поиск новостей
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 30 Апрель
  • Ильвина - җырчы
  • Илфар Кәримов - журналист
  • Илназ Заһитов - хоккейчы, тренер
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
09.11.2011 Мәдәният

“Әкият”нең яңа бинасына кем хуҗа булыр?

Казан уртасында балалар өчен моңарчы күрелмәгән чын мәгънәсендә әкият сарае калкып чыкты. “Әкият” курчак дәүләт театры өчен төзелгән мәһабәт бинаны ачу тантанасы берничә мәртәбәләр кичектерелеп килде. Республика бәйрәмендә олы кунаклар катнашында ачылачак дип матбугат хезмәткәрләренә шалтыратып куйсалар да, курчакчылар һаман яңа бинага аяк баса алмый. Әлеге процессны тизләтү өчен алар өмәләр дә оештырып карадылар. Инде бина төзелеп бетте дигәндә генә, аңа шактый гына дәгъва кылучылар пәйдә булган диме...

Тарихы ерак 1932 елларга барып тоташкан коллектив профессиональ театр буларак 1934 елда чиркәү бинасында үз эшен башлый. Бернинди уңайлыклары булмаган бинада ике төркем тамашалар әзерли. Күбрәк татар төркеме гастрольләрдә йөрергә мәҗбүр була. Кысан бүлмәләрдә җәфа чиккән артистлар сәхнәдә нәниләр каршына чыккач, үз-үзләрен онытып әкият дөньясына эләккән сыман иҗат итә. Ләкин замана баласын һәрвакыт шаккатырып торырга да кирәк бит әле. Аларны җайсыз залларга китерергә оялган Роза ханым Яппарова бар көчен куеп яңа бина төзетү эшләре артыннан йөри башлый. Җир сатып алу мәшәкатьләренә кадәр театр директоры үз өстенә ала. Эшкуарларга сатылган җирне кайтару өчен генә дә бер ел вакы сарыф ителә.

 

Петербург һәм Тихомирнов урамнары чатындагы яңа бинага нигез ташы  тантаналы рәвештә 2008 елның октябрендә салына. Татарстанның беренче Президенты ул вакытта, бернинди кризисларга карамыйча, балаларга әкият йорты салырга кирәклеген белдерә. Саллы төзелеш өчен 958 млн. сум акча таләп ителүе дә дәүләт җитәкчеләренең ниятен суытмый. 2010 елда төзелешнең төп эшләре башлана.

 

“250 һәм 100 урынлы тамаша залларына дип шундый зур бина сафка бастырылгач, хөкүмәт аның яртысын шәһәргә бирергә булды. 7,5 мең квадрат метрын без алачакбыз, ә 10 меңнән артыграк квадрат метры шәһәр хакимиятенә тәгаенләнгән. Анда бию, нәфис сүз, эстрада буенча һәм башка бик күп балалар студияләре булачак. Андый үзәк Казанда балаларга бик кирәк. Алар күршеләр буларак, безгә комачауламаслар дип уйладык. Әмма Ярославль, Йошкар-Олада да бер бинага ике театрны урнаштырганнан соң, алар үзара ачуланышып беткәннәр. Ярославльдә хәтта яшьләр театры белән курчак театры арасына тимер рәшәткә дә күтәргән иделәр. Бер казанга ике баш сыймый да сыймый инде ул. Театрның үзенең генә махсус бинасы булырга тиеш”, - дигән иде бер әңгәмәсендә театрның директоры Роза Яппарова.

 

Ләкин бина ачылу көннәре якынлашкан саен халыкта имеш-мимешләр дә ешрак йөри башлады. Кемнәрдер биредә шәһәр читенә урнашкан Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театры да килеп урнашачак икән, дип сөйләде. Кемнәрдер зур залны “Салават” җыр театрына бүлеп бирәләр икән дигән фикерне алга сөрде. Ә Качалов исемендәге рус зур драма театры режиссёры Александр Славутский исә бөтенләй бина янына килергә курка икән...

 

Яңа бина чыннан да күпләрне көнләштерерлек шул. Һәм тышкы эшләнеше, һәм эчке бизәлеше, татарча әйткәндә, күз явын алырлык. Ул әкиятләрдәге алты катлы купшы сарайны хәтерләтә. Казанның Кекин йорты, Шамил йорты кебек үк үрмә колонналар, ак ташлы фонда калкып торган кече манараларның һәм башка декоратив бизәкләрнең ерактан ук җәлеп итеп торачагын архитекторлар дөрес хәл иткән. Бинаның йөзлек ягы төрле әкиятләрдәге сыннар белән бизәлгән.

 

Казан уртасындагы мондый затлы бинада һәр коллектив иҗат итәргә хыялланыр. Тик хуҗалар ничек хәл итә бит әле...


Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ | 09.11.2011
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»