поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 15 Май
  • Фәрит Йосыпов - галим
  • Гөлнара Исмаева - җырчы
  • Радик Фәизов (1931-2011) - язучы
  • Мәгъсүм Хуҗин (1930-2008) - язучы
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
09.11.2011 Җәмгыять

Без бит дурак түгел!

Белмим: йолдызлар яратамы Казанны, Казан йолдызларнымы?! Кыскасы, еш киләләр алар безгә. Кайсыларына башкалабыз шул кадәр ошап китә ки, алар гастрольләрен ешайталар, хәтта мәктәпләрен ача башлыйлар. «Ералаш»ның йолдызлар студиясе, мәсәлән, «Вконтакте»дагы сайты аша 3-8 айда актерлык осталыгына, вокалга, хореографиягә өйрәтергә вәгъдә итә.

Хабенский мәктәбе Казан шәһәренең медицина юнәлешле 116 нчы лицеенда эшли. Хәтерлим әле: аның ачылышына башкалабыз мэры Илсур Метшин белән Константин Хабенский килде. Безнең Казан педагоглары балалар белән ачык дәрес үткәрде, Хабенский кызлар белән фоторәсемгә төште. Шуның белән шул! Матбугатта, «Анастасия Волочкова төрле шәһәрләрдә, шул исәптән Казанда да үз мәктәбен ачарга хыяллана», дигән хәбәр чыккан иде. Ни сәбәпледер мәктәбе күренми әле. Педагогик бизнес белән шөгыльләнергә теләмәүчеләргә башка мөмкинлекләр бар, мәсәлән, фестиваль үткәрергә була. Әйтик, Кремль диварлары янында үткәрелүче Казан рок-фестиваленең Президенты булырга. Андрей Макаревичның Казанга мәхәббәте фестивальгә әверелеп яңгырый башлады. Хәер, Андрей Вадимович бөтен яктан талант ул. Казанның 5нче музыка мәктәбендә ТР Мәдәният министрлыгы гранты ярдәмендә музыкантның уникаль проекты – «Рок мәктәбе» эшли башлаган иде.

 

Танылган интеллектуал Друзь да килгәләде, төгәл генә истә калмаган, ниндидер уеннар үткәреп, «Пирамида»да дипломнар да тапшырган иде шикелле. Чулпан Хаматова иҗади эшчәнлеге буенча Казанга кайтып, якташларын куандырмаса да, шәфкатьлелек эшләре буенча җитәкчеләребез белән очрашканын хәтерлим – зур эшләр белән йөри бит талантлы актрисабыз. Алсу Сафина-Абрамова да Татарстанга кайткалады, татарча альбомын тәкъдим итәр алдыннан ТР Мәдәният министрлыгында матбугат конференциясе оештырды. Горурланадырмы-юктырмы – әмма без аңа 2000 елда «Татарстанның атказанган артисты» исемен бирдек, нәкъ ун елдан – 2010 елда Татарстанның халык артисты дип зурладык. Алсу кадәр Алсу алсын да алсын – кызганыч түгел. Дөресен әйткәндә, хәзер ул исемне Татарстанда да, Россиядә дә «эте дә, бете дә» ала.

 

Хәер, Марат Бәшәров Яңа ел алдыннан вәгъдә ителгән «Татарстанның халык артисты» исемен тиз генә ала алмады. Көтелгән көнгә – 4 февральгә артистның «боз шоуы» белән килешенә документларны өлгертә алмаганнар булып чыкты – моны нигәдер бөтен матбугат чарасы язды. Соңрак алдымы ул исемне, юкмы – хәтерләмим. Википедиядә дә, Маратның фанатлары ачкан «рәсмиләшкән» сайтта да Татарстаннан алынган мактаулы исем турында мәгълүмат юк. Үзенең татарлыгын искә төшереп торган, җае килгән саен татарча сүзләр кыстырган, ислам динен тоткан талантлы актерыбыз, мактаулы исем вәгъдә ителгәч, бик сөенгән иде – исем аңа горурлык икән – алсын әйдә!

 

Казанның 1000 еллыгын үткәреп йөргән көннәрдә тагын бер татарыбызны – Бари агай Алибасовны атказанган иткән идек. Дөрес, «На-На»ның продюсеры исемне алырга килә алмады – реалити-шоуда катнашкан чагы булган. Шулай да котлау телеграммасы китте үзенә.

