|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.10.2011 Җәмгыять
Бер сәгать йокы югалдыБу ялларда гадәттәгечә сәгать телләрен кышкы вакытка күчерергә туры килмәячәк. Моннан ары ел дәвамында җәйге вакыт буенча яшәячәкбез. Белгечләр әйтүенчә, “мәңгелек җәй” шактый кыенлыклар китереп чыгарырга мөмкин. “Левада” үзәге үткәргән сораштырудан күренгәнчә, россиялеләрнең 63 проценты сәгать телләрен күчермәүне хуплаган. Тик кайсы вакытта яшәргә телисез, дигән сорауга фикерләр төрле. Респондентларның дүрттән бере кышкы вакытны сайлаган. Сораштыруда катнашучыларның 40 процентына исә – барыбер. “Иң мөһиме – сәгать телләрен күчереп башны бутамагыз”, – ди алар. Болай фикер йөртүчеләрнең теләге чынга ашты – Россиядә 30 елдан бирле дәвам иткән сәгать телләрен күчерүгә нокта куйдылар.
Хәзер Мәскәү һәм илнең Европа өлеше астрономик вакыттан тагын бер сәгатькә ераклашты. Шуңа күрә бу төбәкләрдә яшәүчеләргә яңа вакытка күнегергә туры киләчәк, ди белгечләр. География фәннәре докторы Алексей Скопин сүзләренә караганда, җәйге вакытта калу – зур хата. “Алдагы еллардан аермалы буларак, хәзер иртәләрен караңгы булачак. Шуңа күрә йокыдан уяну авырлаша. Иртән эшкә җыенганда электр утын да күбрәк сарыф итәргә туры киләчәк”, – дигән ул. Белгечләр балаларның сәламәтлеге өчен дә борчыла. “Балалар астрономик сәгать буенча яши. Сабыйларны болай да иртән йокыдан уятуы авыр. Хәзер исә аларга тагын бер сәгатькә иртәрәк торырга туры киләчәк. Нәтиҗәдә, кыш буе балаларның йокысы туймаячак”, – ди Глобальләшү һәм социаль хәрәкәтләр институты директоры Борис Кагарлицкий.
Әмма күпчелек бер вакыт буенча гына яшәү яклы. “Беренче атнасында бераз авыррак булачак, әлбәттә. Әмма аннары бар да рәтләнәчәк. Аның каравы, тәүлекнең якты вакыты тагын бер сәгатькә озыная”, – ди белгечләр.
|
Иң күп укылган
|