поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
21.11.2011 Авыл

Тарихын югалткан авыл

Елховка районының Губанкүл авылы зиратына күмелгән муллалар тарихын белү теләге белән килдем мин монда.

Авыл алабута арасыннан күренми дә. 10 - 12 йорт калган авылның төп урамына килеп кергәч кенә биредә кешеләр яшәве сизелә башлый. Өлкән яшьтәге берничә агай,  велосипедка атланган ике малай, бер кыз каршыма очрадылар. Малайлардан, кибет кайда, дип сорагач, алар көлеп үк җибәрделәр:

 

- Апа, монда кибет юк бит, - диде берсе.

 

- Ә мәктәп бармы соң?

 

- Юк. Без Берёзовкада укыйбыз.

 

- Ә укытучылар?

 

- Мөгаллимә апа хәзер генә сары машинага утырып каядыр китте...

 

- Кем соң ул ?

 

- Мөгаллимә апамы-ы-ы?  Ул өлкән яшьтәге пенсионер укытучы.

 

- Ә башка укытучылар бармы соң?

 

- Юк.

 

- Алайса муллагыз да юктыр инде.

 

- Бар, нишләп булмасын. Ул минем бабам була.

 

- Исемең ни атлы соң?

 

- Самир. Ә-ә-нә безнең йорт.

 

Самир яшелгә буялган өйгә төртеп күрсәтте.

 

Якуб мулла ачык йөзле кеше булып чыкты. Минем нинди максат белән килүемне белгәч, уфтанып куйды:

 

- Зиратта күмелгән муллалар турында авылда белүче юк. Биш ел элек килгән булсагыз да, соң булмаган булыр иде әле.

 

- Мөгаллимә ханым белмиме соң?

 

- Белмидер. Ул Губанкүл кешесе түгел бит. Зиратка күмелгән муллалар тарихын биредә яшәүчеләрнең берсе дә  белми.

 

Сүзгә Якуб мулланың җәмәгате Асия ханым кушылып:

 

- И - и, наныем, элек Губанкүл авылында 400 – 500 йорт бар иде. Хәзер әнә берни дә юк. Икешәр мәхәлләле авылыбызның тарихын саклап калучылар бардырмы, белмим.

 

Без өчәүләшеп зиратка юл тотабыз. Яшел төстәге тимер койма белән тотып алынган, бик зур мәйданны били икән ул. Якуб мулланың каберлекләрне чистарттырып торуы әллә кайдан күренә.

Мәчет коймасы эчендәге алабуталарны күрсәтеп, мулла:

 

- Шушы инде ул, муллалар каберлеге...- диде

 

Без, бераз тын торганнан соң, мәчеткә кердек. Биредә иркен, якты, җылы, бөтен җирдә келәмнәр, паласлар...

 

Сүз дә юк, указы булмаса да, Якуб мулла мәчетне карап-кайгыртып тора. Ә мин һаман муллалар каберлеге турында ни дә булса белергә тырышып, сорауларымны яудырам. Мулланың җәмәгате Асия апа, 1929 елгы Адия Яруллина белән таныштырырга кирәк, дигән фикер әйтте. Бу апа кызы белән яши икән.

 

- Бераз гына читтә яшәп алдым. Аннан кире Губанкүлгә кайттым, - дип сөйли ул карбыз, кавын телемнәрен турый-турый. Өстәлдә итле пәрәмәчләр, пироглар хуш ис таратып утыра. - Төрле эшләрдә эшләргә туры килде миңа, - дип дәвам итә ул. - Тегермәндә эшләгәндә дә тузан йотарга туры килде. Иптәшем Нотфулла Бөек Ватан сугышы ветераны иде. Пенсиягә чыкканчы колхозыбызда атлар карады, урман кисәргә йөрде. Ат белән Елховкадан ягулык ташыды.

 

- Ветеран гаиләсе буларак булышалармы соң үзегезгә?

 

- 25 мең сум акча бирделәр. Нәрсә ясатасың ул акчага? Аптырагач, пластик тәрәзәләр куйдырдым.

 

Адия Яруллина иренең хәрби билетын, медальләрен күрсәтте. Алар дүрт бала үстергәннәр. Шуларның икесе - Нурислам улы һәм авыру кызы гына гомерле булганнар.

 

- Нурани улым үлгәч, артыннан хатыны да үлеп китте, - дип сөйләде Адия апа. - Уллары Рамил белән Ринат ятим калдылар. Оныкларымны Самарадан алып кайтып үзем үстердем. Рамилебез укып, юстиция лейтенанты  дәрәҗәсе алды, “Иң яхшы тикшерүче" дипломы белән бүләкләнде.

 

Шуны раслап Адия апа оныгының дипломын кулына ала.

 

Рамил дә, Ринат та мәктәптә "бик яхшы" билгеләргә генә укыганнар. Рамил Берёзовка урта мәктәбен “Мактау кәгазе” белән тәмамлаган. Самара дәүләт университетына укырга үзе кергән. Ринат исә рус теле буенча аеруча уңышларга ирешкән. 3 нче класстан ук спорт белән шөгыльләнүдә дә (биеклеккә сикерү, йөгерү) беренче, өченче урыннарны бирмәгән. Бик яхшы укыганы өчен аңа да “Мактау кәгазе” биргәннәр. Горурланырлыгы бар икән шул Адия апаның оныклары белән. Рамил үз гаиләсе белән яши, ә Ринат әлегә өйләнмәгән.