 

Россия, Шотландия, Румыния, Германия һәм АКШ театрлары белән хезмәттәшлек итүче театраль режиссер Георгий Ковтунның да, республиканың музыка-театраль сәнгатенә зур өлеш кертүче буларак, «Татарстанның халык артисты» исеме бар. Ул аны горур йөртәдер дип өметләник.

 

Мактаулы исемнәр коллекцияләргә яраткан Дима Билан да Татарстан егете ләбаса. Татарча берничә сүз дә белә: шәхсән үземә татарча җавап бирде. Нигә Кабардино-Балкариянең атказанган һәм халык артисты, Чечняның һәм Ингушетиянең атказанган артисты исемнәрен туплаган якташыбызны куандырып, Татарстанның да мактаулы исемен бирмәскә?! Быел 30 августта да җырлап китте түгелме соң?!

 

Ә Казанда кино төшереп йөргән Сергей Безруковка нигә берәр мактаулы исем бирмәскә? Үткән шимбәдә генә ул «Родина» кинотеатрында «Реальная сказка» фильмының тәкъдим итү кичәсен оештырып китте. Быел Казан Сабан туенда Россия Президенты Дмитрий Медведевка бәхет дагасы чүкеп биргән тимерче-шоумен Алмаз журналистлар алдында Ирина һәм Сергей Безруковлар гаиләсенә тимер роза чүкеп бирде. Дөресрәге, Сергейның үзеннән чүкеттерде, дияргә дә мөмкин. Фильмына килгәндә, Сергей матбугат конференциясендә тәфсилләп аңлаткач, фильмның әйбәтлегенә әйбәтләбрәк ышандык. Рус әкиятләренә нигезләнгән фильмны Казанда төшермичә тагын кайда төшерсеннәр?! Үлмәс Кащей сарае итеп төшерерлек «хан сарайлары» да күп безнең Казансу буйларында. Рәхәтләнеп үрмәләсен Иван-дурак.

 

Сергей Безруков декабрьдә тагын килеп чыгарга вәгъдә итте, бәлки яңа проекты бардыр…

 

Әйе, Мәскәү йолдызларын яратабыз без...

 

Моннан берничә ел элек «зур йолдыз» булып җитешкән татарларны чакырып зур фестиваль дә үткәреп караган идек. «Җиде йолдыз»ның дәвамы булмады – акланмагандыр инде. Йолдызлар кыйммәт тора шууууул. Алар халык мәзәгендәге суга төшкән мулла кебек: «бир» дигәнне белми, «мә»не генә ярата. Ә без бирәбез... Бөтенесенә түгел, әлбәттә, дөрес итеп сорый белгәннәренә.

 

Бирүен бирәбез дә… дивидентлары кайтамы соң?

 

Бик сизелми шул. Мәсәлән, быел киноактриса Ольга Кабо Казан мөселман киносы фестиваленең ачылу тантанасын алып барды. Соңыннан бер Россия газетасы аның хәл-әхвәлен белешкәч, Анапада «Киношок»та катнашуын һәм бөтен соңгы яңалыкларын бәйнә-бәйнә сөйләгән, ә Казан турында әйтергә оныткан. Кинофестиваль дигәннән, порнойолдызның «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә җиңүе өчен мөфтинең ризасызлык белдерүен, Панин белән Астаховның Казанга килгәндә үк бик аек булмауларын, вакытында аракы салып бирмәгәннәре өчен Панинның «министрны таләп итеп» дулавын, ике «йолдыз»ның иртәнгә кадәр тынычланмаулары турында Россия газеталарыннан укып белергә мөмкин. Хәер, Астаховның «дулавы» турындагы хәбәр аның ниндидер актрисага «ошап» бетмәве аркасында килеп чыкты булса кирәк, әмма, ни генә булса да, вакыйга Казанда бара.

 

Азактан Татарстан турында тагын бер «күңелле» хәбәр. Без дурак түгел икән бит! Хәер, үзегез укып бәяләгез: «Мне запомнился на форуме неожиданный вопрос Алексея Венедиктова (журналист, «Эхо Москвы» радиостанциясе мөхәррире һәм алып баручысы): «У вас в Татарстане Хан Батый, он кто – герой или антигерой?» и остроумный ответ Альберта Гильмутдинова – «Исторический персонаж». Народ, рожденный кочевым и в оседлом состоянии, оказался совсем не дурак (!) (http://tikandelaki.livejournal.com/260857.html).

 

Моны журналист, телевидение алып баручысы, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Тина Канделаки үзенең «Живой журнал»ына язган…


Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»