|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.11.2011 Мәдәният
“Кыз урлау”да шаһит булдык...21 октябрьдә Самара шәһәренең Киров мәйданында урнашкан Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда тамашачы Эстәрлетамак башкорт драма театрының Мостай Кәрим пьесасы буенча куелган “Кыз урлау” комедиясен карап хозурланды. 20 ел элек үзгәртеп кору таңында барлыкка килгән бу театр инде шактый тәҗрибә туплап өлгергән. Комедиянең сюжеты гади генә булса да, режиссер Азат Җиһаншин спектакльне җырлы-биюле номерлар белән бизәп, матур итеп сәхнәләштергән.
Эстәрлетамаклыларның Самарага беренче тапкыр гына килүләре түгел, шуңа да зал тулы булып, тамашага башкорт туганнарыбыз гына түгел, милләттәшләребез дә шактый җыелган иде.
Пәрдә ачылуга, күз алдыбызда һәрберебезгә кечкенәдән таныш, күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтерлек чиккән сөлгеләр, тукыган паласлар җәелгән күренеш пәйда булды.
Авыл Сабан туена әзерләнә. Озын колга күтәреп, яшьләр бәйрәмгә бүләкләр җыеп йөри...
Татарларда да, башкортларда да кыз күзләү, яр сайлау нәкъ менә шушы язгы бәйрәм вакытында хәл ителә дә бит инде. Бүген дә халык, бигрәк тә яшьләр, сабантуйларны көтеп ала, һәм “акыллы егетләргә матур кызлар” табылып кына тора.
Янгын сүндерүче Мөхәммәтша (Илһам Рәхимов) чая, чибәр, бер кашык су белән йотарлык Җәмиләгә (Юлия Галәветдинова) гашыйк икән. Күрше Актанык авылында яшәүче Котлыәхмәтнең (Рафик Хәсәнов) дә күзе шушы кызга төшкән.
Сабантуй житте исә, Әҗмәгол карт (Филарит Бакиров), еллар узган саен арттырыбрак, бичәсе Уңганбикәне (Ниса Бакирова) урлап кайтуы турында сөйли башлый, һәм бу егетләргә утлы табага май салгандай була. Карт төлке Әҗмәгол әкиятеннән дәрт алып, Котлыәхмәт тә, кыз белән уртак тел таба алмагач, Җәмиләне урлап кайтырга ният итә. Ул егетләрне һәм буйдак ир Дәүләтбайны (Азамат Хәлилов) котырта һәм ризалыкларын ала. Тик Дәүләтбай бу эшне үз файдасына борып, тол хатын Туктабикәне (Физәлия Рәхимова) урларга кирәк дигән фикергә килә.
Тик караклар ятмәсенә Җәмилә дә түгел, Туктабикә дә түгел, ә Әҗмәголның бер тапкыр инде урланган карчыгы Уңганбикә эләгә. Шулай итеп, егетләр кыз урлыйбыз дип, әби урлап кайталар...
Эстәрлетамак театры куйган бу спектакльдә шаян сүзләр, җырлар һәм такмаклар, гомумән, халыкчанлык рухы хөкем сөрде. Тамашачылар спектакльне бик җылы кабул иттеләр, мавыгып һәм кызыксынып карадылар, залда әледән-әле көлү тавышы, кул чабулар яңгырады. Мин театр тәнкыйтьчесе булмасам да, һәрбер геройның үзенә генә хас характерын тоемладым. Мәсәлән, Туктабикә үҗәтле, тормышны үзенә ничек кирәк шулай бора белә торган хатын булса, Дәүләтбай, киресенчә, эшләпә киеп, тәкәббер кыланып йөрсә дә, аның йомшак, беркатлы икәнлеге күренеп тора.
Комедия булгач, арттырыбрак җибәргән чаклары да булмады түгел. Мәсәлән, Дәүләтбайның хатын-кыз киеме киеп чыгуы урынсыз булды кебек.
Кояшлы Башкортостанның саф һавасы, шифалы чишмә сулары йогынтысын сәхнәгә алып чыккан артистларның энергиясе Самара тамашачысына да күчте. Борчыган уйлардан, тормыш авырлыгыннан, проблемалардан бер кичкә генә булса да арынып тордык. Спектакль тәмамлангач, тамашачыларның көчле алкышлары бик озак яңгырады әле. Самара өлкәсенең һәм шәһәренең башкортлар “Королтае” активистлары барча артистларга да чәчәк бәйләмнәре һәм тартма-тартма конфетлар тапшырып, рәхмәтләрен белдереп, яңадан-яңа спектакльләр алып килүләрен үтенделәр.
Зөлфия ВӘЛИӘХМӘТОВА |
Иң күп укылган
|