|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.11.2011 Сәясәт
Татарстанда бер сайлаучыга 51 сум акча тотылачакАгымдагы елның 4 декабрендә алтынчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлау булачак. Россия төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда, партияләрнең җанланып китүе — сәяси аренада активрак эшли башлавы, республика җитәкчелегенең районнарга чыгып, халык белән аралашып кайтуы сайлау якынаюын ныграк сиздерә кебек. 5 ноябрьдә партияләргә сайлау алды агитациясен алып бару, моның өчен матбугат куллану мөмкинлеге бирелде. ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин 8 ноябрь көнне ТР Министрлар Кабинетында брифинг вакытында матбугат вәкилләренә әлеге сәяси вакыйгага әзерлек хакында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, Дәүләт Думасына сайлауга халык үткән сайлаулар белән чагыштырганда кимрәк килмәс, дип фаразлана. Татарстанда бу чарада катнашырга 2,9 миллионнан артык (2011 елның 1 июлендә алынган мәгълүмат буенча) кешенең хокукы бар.
Мәгълүм ки, сайлау белән булган чыгымнарны федераль үзәк тулысынча үз җилкәсендә күтәрә. Анатолий Фомин хәбәр иткәнчә, 4 декабрьдә узачак Дәүләт Думасына сайлауга әзерлек эшләре өчен 150 миллион сумнан артык акча каралган. Сайлауда катнашу хокукы булган татарстанлыларның гомуми санын исәпкә алганда, бу бер кешегә 51,7 сум тия дигәнне аңлата. Федераль үзәктән бирелгән матди ярдәм, нигездә, сайлау комиссиясе вәкилләренә хезмәт хакы түләү, сайлау участокларын әзерләү өчен тотылачак.
Моннан тыш ил күләмендә быел сынау рәвешендә электрон сайлау терминаллары кертеләчәк. Аның бер комплексы 500 мең сум тора. «Комплекска 5 ябык терминал, 2 «өйрәнү өчен» куелган терминал һәм 2 күчмә терминал керә», - дип аңлатты ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин. 2015 елдан тулысынча кулланышка керәчәк әлеге технология быелгы сайлауда Татарстанның 33 районында гына гамәлдә. Электрон җайламанма белән җиһазланган участокта кәгазь бюллетень булмаячак.
Федераль матбугат язуынча, федераль бюджетка быелгы сайлау 7,1 миллиард сумга төшә. 2007 елдагы Дәүләт Думасына сайлаулар белән чагыштырганда бу ике тапкырга күбрәк. Ул чакта 4,327 миллион сум акча тотылган булган. Сайлау оештыруга каралган акчаның 90 проценты быел төбәкләргә китә. Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Станислав Вавилов «Ведомости» газетасына ассызыклап узганча, төбәкләрдә сайлау уздыру өчен акчаны анда яшәүче сайлаучылар исәбенә карап бирәчәкләр.
Миләүшә ЗАКИРОВА |
Иң күп укылган
|