поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
23.11.2011 Мәдәният

Сакларга һәм якларга

Кочко-Пожар урта мәктәбе 2О05 елдан бирле “Мәктәп - этно-мәдәни үзәк" программасын тормышка ашыра һәм район татар мәктәпләре укыту-тәрбия, милли мәдәниятне үстерү үзәге булып тора. Биредә бу юнәлештә ачык дәресләр, семинарлар, класстан тыш чаралар уздырыла.

Кызганычка каршы, соңгы өч елда районда җиде татар авылыннан тик Кочко-Пожар һәм Камкада гына урта мәктәпләр калды, Шөбиледә һәм Печәдә әлегә башлангыч мәктәпләр яши. Ә Анды, Мөтеравыл, Грибан укучылары, Печә мәктәбенең 5-11 класслары рус мәктәпләрендә укырга мәҗбур булдылар. Шөбиленең 5-11 класс балалары Кочко-Пожарда укыйлар. Хәзер инде бу мәктәп төрле милләт вәкилләре укыган мәктәпләрне берләштерүче тәҗрибә үзәге булды дисәк тә ялгышмабыз.

 

24 октябрьдә мәктәп администрациясе район информация-диагностика кабинеты (ИДК) белән берлектә катнаш мәктәпләр директорларының тәрбия буенча урынбасарлары өчен семинар уздырды. Анда Камка, Янау, Богородск, Лопатин мәктәпләре вәкилләре катнаштылар. Семинар татар авыл өен хәтерләтеп бизәлгән класста узды. Чараны башлап мәктәп директоры Фаилә Курамшина кунакларны сәламләде, аның тәрбия буенча урынбасары Эльмира Абдрахманова мәктәпнең тарихы, тәрбия юнәлешләре белән кыскача таныштырды. Аннары алып баручы укучылар Алсу Жиһаншина белән Диана Нәвретдинова телдән журналда әүвәлге татар өе, аның үзенчәлекләре, җиһазлары, милли киемнәр, татар ашлары, гореф-гадәтләре, йолалары турында сөйләделәр, ә укучылар аларның барысын да күрсәтә бардылар. Милли көрәш, балага исем кушу йоласын да күрсәттеләр (фотода).

 

Милли костюмнар кигән кызларның алып баруы, алар белән бергәләшеп Эмилия Нәвретдинованың биюләре, Диана Хәсәнованың җырлавы белән үрелеп барган чара кызыклы, эчтәлекле булды.

 

Соңыннан кунаклар төрле милләт балалары укыган мәктәптә ничек дөрес итеп тәрбия эшен алып бару турында фикер алыштылар, тәҗрибә уртаклаштылар. "Ә бу мәктәпкә сез һәрвакыт ярдәм сорап мөрәҗәгать итә аласыз, биредә көчле, ярдәм кулы сузарга әзер коллектив эшли", - диде ИДК белгече Татьяна Николаевна Иванова семинарны йомгаклап.

 

Кочко-Пожар коллективы чынлап та көчле, тәҗрибәле, 16 укытучының барысы да югары белемле, берсе югары, 13е беренче категорияле белгечләр. Мәктәпнең материаль базасы нык, укыту-тәрбия процессы югары дәрәҗәдә оештырылган. Җирле мәдәният йорты, китапханә, район музыка һәмспорт мәктәпләре,

 

Сергач музее, өлкә "Туган як" милли-мәдәни оешмасы, "Туган як" редакциясе, өлкә диния нәзарәте белән тыгыз элемтәдә эшлиләр. Авылның күренекле кешеләре белән очрашулар уздырыла, Татарстан дәүләт филармониясенең татар халык кораллары ансамбле дә биредә берничә тапкыр кунак булган бар.

 

Гомумән, мондый мәктәпне сакларга, якларга һәм үстерергә кирәк дигән фикергә килделәр семинарда катнашучылар.

 

Автор фотосы.


Н.ЖИҺАНШИНА
Туган як
№ 45 | 04.11.2011
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»