поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
04.11.2011 Мәдәният

Татарстанның халык артисты Нуретдин Нәҗмиевка – 65 яшь!

Агымдагы елның ноябрь аенда Татарстанның халык артисты Нуретдин Нәҗмиевка 65 яшь тулу уңаеннан төрле бәйрәм чаралары узачак.

3,4 һәм 7 ноябрь көннәрендә юбиляр Мирсәй Әмирнең “Гөлшаян” спектакле белән туган якларына сәфәргә җыена. Юбилейга бәйле әлеге спектакльләр 3 ноябрьдә – Балык Бистәсе районы, 4 ноябрьдә – Яңа Арыш авылы (бу көнне юбиляр хезмәттәшләре белән яңа мәдәният йорты ачу тантанасында да катнашачак) һәм 7 ноябрьдә Котлы Бөкәш авылы мәдәният йортларында булачак.

 

Төп бәйрәм чарасы, әлбәттә, 18 ноябрь көнне кич 18 сәгать 30 минутта Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында үтәчәк. Котлаулардан тыш, бу көнне юбилярны кадерле кунаклары, иҗатташ дуслары, сөекле тамашачылары аның соңгы еллардагы иң уңышлы эшләреннән берсе булган “Мәхәббәт баскычы” бенефис-спектаклендәге (Шамил Фәрхетдинов, Рәшит Заһидуллин) Нуретдин Гыйльмиханович ролендә күрәчәк.

 

Нуретдин Нәҗмиевнең юбилеена багышланган чаралар 12 ноябрьдә Мәскәүдә “Мәхәббәт баскычы” спектакле күрсәтелү белән тәмамланачак.

 

Нуретдин Гыйльмихан улы Нәҗмиев 1946 елның 5 октябрендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Балыклы Чүкәй авылында дөньяга килә. Казан театр училищесының Актерлар хәзерләү бүлеген тәмамлаганнан соң, 1976 елда Республика күчмә театрына (хәзерге Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры) эшкә чакырыла. Шул гомер эчендә ул бер-берсенә охшамаган 100 дән артык үзенчәлекле образлар тудырды; тамашачыларның сөекле артистына әверелде.

 

Төп рольләре – Гарифҗан – Т.Миннулин «Алай түгел, болай ул», Гайнетдин – И.Юзеев «Мәкәрҗәгә барган идек», Нигъмәт – К.Тинчурин «Американ», Ислам – В.Константинов, Б.Рацер «Игълан буенча өйләнү», Сафа – И.Юзеев «Гашыйклар тавы», Костылев – М.Горький «Кояш төшмәгән җирдә», Азат – Л.Вәлиев «Париж егете Әлфәнис», Нуретдин Гыйльмиханович – Ш.Фәрхетдинов, Р.Заһидуллин «Мәхәббәт баскычы» һ.б.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»