поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 16 Май
  • Фәнил Гыйләҗев - шагыйрь
  • Рөстәм Гайзуллин - актер
  • Ләйлә Ялалова - журналист
  • Роза Мулланурова - язучы
  • Дамир Сәмерханов - режиссер
  • Дамирә Кузаева (1948-1993) - актриса
  • Дамир Хәлилов - smm-белгеч
  • Оскар Юнысов - музыкант
  • Илһам Исмәгыйлев - хәйрияче
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
15.11.2011 Юмор

Дан

Сатирик әсәрләр конкурсы

Рәдиф — тарихи шәхес. 1953 елның 6 мартында аңа төп-төгәл алты яшь иде. Малайның әнисе Фәнүзә укытучы булып эшли. Өйдә бала караучы кеше булмагач, ул аны эшенә ияртеп килә. Шулай итеп, Рәдифнең көннәре мәктәптә, укытучылар өчен ясалган бүлмәдә уза. Укытучылар сөйләшкән һәр сүз Рәдиф колагына кереп бара, башкаларга тиз тарала. Шуңа да бу мәктәптә ниндидер серле, яшерен хәбәрләр сакланмый иде.

 

Шук малай сирәгәя башлаган чәчле, саллы гәүдәле мәктәп директоры Хәкимҗан абыйсы белән дуслашып китте. Малайга аның кып-кызыл бәрхет ябылган өстәле бик ошый иде.

 

Ул көнне Рәдиф укытучылар бүлмәсендә беркем дә булмаудан файдаланып, теге матур өстәл артындагы урындыкка утырды. Үзен дөнья хакиме итеп хис иткән малай Хәкимҗан абыйсының җыелышларда кулларын болгап-болгап сөйләгән хәрәкәтләрен кабатлады һәм өстәл уртасында торган язу карасына кагылганын сизми дә калды. Шешәдәге язу карасы кып-кызыл өстәл буйлап агып китте...

 

Рәдиф бу эшенең юньлегә итмәсен чамалады. Мыштым гына урындыктан шуып төште. Ишекне ачып, бүлмәдән шылдым дигәндә генә, аны кинәт килеп кергән әнисе тотып алды. Әнисенең күзләре никтер яшьле иде. Ул Рәдифнең «гөнаһ»ын күрде дә тирги-тирги «арт сабагын» укытты.

 

— Шундый көнне... дуңгыз малай... шундый кайгылы көнне...

 

Әнисе, елый-елый, «тәрбия эшләрен» тәмамлауга, ашыга-ашыга бүлмәдән чыгып китте. Рәнҗетелгән Рәдиф үзе генә калгач, үкереп елап җибәрде...

 

...Ә бу вакытта ишегалдында бөтен мәктәп җыелган. Укытучылар күз яшьләрен яулык очы белән сөртә-сөртә, артык «хисле»ләре кычкырып ук елый-елый, мәктәп укучыларын сыйныфларга аерып, сафка тезә. Ишегалдындагы сафта балалардан «П» хәрефе хасил булган иде.

 

Бүген бик кайгылы көн икән... Милләтләр атасы Сталин вафат булган... Кызлар мышык-мышык елаша, ә шук малайлар исә күз яшьләрен чыгаралмый интегә иде. Менә шул вакытта сыйныф укытучылары арасында яшерен ярыш башланды: кайсы сыйныф ныграк елый, кайгыра?!

 

Укытучылар рәт арасыннан балаларның елауларын тикшереп йөри. Көлеп басып торган малай-шалай булса, шундук янына йөгереп килеп җитәләр.

 

—Син ник еламыйсың?! Кайгырмыйсыңмыни, оятсыз?!

 

—Кайгырам...

 

—Әйт әле, сиңа ипине кем ашата?

 

—Әни-и...

 

—Ах, җүнсез! Нинди анаң булсын, иптәш Сталин ашатты сиңа ипине, белдеңме?

 

—Ие...

 

—Кем сиңа фашистны җиңеп, тыныч тормыш бүләк итте?

 

—Әти-и...

 

—Надан! Безгә җиңүне олы атабыз Сталин алып бирде. Ул бүген үлгән. Син шуңа кайгырмыйсыңмыни?

 

—Кайгыра-ам...

 

...Мәктәпнең шушы кайгылы митингка әзерләнеп мәш килеп яткан мәле иде. Кинәт мәктәпнең зур ишеге шыгырдап ачылып китте. Аннан иләмсез тавышлар белән үкереп елап, әнисе тарафыннан кыйналган Рәдиф килеп чыкты... Рәдифнең бите буйлап яшь чишмәсе ага да үпкәсе күренерлек итеп ачылган авызына чума, күп елаудан күзләре кызарган. Малайның гәүдәсе калтырана, ул «ыы-ггы, ыы-ггы» тавышлары чыгарып өйләренә таба юнәлде.

 

Митингны башлап җибәрергә әзерләнгән директор Хәкимҗанның, малайны күрүгә, чын күз яшьләре бәреп чыкты... Моңарчы кулъяулыгын төкереге белән чылатып азапланган иде... Ул малайның артыннан йөгереп барып, кочагына алып күтәрде. Аннары, саф алдына басып, дулкынланудан сүзләрен йота-йота, сөйли башлады:

 

—Менә, иптәшләр, укучылар...Үзенә алты гына яшь булуга карамастан...Рәдиф... иптәш Сталинны югалтуның нинди кайгы... фаҗига икәнен аңлаган... Ул сезнең барыгызга да үрнәк булырлык итеп елый...

 

...Үзенә яклаучы тапкан, язу карасы өчен Хәкимҗан абыйсыннан эләкмәсен аңлаган Рәдиф, инде акырып елаудан туктады. Ул, тыныч кына сулкылдап, директор абыйсының киң эшләпәсе читеннән сафка баскан балаларны күзәтте. Митинг «П» хәрефе сыман тезелгән... «С» хәрефенә дә ошаган үзе... Көн саен мәктәпкә ияреп килә торгач, Әлифбаны яттан белә иде инде ул.


Рөстәм ГАЛИУЛЛИН
Казан утлары
№ 11 |
Казан утлары печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»