 

Тагын бер әңгәмәдәш, Якуб мулланың апасы Гали Рамазанова белән дә очрашып сөйләшергә туры килде.                                 

 

- Исемегез сәеррәк түгелме? - диюемә, ул ихластан көлеп җибәрде:

 

- Татар исемнәрен язганда урыслар ни генә кыландырмыйлар инде. Паспортыма ничек язганнар, шул исем белән йөрергә туры килде. Ә авылда мине Гаян дип йөртәләр...

 

Губанкүлдә яшәүче Гаян апа - иң өлкән яшьтәге кешеләрнең берсе.

 

- Көлтә бәйләүче дә без, үгез җигеп урман ташучы да без. ”Бердәмлек” газетасында язалар: сугыш алдыннан туган балалар иң авыр эшләрне башкарганнар, фронтка перчаткалар бәйләгәннәр. Белмичә сөйлиләр бит. 8-11 яшьлек балалар бәйләгән көлтәләрне тарап йөрделәр. Кая инде перчаткалар бәйләү!

 

Минем әни Минҗиһан, әти Хөснулла исемле иде. Әни 12 бала тапкан. Берсе ике яшь ярымда, берсе ун яшьтә үлделәр. Әтиебез Беренче Бөтендөнья сугышына да эләккән. Әсгать абыем сугышка барганда Иваново шәһәрендә утка тотылып, унике яра алган. Каны агып бетә язгач, 18 яшьлек бер кыз канын биргән. Шул кызга рәхмәт әйтә алмавына гомере буена үкенде ул.

 

Гаян апа сөйләде дә сөйләде. Ул кияүгә чыккач, килендәше Сәлимә авырып үлә. Өч яшь ярымлык һәм алты яшьлек ике баласы аның кулында кала. Кайнатасы белән кайнанасы да иртә үләләр.

 

- Гаян апа, муллалар каберлеге турында ни дә булса белмисезме? - дип соравыма ул да җавап бирә алмады.

 

- Авылыбыз зур иде безнең. Мин дүрт кыз бала таптым. Икенче урамга барсам,  кызларымны танымыйлар иде, “игезәкләрме" дип сорыйлар, - дип сөйләде ул. - Губанкүлдә 200 баш сыер асрадылар, иген чәчтеләр, урдылар. Халык мул тормышта яшәде. Менә шул муллыкны бетерделәр. Яшьләр эшсез хәзер, эчеп йөриләр. Мин берүзем яшәп ятам. Дүрт кызым да Самарада яши.

 

Гаян апаның тормышын начар дип әйтеп булмый. Бәдрәфе өендә, краннан җылы су агып тора. Заманча эшләткән бүлмәләр.

 

- Миңа боларның берсе дә кирәкми, - ди Гаян апа. - Ялгызлык авыр. Безне белгән кеше дә юк. Туганнарым янәшә генә яшәсәләр дә, һәр кешенең үз тормышы. Гел минем күңелне генә күреп тора алмыйлар бит инде алар.

 

Мин авыл кешеләре белән гәп куертып йөргәндә Мөгаллимә апа белән Дамир абый Батталовлар да кайтып төштеләр. Алар да муллалар каберлегенә ачыклык кертә алмадылар. Мөгаллимә апа миңа:

 

- Нәсимә белсә генә, - диде. - Әмма аның Санкт-Петербургтан кайтуын көтәргә кирәк.

 

Кайчандыр биредә дворян Губан яхшы атлар җигелгән фаэтонга утырып, үзенең биләмәләрен иңләп йөргән. Совет заманында авылда мәктәп, кибет, мәдәният йорты гөрләп торган. Нинди зур авыл булган бит, ә мәчет янында күмелгән муллаларның кабер ташы да, исемнәре дә юк, сугыштан кайтмаган авылдашлар истәлегенә обелиск та куелмаган. “Тарихы булмаганның киләчәге дә булмый”, - дип бик дөрес әйткән борынгылар. Авыл бетсә дә, гранит һәйкәлләргә булса да язылган тарих калырга тиештер бит.

 

РЕДАКЦИЯДӘН: Губанкул авылы муллалары нәселе Ситдыйк хәзрәт Шәмгуновтан башлануы билгеле. Аның аянычлы язмышы һәм Губанкул мәчете муллалары турындагы материалларны тарихчы, "Азан" газетасы редакторы Шамил Галимов архивлардан табып алган һәм аның шул турыда тәфсилле язмасын газетабыз киләчәк саннарының берсендә бастырачак.

 

 

 

Асия (сулдан уңга), Якуб, Касыйм ГЫЙЗЗӘТОВЛАР.

 

 

Автор фотосурәтләре.

 


Гөлсинә ФӘСХЕТДИНОВА
Бердәмлек
№ 49 | 19.11.2011
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»