|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.11.2011 Җәмгыять
Әби-бабай, китәсезме?!"Улей" дискуссия клубы утырышында пенсионерларның барысын да чит илгә яшәргә җибәрергә тәкъдим иткәннәр. Бу – өлкәннәрне карау, пенсия һәм башка чыгымнарны киметәчәк, имеш. Тик бу яңалык әби-бабайларны гына аптырашта калдырды. Тәкъдимнең авторы – Табигатьне саклау илкүләм оешмасы президенты, "Русское лото"га нигез салучыларның берсе, эшмәкәр Әлморат Рәсүлмөхәммәтов. Аның сүзләренә караганда, теләге булган бөтен әби-бабайлар чит илгә китә алачак. Яңа урында яшәү шартлары мондагыга караганда күпкә яхшырак булачак, дип тә ышандырган Рәсүлмөхәммәтов.
Эшмәкәр пенсионерларны яшәү минимумы Россия белән чагыштырганда түбәнрәк булган илләргә җибәрергә тәкъдим итә. "Уртача 6 мең сум пенсиягә Латвия, Үзбәкстан, Болгария һәм Һиндстанда иркенләп яшәргә мөмкин. Ә айлык акчасы 10 мең сум булган өлкәннәр Төркия һәм Мисырда рәхәтләнеп яши алачак", – дигән ул. Яңалыкның әби-бабайлар өчен икеләтә отышлы икәнен дә искәрткән ул. Беренчедән, яшәү шартлары яхшырса, икенчедән, өлкән яшьтәгеләрнең сәламәтлегенә җылы як кояшы үзе генә дә ни тора!.. Чит илгә китүче пенсионерларга эш тә кушмакчылар. Алар яңа җирдә рус телен һәм мәдәниятен тарату белән шөгыльләнә ала, дигән Рәсүлмөхәммәтов. Аның фикеренчә, бүген ике генә юл бар: йә бертуктаусыз пенсияне арттырып торырга, йә әби-бабайларны күчерергә.
Эшмәкәр үз фикерен дәлилләргә дә тырышкан. Аның сүзләренә караганда, әлеге идеянең әллә ни яңалыгы юк. "Мул тормышта яшәүче гаиләләргә игътибар итегез. Акчасы күп булганнар әти-әниләренә махсус рәвештә чит илдә йорт сатып ала. Өлкәннәрне җылы якка яшәргә җибәрә, – дип сөйләгән ул. – Без исә бай балалары булмаган өлкәннәргә ярдәм итә алачакбыз". Россия Дәүләт Думасының ветераннар эшләре буенча комитет рәисе урынбасары Франц Клинцевич әйтүенчә, депутатлар әлеге тәкъдимне эш тәртибендә тикшерәчәк.
Тик түрәләр әби-бабайларның күчеп китүгә карата фикерен белергә оныткан, ахры. Бу хакта сорашып, газета укучыларыбызга шалтыраткач, уңайсызланып ук калдык. "Кызганалар икән, пенсия акчаларын кире алсыннар. Әмма туган нигеземнән беркая китмим, – ди Яшел Үзән районы Олы Шырдан авылында яшәүче Нәгыймә Җәләлова. – Монда балаларым, оныкларым бар. Шөкер, кадер-хөрмәттә яшим. Ә чит илдә мин кемгә кирәк?"
Татарстан ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасы республика советы рәисе Рәфис Әхмәтҗанов әйтүенчә, бу яңалыкны күз алдына да китереп булмый. "Шәһәрдә бөтен уңайлыклары булган фатирда яшәүче балалар еш кына авылда яшәүче олыгайган әти-әниләрен үзләре янына чакыра. Өлкәннәр исә Үзбәкстанга, йә булмаса Латвиягә түгел, авылдан шәһәргә чыгып китәргә дә ризалашмый, – дип сөйләде ул. – Тормышны бөтенләй аңламаган кеше генә әлеге идеяне тәкъдим итәргә мөмкин. Минемчә, бу – чынга ашмаслык нәрсә".
Эльвира ВӘЛИЕВА |
Иң күп укылган
|