поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
01.11.2011 Мәгариф

Дисбедә ничә төймә?

Болай булгач, әбиләр әйтмешли, ”шәт, иншалла!” Болай булгач, ягъни “7 көн” тапшыруы хәтле тапшыру тел проблемасын күтәреп чыккач, күңелдә чын ышаныч туды.

Ихлас ышаныч. Үзем сөенеп тапшыру карап утырам. Күңел уйлана. Әйе, республикада ана телебезнең куллану даирәсе тараюга чын күңел­дән борчылып яшәүчеләр һәрдаим яшәп килде, яшәячәк тә дип уйлыйм. Ялгызак көрәшчеләр беркайчан да бетмәде татарда. Чынлыкта, әлеге проблеманың шушылай илкүләм калкып чыгуы, әлбәттә, “ана телем” дип янып яшәүчеләренең эшчәнлеге нә­ти­җәседер дә әле. Инде бик күптән “татары сами не хотять отдавать своих детей в татарские классы!” – дип сөйләү­че башка халык вәкилләрен күп ишетеп яшим. Баштарак ут ягып бә­хәсләшә идем. Соңрак аларга каршы бер сүз дә әйтми башладым. Бәхәсләшкән чакларым – ул минем халкыма, кешеләребезгә нык ышанган ел­ларым иде. Тора-бара ышанычым кызгануга әйләнде. ”Нигә кызганасың, без мескеннәр түгел, кызгану кешене кимсетә”, – диярсез. Аңлыйм-кызганам, бөтен йөрәк белән кызганам. Кешенең ана телен яратуын, ләкин үз телендә иң газизен – баласын да укыта алмавын күреп ничек кызган­мыйсың?! Нишләсен кеше? Теле газиз ­булса да, баласы газизрәк.

 

Бүген шул га­зизенең БДИны рус телендә бирәсе бар. Бу шаяру түгел. БДИга бер көн әзерләнеп кенә керә алмыйсың. Бу – ун еллык хезмәт нә­тиҗәсе. Ә ул хезмәт рус те­лендә аңга сеңә. Беләсезме, мин элегрәк, тел бетсен өчен бөтен татарны кырып бете­рергә ки­рәк, без кырылып бетә торган халык түгел, ди­мәк, телебез мәңге бетмәя­чәк, дип уйлый идем. Юк икән, телне бетерәсең килсә, БДИны рус телендә бирдерү җитә икән. Арттыра димә­гез. Мин бу сүзләрне бөтен җит­диле­гем белән әйтәм. Бишектән төшкән һәр адәм баласы мәктәп аша уза. Күптән түгел шундый очракка тап булдым. Саф татар авылының мәктәп китапханәчесе мәгариф бүле­генең дәреслек­ләр кайтарту өчен җаваплы хезмәткәреннән үз мәктәплә­ре­нең беренче сыйныф укучылары өчен математика дә­реслегенең урысчасын кайтартырга дип килде. Дә­реслекләр таратучы ханым башка милләт кешесе булуына карамастан: “Сез нәрсә, беренче­ләр бигрәк бә­ләкәйләр бит, ничек сез аларга русча дәреслек бирерсез. Башка телдә шундый авыр фәнне үзләштерү икеләтә авыр булыр бит, бәлки, һәр елдагыча, бишенче сыйныфтан гына кайтартырсыз“, – ди. Мин дә сүзгә кушылам: ”Сеңлем, сезнең авылны безнең район өчен татарның Мәккәсе кебек дип беләм бит, ничек инде шул авыл сабыйларына рус телендә математикадан дәреслек кайтартмакчы буласыз?“ – дим. “Авыл халкы шулай тели , йөз кырык имза җыелды инде“, – димә­сенме китапханәче. Баласының ки­ләчәге бугазыннан алмаса, кеше бу юлга басмый. Ә ул “киләчәк” дигәнең БДИны ­ничек бирүеңә бәйле дип ышана ата-ана.

