поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
16.11.2011 Экология

Татарстанны тычкан баса?!

"Россельхозцентр"ның Татарстан бүлекчәсе хезмәткәрләре раславынча, республиканың кайбер төбәк­ләрендә бу төр кимерүче­ләрнең саны быелгы көздә 7-8 тапкырга арткан! Әйтик, Тәтеш районында бер гектар сөрү җирендә 417 тычкан оясы барлыгы ачыкланган.

Көз көне кырларда тычканнарның артып китүе гадәти күренеш анысы. Быелгы хәлне дә төрлечә аңлатырга була. Ике ел рәттән килгән корылыктан соң, бүген кырларда кимерүчеләр өчен генә түгел, башка төр җәнлекләр өчен дә азык запасы мулдан. Бигрәк тә озак вакытлар дәвамында җүнле-башлы эш­кәртү күрмәгән мәйданнарда тычканнар үрчер өчен бөтен шартлар бар.

 

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, республика кырларында сөрү мәйданнарының 1 миллион 987 мең гектары өстән эшкәртелгән. Тирәннән сөрелгән җирләрнең мәйданы исә 283 мең гектар тәшкил итә. Бу кадәресе беренче карашка шактый күренсә дә, җирләрне эшкәртүнең сыйфаты төрле районнарда төрлечә. Кәгазьдә бар да ал да гөл, чынында ел әйләнәсендә техника кереп тә карамаган кырлар да бар әле. Мондый аяныч хәлләр­нең нәтиҗәсе үзен сиздерә башлады инде.

 

Кайбер хуҗалыклар үзлә­рен "өстән эшкәртү" белән тынычландырып яшәүгә күнегеп тә бара бугай. Тик тормыш мондый алымның барлык сөрү җирләре өчен кулай булмавын да раслый. Шуңа күрә хуҗалыкларның тулаем диярлек тирән­нән сөрү ысулыннан баш тартуы аңлашылып җитми. Тукай районында быел нибарысы 700 гектар җир тирәннән эшкәртелгән! Лениногорск районы хуҗалыкларында бу күрсәткеч – 800 гектар, ә Менделеевск районы хуҗалыклары нибарысы 300 гектар җирне тирәннән эшкәрткән. "Россельхозцентр" белгечләре әйтүенчә, тычканнар бигрәк тә Лаеш, Менделеевск, Тәтеш һәм башка кайбер район кырларын үз иткән.

 

Табигатьтә һәр нәрсәнең дә үз чамасы, тәртибе бар шул. Нәтиҗәдә әштер-өштер эшкәртелгән, чәчү әйләнешен сакламаган, вакытында тиешле ашламалар кертелмәгән җирләрнең уңдырышлылыгы да елдан-ел кими бару белән бергә, тычкан һәм башка төрле кимерүчеләрнең саны күпләп арта. Ә иң аянычлысы – тычканнар үрчү белән бергә төрле йогышлы авырулар, куркыныч инфекцияләр таралып китү ихтималы да арта.


Камил СӘГЪДӘТШИН
Ватаным Татарстан
№ 224-225 | 11.11.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»