|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.11.2011 Бәйрәм
Корбан-марафон: Казан-Кырлай-Казан (ФОТО)ТР мөселманнарының Диния Нәзарәте яшьләр бүлеге нигезендә эшләүче “Алтын урта” җәмгыяте Гает бәйрәме уңаеннан “Корбан марафон” үткәрде. Бер төркем яшьләр җыелышып, Мөһәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) исеменә корбан чалдылар, Тукайның туган ягы – Кырлайга кайтып үзләре өчен Корбан ашы үткәрделәр. Сарык итеннән пешерелгән пылаудан авыз иткәннән соң, мөселман яшьләре Тукай музеен, заманында Тукай атлап йөргән юлларны карап кайтты. Бер ай дәвамында “Алтын урта” яшьләре мөмкинлеге булган кешеләрдән мохтаҗ гаиләләр өчен ярдәм, хәйрия чаралары кабул иткән иде. Кием-салым, китаплар, канцтоварлар белән бергә мохтаҗ гаиләләргә корбан итен илтергә дә исәплиләр икән. Бу эшне бер атна эчендә тәмамларга уйлыйлар. Арча юлы
Яңа Кырлайга борылыш
Җиктереп тимер ат, киттек Кырлайга туп-туры карап
Табын артында
Бәйрәм пиццасы
...һәм салаты
Уңган хуҗабикәләр
Кечкенә, әмма җылы компания
Туп тибәргә дә вакыт табыла
Кырлай музеенда
Кызыклы стенд
Экскурсия
Бармак эзләре калдырмагыз
Экспонатларның берсе
Мескен баскыч
Шүрәле имди
Фоторепродукция
Бәйге эшләнмәләре
Гармунчы Шүрәле
...һәм аның конкуренты
Хыялый
Истәлеккә берничә сүз
Истәлеккә берничә фото
...һәм су буенда
Әйтеп бетергесез матурлык
Көзге аллея
"Ә һәйкәл боланга куелган булса, мөгезләре мондый булыр иде"
Корбан ашы Ләйсән Фәтхетдинова фотолары.
--- |
Иң күп укылган
|