|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.11.2011 Дин
"Мин исламга килдем"Светлана 18 яшендә мөслимә булган. Күпләр: "Мин ислам дине кабул иттем", – дип әйтергә ярата. Светлана исә үзе турында: "Мин исламга килдем", – ди. Үзенең ничек итеп Нуриягә әверелүен безгә дә сөйләде. Шунысы кызык: "Светлана" да, "Нурия" исеме дә бер үк мәгънәгә ия икән. Хәер, исем алыштырганчы, шактый гына "сират күперләре" аша үтәргә туры килә аңа. Нуриянең нәсел-нәсәп җепләре керәшен һәм удмурт милләтеннән икән. Һәркемнең дә күңелдә йөрткән дине була. Кемдер Ходайга ышанмаска мөмкин, әмма ул да барыбер нәрсәгәдер инанып яши. Нурия дә 17 яшькә кадәр христиан динендә була. Күрәсең, аның тормышын, яшәү рәвешен үзгәртү өчен ниндидер бер очрак сәбәп булгандыр.
– Беләсезме, һәр кешенең җаны үзен Барлыкка китерүчене эзли, – ди Нурия ханым. – Минем күңелне дә шул халәт биләп алды. Мин Барлыкка китерүче Аллаһка омтылдым. Җандагы менә шул бушлыкны тутырырга кирәк иде миңа.
Нурия бер ел буе ислам дине турында бик күп китаплар укый. Һәм бер көнне иртән уяна да шәһадәт китерә.
Православ гаиләдә тәрбияләнеп, мөселман булып киткәч, ата-анасы каршылыгына дучар булучылар турында шактый ишеткән бар. Бик күп әниләр һәм әтиләр исламга күчкән балалары белән аралашмый башлый. Улын яки кызын тормышыннан бөтенләй сызып ташлаучылар да юк түгел. Нурия әтисе белән аңлашып сөйләшә, әлбәттә. Кызы исламга килгәнче үк инде, әтисе аның дини китапларын таба. Менә шул вакытта Нуриягә мөселман дөньясы турында нотык тотарга туры килә.
– Христиан халкы мөселманнар турында бөтенләй хәбәрдар түгел диярлек, – ди ул. – Алар турында ниндидер "аяклы" мифлар йөри. Әйтик, мин кечкенәдән мөселманнарның символы ярымай икәнен беләм. Татарлар чуртан ашамыйлар, чөнки ул балыкның башында тәре бар икән, дип сөйлиләр иде. Бүген дә мөселманнар турында, алар мәҗүсиләр, чөнки кара шакмакка табыналар, диючеләр бик күп. Бүген интернет сайтларда әлеге фикерне еш ишетергә туры килә.
Менә шул телдән-телгә күчеп йөргән мифлардан чынбарлыкта мөселманнар нинди булуын, исламның чуртанга һәм ярымайга гына кайтып калмавын әтисенә төшендерә Нурия. Әлбәттә, әтисе кызына басым ясамый. Кияүгә чыгып, ире Исмәгыйль белән кайтып кергәч исә бөтенләй күңеле йомшара. Итагатьле, йомшак күңелле мөселман егете ошый аңа. Дөрес, баштарак, кызы хиҗаб киеп йөри башлагач: "Мөселманнарның барысы да болай йөрми бит, бәлки гадәти генә киенерсең", – дип сүз катып карый әле. Әмма ул да җаны-тәне белән исламга кереп киткән, тормышлары көйләнеп киткән кызын аңлый. Кирегә юл юк икән.
Кинәт кенә яулык япкан һәм хиҗаб кигән кызлар үзләренең бик күп дусларын югалта. Нурия белән дә шулай була. Бу очракта күпләр, алар синең чын дусларың булмаган икән, дигән фикер әйтә. Әмма Нурия алай дип уйламый. "Әлеге хәлгә төрле яктан карап фикер йөртергә кирәк, – ди ул. -Тормыш бит кешеләрне төрле тарафларга җибәрә. Аннан инде гаилә булгач, һәркемнең үз карашлары, үз яшәеше бит".
