поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 16 Май
  • Фәнил Гыйләҗев - шагыйрь
  • Рөстәм Гайзуллин - актер
  • Ләйлә Ялалова - журналист
  • Роза Мулланурова - язучы
  • Дамир Сәмерханов - режиссер
  • Дамирә Кузаева (1948-1993) - актриса
  • Дамир Хәлилов - smm-белгеч
  • Оскар Юнысов - музыкант
  • Илһам Исмәгыйлев - хәйрияче
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
22.11.2011 Җәмгыять

Кыш Бабайдан нәрсә сорар идегез?

Кичә Россиядә рәсми рәвештә Кыш Бабайның туган көнен билгеләп үттеләр. Аның туган ягы булып саналган Бөек Устюгта бу көнгә ныклап әзерләнгәннәр. Нәкъ 18 ноябрь көнне анда Кыш Бабай почтасы эшли башлый. Һәр теләгән кеше кышкы тылсымчыга туган көне белән котлап яки Яңа елга бүләк сорап хат юллый ала. Ә сез Кыш бабайдан нәрсә сорар идегез?

Роберт МИҢНУЛЛИН, Татарстан Дәүләт Советы депутаты:

 

– Татарның үз Кыш Бабае булмаса да, без әлеге бәйрәмне зарыгып көтеп алабыз. Ул киләчәккә якты өметләр алып килә бит. Алданырга яраткангадыр, аңа теләкләр бе­­лән мөрәҗәгать итәбез. Балачагымда аннан матур-ма­тур уенчыклар, тәмле-тәмле ри­зыклар сораганым истә. Хә­зер инде кыйммәтләр үзгәрде. Илгә тынычлык, иминлек алып килсен, дибез. Яңа ел – гаилә бәйрәме бит ул. Шуңа иң беренче булып нәкъ якыннарыңны кайгыртасың да инде.

 

Анелия ЛАТЫЙПОВА, Татарстан Финанс министрлыгы Казначылык департаменты әйдәп баручы киңәшчесе:

 

– Әйбәт сорау. Кыш Бабай минем теләкләремне тормышка ашырырлык кодрәтле зат түгел шул. Яраткан кеше­ләре­­­мә саулык, мохтаҗларның тормышын яхшыртып, йортсызларга йорт бүләк итә алмавын исәпкә алсак. күп дигәндә, бү­ләк өмет итеп була. Үзем өчен видеокамера сорар идем. Туганнарың, дусларың белән үткәрелгән кабатланмас тормыш мизгел­ләрен тотып алып, еллар үткәч, аларга янә әйләнеп кайту мөмкин­леге үзе ни тора бит!

 

Ранил ХӘЙБУЛЛИН, Казан шәһәренең 19 чны тө­зәтү колониясе хезмәткәре:

 

 – Бүгенге тормышта сорый торган нәрсәләр күп инде ул: машина, фатир, яхшы эш урыны (хезмәт хакының яхшылыгын истә тотып әйтүем). Фатиры берәр чит илдә булса, тагын да яхшырак. Ә чынлап әйтсәк, үзең тир түкмәсәң, беркайчан да кеше була алмаячаксың. Кешедән сорап, кешегә ышанып йөри торган заманалар бетте. Хә­зер олыларны түгел, 5 яшьлек баланы да Кыш Бабай белән алдап булмый.

 

Алинә САФИУЛЛИНА, җырчы:

 

– Бәхет сорар идем. Ә бә­хет өчен күп кирәкми: үзем һәм якыннарым исән-сау булса, тормышлар имин булса, яшисе дә яшисе. Иң мөһим нәрсә шул бит дөньяда. Матди әйберләргә килгәндә исә, диңгез яры буенда йорт салып бирсә, бер дә каршы килмәс идем анысы.

 

Ләйсән ГАТИНА, Казан дәүләт медицина универститы студенты:

 

– Чын ир-ат сорар идем. Ник дисәгез, хәзерге егетләр никтер вагайды, тормыш тоткасы булырдайлары юк диярлек. Бар нәрсәне хатын-кыз җилкәсенә ташлап калдыралар да, тормыш авыр, дип зарланып яшиләр. Кыш бабай минем теләгемне тормышка ашырсамы, мин дә ирләр эшли торган иң авыр йөкне үз өстемә алыр идем: көне буе диванда ятып телевизор карауны әйтәм. Әйе, авыр, тик нишлисең бит, бу дөньяда эшнең авырын да башкара белергә кирәк.



Ватаным Татарстан
№ 231 | 19.11.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»