поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
14.11.2011 Икътисад

Ә сез яхшы пенсия өчен ничә ел эшләргә риза?

Түрәләр пенсия яшен арттыруның башка юлын уйлап тапкан. Алар СССР вакытында гамәлдә булган кагыйдәләрне үрнәк буларак тәкъдим иткән. Әйтик, хезмәт хакының 55 проценты күләмендә пенсия алу өчен хатын-кызларга – 20, ир-атларга 25 ел эш стажы тупларга кирәк иде. Эшләгәндә түләнгән акчаның 75 процентын алу өчен исә 40 һәм 45 ел тир түгәргә кирәк. Ә сез күбрәк пенсия алу өчен ничә ел эшләргә риза?

Евгений Ефимов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты:

 

– Бу бик четерекле сорау һәм аңа җавап бирүе дә кыен. Чөнки һәр очракта шартлар төрлечә булырга мөмкин. Кем кайда һәм кем булып эшли бит әле. Вәзгыять тә үзгәреп тора. Гомумән алганда, сез телгә алган тәкъ­димне якларга да була. Чөнки 5 еллык стаж гына, чыннан да, аз булырга мөмкин. Бездә бит пенсия белән тәэ­мин итү буенча болай да проблемалар бар. Ә үземә килгәндә, әйтик, 65 яшькә кадәр эшләү күбрәккә китә. Россиядә ир-атларның ур­тача гомер озынлыгы болай да бик кыска. Мин, мәсәлән, 30 елдан артык эшлә­мәс идем. Пенсиягә чыккач яхшылап ял итәсе, сәяхәтләргә барасы килә, шәхси эшләр бе­лән дә шөгыльләнәсе бар бит әле.

 

Илдус Вәлиев, эшмәкәр:

 

– Әгәр чыннан да яхшы пенсия буласына гарантия би­рәләр икән 35 ел тир тү­гәргә риза мин. Ир-атның ур­тача 22-23 яшьтә эшли башлавын исәпкә алсак, 57-58 яшькә ка­дәр хәйран стаж туплана. Лә­кин шушы еллар эчендә түрә­ләр әллә нәрсә­ләр уйлап чыгарырга мөмкин. Тотрыклылык юк бит бездә. Шуңа күрә ышанмыйм да. Әнә шул ук СССР вакытында ялны белми эшләгән әби-бабайларның хә­зер күпме пенсия алуын үзегез кү­реп торасыз. Ә инде 45 ел эшләү­нең дәүләткә генә файдасы булачак. Чөнки ир-атлар арасында бик күпләр бер тиен дә пенсия алмый үлеп китә. Димәк, түләп торасы да юк. Шуңа күрә кайбер чит илләрдәге кебек булсын иде. Ялга чыгу белән сиңа гомер буе тупланган акчаны тоттыралар да, аны үзең те­ләгәнчә сарыф итәсең. Бер көндә тотып бете­рәсеңме, әллә балаларыңа бирәсеңме – анысы синең эш.

 

Александр Долгов, КФУ студенты:

 

– Гомумән, хәзерге яшь буын пенсия алу турында хыялланмый, бу турыда уйламый дисәк тә ялган булмас. Чөнки совет чорында һәркем дәүләт эшендә эшләсә, хәзер шәхси оешмаларда, яңа байлар кулында хезмәт итүчеләр күп. Шулай килеп чыга: болар киләчәктә пенсия алу турында уйламый. Минемчә, очны-очка ялгаудан акчасы калган кешеләр картлык көннәренә күпмедер мая туплап бара. Бу бүгенге көндә иң отышлы юл. Инде хәзер стаж кенәгәләрен бетерү турында сүзләр йөри. Миңа калса, кеше пенсия алу өчен генә түгел, гомумән, үлгәнче эшли инде. Ул эшсез утыра алмый. Үзем бу фикерне яклыйм.

 

Фәнил Вакказов, “Татар радиосы” хезмәткәре:

 

– Без картайганчы пенсиянең бетәчәге көн кебек ачык. Шуңа күрә дәүләт авызына карап ятмыйча, картаймыш көндә кесәгә әкрен генә акча тамызып утырырлык эш булдыру зарур. Минем фикерем әнә шундый.

 

Зөлфәт Зиннуров, җырчы:

 

– Ничә ел эшләсәң дә юк инде ул бездә. Бигрәк тә “кара” хезмәт хакы белән акча алучыларга. Мин гел әйтеп киләм: пенсиягә чыгарга курыкмас өчен бердәнбер гарантия – ул балаларга тиешле тәрбия би­рү. Ул чакта алар олы яшьтәге әти-әнисен ташламас.



Ватаным Татарстан
№ 226 | 12.11.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»