 

”7 көн” тапшыруында Илшат Әминов уңай тәҗрибә итеп, чынлап та бөтен шартлар тудырылган, ике генә түгел, аннан да күбрәк тел өйрәтүче татар-тө­рек мәктәпләрен мисалга китерде. Бу мәктәпләрдәге кебек шартларны тудыру бары тик дәү­ләттән генә тора. Дәү­ләттән генә тормаган нәрсә­ләр дә бар. ”Балаларыбыз ки­ләчәге никадәр генә куркытса да, кешенең үзеннән дә үз ана теле өчен җаваплылыкны тө­шерергә ярамый”, – дигән фикерем дә бар. Мәсәлән, халыкны математикадан рус телендә дәреслек кайтартырлык дәрә­җәгә җиткереп оештыручылар башкача да эшли алырлар иде. Нигә шул ук күләмдә имза җыеп Мәгариф һәм фән министрлыгына, БДИны татар балалары өчен татар телендә бирдерегез, дигән мөрәҗәгать бе­лән чыкмаска?! Мин үзем быел Зәй шә­һәрендә узган республи­ка­кү­ләм август конференция­сендә шушы тәкъдим белән чыктым. Туры әйткән туганына ярамаган, дисәләр дә, авызга сугучы булмады. Бу ва­кыйганың җил­ләре шактый гына “өшетсә” дә, “салкын”­нардан Бөтендөнья татар конгрессы вә­килләре­нең әлеге мөрә­җә­гать­не хуплаулары аралады бу­гай, шө­кер. Алар хәтта үз сайтларына безнең мәга­риф системасында әзерләнгән югарыда әйтел­гән эчтәлекле мө­рәҗә­гатьне дә куйдылар. Ә бу – бик зур таяныч. Үзеңне ялгыз хис итмисең. Зәйдәге чыгышымда: “Безнең районда татар мәктәпләрендә русчага күчү бара икән, димәк, бу бөтен респуб­ликада шулай“, – дигән идем мин. Хак булып чыктым. ”7 көн” тапшыруында “татарча укытылмый“ дип, дүрт районны гына атасалар да, чынлыкта, башкачарак булуына иманым камил. Бу фи­ке­ремнең дөреслегенә инанасы килгән кеше, конференция­ләр җыеп, җитәкчеләрдән сораштырып җәфа­ланмасын, бары тик теләсә нинди район­ның теләсә нинди мәктә­бенә барып, сыйныф журналларындагы татарча тәрбия­ләнә торган сыйныф исем­лекләренә генә күз салсын. Инде килеп, күп кенә районнарда русча укытсалар да, тәрбия татарча бара дип, судан коры чыгарга теләү­челәр кемне ышандыра алыр икән. Бу бит көлке! Дәресләр белем бирү чыганагы гына тү­гел, ә чын мәгънәсендә тәрбия сеңә торган чаралар. Нинди генә фәнне алсак та, тормыш белән бәйләп аңлата укытучы. Әйтик, математика татар те­лендә булса, укытучы беренче сыйныф баласына: “Үскәнем, дәү әниең­нең дисбесендә ничә төймә хөрмә төшеннән ясалган, ни­чәсе кибет төймәсеннән, санап кил әле, яме”, – дияр иде. Менә шушы гамәл – әле психикасы язгы нәни яшел яфрак кебек де­релдәп торган бала өчен тәрбиянең дә тәрбиясе. ”Математика исемле дәресе дә әби­емнең дисбесен сорагач, куркыныч түгел икән бу мәктәп”, – дип уйлар сабый җан.

 

Безнең район “кара” исем­леккә шушы ялганны алып ташлаганга “эләкте”. Без үзе­без теләп, аңлы килеш, ялган отчет бирмәдек. Ялганнан котылу – җиңүгә беренче адым. Гафу итегез, хөрмәтле журналистлар, мин сезнең урыныгызда булсам, мыштым гына, фәлән процент татарча укытабыз, диючеләргә колакны күбрәк “торгызыр” идем.


Миңнеруй ГАЙФУЛЛИНА-ХӘБИБУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ 218 | 01.11.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»