә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында иҗат итә. Ул барлык образларының да үзенчәлекле сыйфатларын табып аларны көчле темперамент белән башкару сәләтенә ия. Ихлас уены белән тамашачыларның мәхәббәтен яулап, аларны яшь аралаш көләргә, елмаерга, уйланырга мәҗбүр итә.

 

Зөфәр Харисовның тынгысыз хезмәте Хөкүмәт тарафыннан югары бәяләнде. Театр өлкәсендәге казаныәлары өчен аңа “Татарстан Республикасының халык артисты” дигән мактаулы исем бирелде.

 

  Төп рольләре – Өмет – И.Юзеев «Гашыйклар тавы», Рәшит – К.Тинчурин «Назлы кияү», Ямгырчы би – Н.Фәттах «Итил суы ака торур», Пурсоньяк – Мольер «Галиҗәнап де Пурсоньяк», Сабир – И.Мәхмүтова «Син бит минем бергенәм...», Бикбулатов – И.Юзеев «Сандугачлар килгән безгә», Миннәт – М.Гыйләҗев «Бала баласы балдан татлы» ), Исхак (“Ай булмаса, йолдыз бар” Т.Миңнуллин), Габдрәхим (“Бер тамчы ярату” Н.Гыйматдинова) һ.б.

 

  Кичәдә Татарстанның халык артисты Резедә Төхвәтуллина, Татарстанның атказанган артисты Резедә Шәрәфиева, Илназ Минвәлиев, Алсу Хәбибуллина, артистның дуслары, хезмәттәшләре катнашыр дип көтелә.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»