поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 16 Май
  • Фәнил Гыйләҗев - шагыйрь
  • Рөстәм Гайзуллин - актер
  • Ләйлә Ялалова - журналист
  • Роза Мулланурова - язучы
  • Дамир Сәмерханов - режиссер
  • Дамирә Кузаева (1948-1993) - актриса
  • Дамир Хәлилов - smm-белгеч
  • Оскар Юнысов - музыкант
  • Илһам Исмәгыйлев - хәйрияче
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
31.10.2011 Медицина

Балалар ник авырый?

IV чакырылыш ТР Дәүләт Советының 26 октябрьдә узган утырышында “парламент сәгате”ндә фән һәм мәгариф министры А.Х.Гыйльметдиновны тыңладык.

Гомуми белем бирү мәктәпләрендә укучыларның сә­ла­мәтлеге турында кайбер саннар күңелне өшетә. Сау-сәламәт балаларыбыз нибары 15 процент кына икән бит! 75 процентында төрле тайпылышлар, 10 процентында хроник авырулар. Министр­ның төп киңәшләре хәрәкәт активлыгына, иртәнге зарядкаларга, спорт түгәрәкләренә йөрүгә, дөрес туклануга кайтып кала. Болары да бик файдалы киңәшләр. Альберт әфәнде инде өч ел “Мәктәп баскетбол лигасы” эшләп ки­лүен, 8 ел буе мәктәп укучылары спартакиадасы уздырылуын (Россиядә 5 кенә ел) рухланып сөйләсә дә, күңел әлләни күтәрелмәде. Минис­тр­ның укучыларны сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтергә кирәк, дигән фикере дә бик дөрес.

 

Әмма хәлләр яхшы якка бик үзгәрми бит, гәрчә, спикер Ф.Мөхәммәтшин министр тарафына “матур сөйләдең” дигәнрәк сүзләр ташласа да. Депутатлар да гомумирәк, шома сүзләрдән бик канәгать түгел иде. Туфан Миңнуллин: “Менә мин туйганчы ипи ашамадым, зарядка ясамадым, эшләдем дә эшләдем. Сез ни өчен хезмәт тәрбиясе турында дәшмисез?” – диде. Министр: “Сез дөрес әйтәсез, бу тормышка ашырыла, бигрәк тә авыл җирендә. Авыллар­да мәктәп яны участоклары бар, укучылар үзләре яшелчә үстерә. Тик бу проблеманы хәл итү шәһәрдә кыенрак...” – кебек сүзләр белән чикләнде. Мин бу җөмләләрне махсус китерәм. Һәркемгә билгеле булган әйберләр турында шома гына санап чыгу балаларны сәламәт итү мәсьәләсен хәл итмәячәк.

 

Мәсәлән, мине спорт бе­лән шөгыльләнү өчен балаларга нинди шартлар тудыруы кызыксындыра иде. Ише­түемчә, спорт секцияләре, мәктәпнең үз эчендә эшли торган төрле түгәрәкләргә акча түләргә кирәк. Спорт тәрбиясе бер балага елына күпмегә төшә икән?

 

Альберт әфәнде әйтүенчә, укучылар арасында сәрхуш­ләр – 250. Бу анда-санда сыра, хәмер капкалаучылар гына түгел, ә барып чыккан алкоголиклар. Әле бу төгәл санмы? Сәламәт яшәү рәве­шенә кем, ничек өйрәтергә тиеш? Депутат Фәйрүзә Мос­тафина әйтү­енчә, акча тү­ләнмәгәч, мәктәпләрдә яхшы психологлар эшләми. Минем ата-аналар­дан психологка хезмәт хакы өчен акча җыюлары турында ишеткә­нем бар, ул акча белгеч кесәсенә керми микәнни?

 

Аннан соң берничә депутат төп бәлане укучыларга “нагрузка” күп булуда күрә. 5 көнлек укытуга күчәргә тәкъдим итүчеләр дә бар иде. А.Гыйльметдинов әйтүенчә, министрлык мәктәпләргә гомуми укыту сәгатьләрен генә бирә. Атнага ничә көн укытуны мәктәп үзе ничек хәл итәр икән, ял көне бирәм, дип атнаның башка көннәрен дәресләр белән шыплап тутырыпмы? Бу мәсьәлә турында да яхшылап уйланырга кирәктер әле.

 

Минемчә, балаларның сау-сәламәт, әхлакый чиста булуы иң беренче чиратта җәмгыятебезнең идеологиясе белән бәйле. (Әгәр андый идеология булса. – Р.Г.). Акчага, зиннәтле, ялтыравык тормышка кызыгу кебек “идеаллар” белән чирләгән яңа буын үсеп килүенең сәбәбе нәрсәдә? Җәмгыятьнең рухи кыйм­мәтләре ничек, ни рә­вешле барлыкка килә? Тән һәм җан сәламәтлеген аерып карау дөресме? Дөрес, спорт белән шөгыльләнү кирәк. Әмма хәзер яшь кеше танылган спортчы белән кызыксына башласа, иң элек аның күпме акча алуы турында белешә башлый. “Массовый спорт” дип инде еллар буе сөйлибез, ә моның өчен нәрсәләр эшләнә? Без малай чакта футбол кырларын үзе­без ясый идек, кыш көне инеш суы – шугалак иде. “Алтын алка”, “Күн туп” призына хоккей, футбол бәйгеләре уз­дырыла башлагач, хәтта авыллар да футбол кырлары, хоккей “коробка”лары белән тулды. Хәтерлим, авыл командалары зона, республика ярышларында да призлы урыннарны ала башлаганнар иде. “Массовый спорт” профессиональ спортның нигезен тәшкил итте. Без нигә үткәннән яхшы гыйбрәтләрне алмыйбыз икән?

 

Язмамны әнә шулай күп сораулар белән тәмамлыйм, бергәләп уйлашыйк, дим.


Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 215-217 | 29.10.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»