Әйе, гаилә коргач, һәркемнең үз тормышы шул. Нурия белән Исмәгыйльнең инде кызлары Зәйнәп үсеп килә. Нурия бала да тәрбияли, эшли дә. Ләкин ирекле эштә. "Журналист булу – минем мавыгуым гына, ә төп һөнәрем – әни һәм яраткан иремнең хатыны булу, – ди Нурия. – Хатын-кыз эшләргә тиеш түгел, дигән сүз дөреслеккә туры килмидер, бәлки. Ничек кенә булмасын, хатын-кыз, гаилә туендыру өчен эшлим, дип яшәргә тиеш түгел".
Бу фикер, әлбәттә, бер яктан ислам кануннары белән аңлатыла. Әмма бүгенге заман психологиясендә дә шул ук теория хөкем сөрә. Нурия психологлар семинарларында бу фикерне еш ишетеп кайта.
– Гаиләдә һәркем үз урынын белергә тиеш. Ир-атның – ир-ат, ә хатын-кызның хатын-кыз ролендә булуы зарур. Әгәр аларның урыннары үзгәрә икән, гаилә таркала. Карагыз сез, 35 яшь тирәсендәге хатын-кызларның күбесе ялгыз гына бала үстерә. Бу бит гаилә саклап кала алмаганнан түгел, ә бер-береңә хөрмәт булмаудан килә. Гаиләдә ир-ат һәрвакыт лидер булырга тиеш, – ди Нурия.
Бүгенге заманда яшәргә авыр, әлбәттә. Баланы мөселман кануннары нигезендә тәрбияләү бигрәк тә кыен. Нурия кызын татар балалар бакчасына биргән. Хәләл ризык белән тукланалар, тәрбиячеләре дә татар, ди. Өйдә телевизор бөтенләй карамыйлар. Бу ниндидер бер кадими караш та, кемнеңдер күрсәтмәләре дә түгел. "Телевизорда бала карарлык мультфильмнар юк, – ди Нурия. – Мин аңа совет мультфильмнарын алып кайтып күрсәтәм. Анда да минем цензура аша үткәннәре генә. Бик тиз, кызу темплар белән уйнаган геройларны бала кабул итә алмый. Рәсем ясарга, музыка тыңларга ярамый, дип фикер йөртүчеләр белән килешмибез, әлбәттә. Зәйнәп белән рәсем дә ясыйбыз, биибез дә, җырлыйбыз да. Баланы яратырга кирәк, аңа кычкырырга ярамый. Пәйгамбәребез бит балаларын иңбашына утыртып намаз укыган."
Нурия журналист булып та эшли, бала да тәрбияли, әле атнага ике тапкыр фитнес-клубка йөрергә тырыша икән. Ире Исмәгыйльнең фамилиясен алгач, Гыйбадуллина булып яшәү күпкә җиңеләйгән аңа. Татар фамилияле мөселман булу уңайлырак икән шул.
– Мин исламны тоя белүем һәм көн саен мөселман булып яшәвем белән бәхетле, – ди Нурия. – Казанга Валерия Порохова килгәч, бер кешегә: "Коръәнне ачып карау өчен, синең аягыңның сынуы кирәк булган", – дигән иде. Беләсезме, кайберәүләр, хакыйкать эзләгәндә Аллаһ юлына килдем, ди. Мин сәбәпләр рәтендә иң беренче итеп Аллаһының рәхмәтен куяр идем. Беренче адымнарымны искә алганда, бүген дә күзләрем яшьләнә. Фаҗигагә очраган самолет җиргә төшеп барганда, анда атеистлар булмый. Безнең тормышыбыз да нәкъ шулай ук. Ул җиргә төшеп барган самолетны хәтерләтә. Чөнки һәрвакыт ахирәткә бару юлын истән чыгармаска тиешбез.
Алсу ХӘСӘНОВА |
Иң күп укылган
|