поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 16 Май
  • Фәнил Гыйләҗев - шагыйрь
  • Рөстәм Гайзуллин - актер
  • Ләйлә Ялалова - журналист
  • Роза Мулланурова - язучы
  • Дамир Сәмерханов - режиссер
  • Дамирә Кузаева (1948-1993) - актриса
  • Дамир Хәлилов - smm-белгеч
  • Оскар Юнысов - музыкант
  • Илһам Исмәгыйлев - хәйрияче
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
16.11.2011 Җәмгыять

Казанны хаталы “маңкорт” юл билгеләре басты

Пәнҗешәмбе, 17 ноябрьдә, Татарстан башкаласында беренче тапкыр туризмга багышланган халыкара форум узачак. Тик бер карашка вак кына әйбер аркасында шәһәребез әлеге тармакта эшләүче дөньякүләм танылган компания вәкилләре алдында оятка калырга мөмкин.

2013 елда узачак Универсиадага әзерләнү кысаларында башкалабызда зурдан кубып Европа стандартларына туры килгән биналар, юллар төзелеп ята. Тарихи биналарга игътибар арту да үз нәтиҗәләрен күрсәтергә тиеш. Кунак көтүче хуҗабикә төсле, Казан бизәнеп, матурланып яткан мәлдә шәһәрнең “макияжы” дөрес салынмавы, татар йөзенең югала баруы – аяныч хәл.

 

Татар теле – үги кыз ролендә, инглизчәсе исә – “ипи-тозлык” кына

 

 Урам чатларында соңгы атналарда яңа юл билгеләре калкып чыккан. Аларда рус һәм инглиз телләрендә урам атамалары, вокзал, метро, аэропорт, спорт комплексларына юнәлеш күрсәтелгән. Берьяктан, биредә татар теленең онытылуы күзгә ташлана, һәм бу туризм тармагын үстерү өчен мөһим нәрсә  – милли колориттан аңлы рәвештә ваз кичү турында сөйли. Икенче яктан әлеге билгеләр шәһәрнең чит ил кунакларын каршыларга бөтенләй әзер булмавын күрсәтә. Чөнки инглизчә язылган урам исемнәре Шекспир теленең грамматикасына бөтенләй буйсынмый.

 

 Кагыйдә буенча инглиз сүзтезмәләрендә street (урам) яки avenue (проспект) төшенчәләре исемнән соң килергә тиеш һәм урам исеме баш килештә бирелә. Ә Казанда бу шулайрак килеп чыкты: “ул. Ю.ФУЧИКА – Str.YU. FUCHIKА” һәм “ул. ЗАВОЙСКОГО – Str. ZAVOYSKOGO”, ягъни “street” сүзе алдан урнаштырылган (дөресе Y. FUCHIK str. һәм ZAVOYSKIY str.) Һәм бу бөтен шәһәр буйлап күзәтелә.

 

Турыдан-туры “калькалаштырылган” тәрҗемә аркасында исемнәр җисемгә туры килеп бетми. Мәсәлән, “ул. Мавлютова”ны инглизчәләтеп “str. Mavlutova” дип тактага төшергәннәр. Сахаров, Вагапов һәм аерым шәхесләр исемен йөрткән башка урамнар белән дә шундый ук хәл. Танылган галимнәр, геройлар, язучылар бер хата, бер кушымча аркасында ир заты булудан мәхрүм калып, хатын-кызга әйләнгәннәр.

 

Мәсхәрә өчен кем җаваплы?

 

Килеп туган мәсьәләгә аңлатма эзләп андый билгеләрне урнаштыра торган муниципаль оешмага – Юл хәрәкәтендә автомат системалар куллану идарәсенә шалтыраттык (русча аббревиатурасы – “АСУДД”). Идарә рәисе урынбасары Евгений Пыров аңлатканча, хаталы юл күрсәткечләре – Казанга федераль программа буенча тапшырылган Мәскәү “бүләге”. “Россиянең ГОСТ, ягъни дәүләт  стандартлары, юл билгеләрендә рус һәм инглиз теленең булуын гына таләп итә һәм шундыйларны җитештерергә рөхсәт бирә. Аерым телләр махсус элмә такталарында гына күрсәтелә ала,”– дип ул татар теленең “лаеклы урынын” билгеләде. Дөрес, аның сүзләренә ышансаң, татарча атамаларның төшеп калу мәсьәләсе инде игътибарга алынган һәм моның белән республиканың Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы шөгыльләнә.

 

Инглиз телендәге хаталарны да Евгений Пыров закон таләпләренә сылтап калырга тырышты. “Инглиз теле грамматикасының үз законнары, ә бездә үзебезнеке. ГОСТ стандартлары нәкъ менә шундый тәртип, эзлеклелек таләп итә. Чит илгә баргач, без дә аларның законнарына буйсынабыз”, – диде ул.

 

Безнең инглизчәбез – туристлар өчен үзе бер аттракцион

 

Юл күрсәтүче яңа такталар инглизләрнең үзләрендә көлке уятмый калмас. Әлеге фикернең дөреслеген ачыклар өчен без берничә фотоны Лондонда туып үскән Майкл Титмуска җибәрдек. “Хаталар күзгә ташлана һәм елмаю уята. Россияны, мондагы халыкны яратканга гына гафу итә алам”, – дип шаян җавап кайтарды Майкл. Бездәге юл билгеләре читтән килгән кунаклар өчен кәеф күтәрү чыганагы булмасын иде, әлбәттә.

 

Универсиадага әзерләнеп яткан вакытта татар теле белән беррәттән инглиз теленең дә адәм көлкесенә калуы – Казан йөзен пычратучы буяган ямьсез күренешләрнең берсе. Татарстан башкаласында татар телен ишетәсе, татар йөзе белән танышасы килгән һәркем өчен шәһәребез татар мәркәзе буларак истә калырга тиештер. Ә бит юл кырыенда язылган бер генә татар сүзе дә чит ил кешесе өчен хәтер сандыгыннан эзләп алырлык мәрҗәнгә тиң.

 

P.S. Бу көннәрдә республика басмаларының берсендә эшләүче коллегабыз, юл билгеләренә татар телен кайтаруны сорап, шәһәр башлыгы Илсур Метшинга ачык хат юллады. Үзенең мөрәҗәгатендә ул Татарстанның телләр турындагы законы үтәлүен таләп итә һәм республика Конституциясе тарафыннан гражданнарга бирелгән хокукларны тәэмин итүне сорый.

 

 

1

 

 

2

 

 

3

 

Фото – автор һәм Шамил Абдюшевныкы


Алена НИЗАМОВА
Интертат.ру
№ | 15.11.2011
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»