|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.10.2011 Фаҗига
Без сине сагынабызАбыемның зур улына 15 октябрьдә 18 яшь тулган булыр иде. Тормышының иң матур чагында китеп барды шул яраткан энебез бакый дөньяга. Бигрәкләр дә сөйкемле һәм тәүфыйклы бала иде. Әле дә күз алдында уйнап йөгереп йөргән чаклары. 18 яше тулган көненә туган апабыз (Фәнзилнең әнисе) бәет язган. Әлеге язма энебезнең якты рухына дога булып ирешсен иде. Фәнзил! Күз алдыбызда торасың, Серле күзең кара кашларың. Әкерен генә нидер уйлап, Саубуллашмый чыгып киткәнең! Алларыма җыеп алдым, алмаларның алларын, Карьерның суларында чыкты Фәнзил җаннарың. Җаннарың чыккан чагында, булмадык яннарыңда Зинһар Фәнзил, рәнҗи күрмә үләсеңне белмәдек! Әткәй, әнкәй туганнарым, үпкәләмәгез миңа, Салдым сезне сагышларга Ни хәл итим, гомерем беткәч үлермен дип суларда. Тешләрегезгә керермен, булырмын хәрчак яныгызда, Атна киче күбәләк күк, кайтырмын яныгызга. Әти, Әни, Фаиз, Илсаф сезне күреп туймадым, Картайган көнегездә ярдәмче дә булмадым. Әнкәемне саклагыз сез, хәсрәт-кайгыларыннан, Мин бит хәзер кайта алмам, тар кабер эчләреннән. Кабер эчләрендә нур булыр, Зинһар әйтәм әнием укы тәбәрәк. Рухым китмәс синең яныңнан иң газизем син бит Әнием. Фаиз, Илсаф минем сезгә соңгы сүзем Ташламагыз әти-әнине. Мине ничек өзелеп яратсагыз, яратыгыз әти-әнине Чишмә суы гына басмый йөрәгем әрнүләрен, Фәнзил улым әгәр кайтсаң Җайланыр иде җаным! Миләүшәләр өзеп бирер идем, Өзә алмый күңелем кызгана, Сагышымны кемгә сөйләсәм дә Аңлый алмас мине бер кем дә! Туганнарым сезгә әйтәм, килегез сез каберемә, Укыгыз Сез миңа дога, Мин дә бик шат булырмын. Мин дә сезгә дога кылырмын Әнием, өзелеп әйтәм, елама син каберемдә Түз, сабыр бул әнкәем, миңа да җиңел түгел! Йөрәгебездән ташып чыккан хисләр, Таң җилләре аша, 18 яшең тулган көнеңдә Котлауларыбыз сиңа Фәнзилебез, Дога булып барып ирешсен. Авыр туфракларың җиңел булсын Тар каберләрең киң булсын, Яткан урыннарың йомшак булсын Фәрештәләр сине сакласын.
Сине яратып, сагынып әтиең, әниең, энеләрең Фаиз, Илсаф, зур әниең һәм барлык туганнарың исеменнән абыең Хәлим Әлимов.
Нурлат шәһәре
Хәлим ӘЛИМОВ |
Иң күп укылган
|